Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

Тукай мәңге безнең күңелләрдә!”( викторина –уен)

Һәр елның 26нчы апрелендә татар дөньясы өчен зур бәйрәм- Г.Тукайның туган көнен һәм шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтә.Без, якташлары өчен Тукай, аеруча кадерле.Беренчедән, Тукаебыз Арчада туган, икенчедән, мәктәбебез дә аның исемен йөртә.Нинди зур горурлык бит бу.

“Без Тукайны укыйбыз” (әдәби марафон)

26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде.

“Җир һәм йолдызлар улы!” (информина)

12нче апрель- Авиация һәм космонавтика көне буларак билгеләп үтелә.Бу көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә дә башлангыч класс укучылары өчен “Җир һәм йолдызлар улы “ дип исемләнгән чара булып узды.

“Җәлил укулары” бәйгесе

“Җәлил укулары” бәйгесендә актив катнашкан 6 нчы класс укучысы Хисамиева Ландышка рәхмәт хаты тапшырылды.

“Китап – дус һәм киңәшчең!”(танып- белү сәгате)

2нче апрель - Халыкара балалар китабы буларак билгеләп үтелә. Һәр балада кечкенәдән үк китапка мәхәббәт тәрбияләнмәсә, әгәр китап уку аның бөтен гомере буена рухи ихтияҗына әйләнмәсә, баланың дөньяга карашы тарая, сөйләм теле ярлылана. Балаларны китап көненең кыскача тарихы белән таныштыру, аларда китапка карата хөрмәт уяту максатыннан, Ашытбаш авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре янына кунакка барды.

“21нче март – бөтендөнья шигърият көне!”(шигъри марафон)

Һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көнен билгеләп үтәләр.Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Хәзер Бөтендөнья Шигърият көнен мәдәният, мәгариф оешмаларында зурлап билгеләп үтәләр.

“Табигатьне саклыйк һәм яклыйк!”(экологик дәрес)

18март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, “Табигатьне саклыйк һәм яклыйк!” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде.Анда урта мәктәпнең 8-9 класс укучылары катнашты.”

“Сәхнәдә – китап!”

Инде билгеле булганча, 2019нчы ел Россиядә – Театр елы буларак игълан ителгән иде.7нче март көнне Ашытбаш мәдәният йортында якташыбыз, язучы Мөнирә апа Сафинаның 3 пәрдәлек “Ике болыт “ драмасын сәхнәләштереп күрсәттек.

“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз!” акциясе.

6 март – Бөтендөнья кычкырып уку көнендә “Кояшкай” балалар бакчасында чын мәгънәсендә китап бәйрәме булды.Китапханәче бакча балалары өчен А.Алиш исемендәге премия лауреатларының китапларын алып килгән иде.

“Егетләр, көч сынашыйк!”(уен-кичә)

23нче февраль көнне ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә “Егетләр, көч сынашыйк!” дип исемләнгән бик матур кичә-уен үтте.

“Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы” (әдәби викторина)

Барыбызга да билгеле булганча, 21 февраль – туган тел көне буларак зурлап билгеләп үтелә.Безнең Ашытбаш авыл китапханәсе дә бу датага багышлап “Тел - белемнең ачкычы, акылның баскычы” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрде.

“Туган телем-Тукай теле!”(балалар иртәсе)

21 февраль – халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Татар теле үзенең үсеш дәверендә күп кенә кыенлыклар аша үткән.Ә милләтебезнең саклануы, иң беренче чиратта, телебезгә бәйле.Минем уйлавымча, телне саклауны кечкенәдән, бала туганнан алып башларга кирәктер.Ашытбаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында да берсеннән-берсе матур, шат күңелле балалар тәрбияләнә.

“Матбугат битләрендә...”

7нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә югары класс укучылары өчен матбугат көне үткәрелде.Анда Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 10нчы класс укучылары катнашты.