Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

“Су- табигатьнең кешегә биргән иң зур байлыгы!”

2017нче ел- Россиядә экология елы дип игълан ителгән иде.Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштыру,чишмәләрне саклауның яхшы, күркәм эш икәненә төшендерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан,24 январь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Су- табигатьнең кешегә биргән иң зур байлыгы!” дигән чара үткәрелде.

«Язмышларга буйсынмас җан!» әдәби кичә.

Барыбызга да билгеле булганча, декабрь башыннан инвалидлар декадасы башлана.3нче декабрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә дә, инвалид язучы Ф.Яруллин иҗаты буенча әдәби кичә үткәрелде.

“Хокукларыңны бел,бурычларыңны да онытма!”(ИПЧ)

20нче ноябрьдә балалар хокукын яклау көне билгеләп үтелә.Һәр бала белем алуга,үз фикерен белдерергә хокуклы.Балаларны да зурлар белән бертигез күрергә кирәк.Ә менә балалар үзләренең хокукларын һәм бурычларын беләләр микән соң?

“Ак калфакның табылган чагы” әдәби-музыкаль кичә

21нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортының фойесында “Халкымның күңел бизәкләре”дигән күргәзмә оештырылып, “Ак калфакның табылган чагы” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.Анда авылыбызның ак яулыклы әби-апалары, мәктәп укучылары катнашты.Чара татар халкының борынгы киемнәрен хәтердә яңарту,онытыла барган гореф-гадәтләрне саклау, һәм борынгы ырым-йолаларны искә төшерү максатыннан үткәрелде.

“Серле ут син- каләм уты,янасың көн дә төннәр!” түгәрәк өстәл

20нче октябрь көнне яраткан язучыбыз Н.Гыйматдиновага-60 яшь тулды. Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Серле ут син- каләм уты,янасың көн дә төннәр!” дигән китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм язучының иҗатын үз итүчеләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды.

“Ил терәге-икмәк!(балалар иртәсе)

“Ил терәге – икмәк!”,- дип борынгылар юкка гына әйтмәгәннәр.Менә шул төшенчәне үсеп баручы яшь буынга җиткерү максатыннан,Ашытбаш авыл китапханәсендә “Ил терәге-икмәк!” исемле балалар иртәсе уздырылды.

“Ул елларны ничек онытасың,онытылмый ул еллар үтсә дә!” (бәйрәм тантанасы)

Ашытбаш авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, “Ана даны” һәйкәле янында тантаналы митинг үткәрелде. “Хәтерләүдән курыкма син,үткәннәрне онытма син!” исеме астында китап күргәзмәсе тезеп куелды һәм халыкка тәкъдим ителде.

“Тукай дөньясына сәяхәт!”(балалар иртәсе)

21 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәчесе балалар бакчасына кунакка килде.Кунакка буш кул белән килмәгәннәрен һәркем белә торгандыр,шулай булгач,китапханәче дә балалар янына Г.Тукайның бик күп китапларын,аның әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән мультфильмнарын алып килде

“Күктә ни булмас дисең,очсыз-кырыйсыз күк бит ул!”(могҗизалар сәгате)

12 апрель – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Һәр елны 12 апрельдә Россиядә һәм башка илләрдә халыкара космонавтиклар көнен билгеләнеп утелә.Бу уңайдан,Ашытбаш авыл китапханәсендә могҗизалар сәгате үткәрергә булдык.

“Чиста су,саф һава – бар да йөрәккә дәва!”(бәхетле очрак уены)

"Табигать” сүзенә бик күп мәгънә яшерелгән. Гомумиләштереп әйткәндә, табигать- ул безне әйләндереп алган яшел гүзәллек.Үзенә бик күп хәзинә яшергән табигать бөтен кешегә дә кадерле түгел шул. Матурлыкны төрле кеше төрлечә аңлый: берәүләргә матурлык зиннәтле энҗе –мәрҗәннәр, ә икенчеләренә гади генә кыр чәчәге дә алтын-көмешләрдән кадерлерәк булып тоела.

"Моңлы тамчы" балалар фестивале

29 март көнне Ашытбаш "Ак калфак" балалар фольклор коллективы Тукай районының Круглое поле җирлегендә үткәрелгән 4нче Республика "Моңлы тамчы" балалар фольклор фестивалендә катнашты.

“Тукай эзләре буйлап!”(кичә-сәяхәт)

Барыбызга да билгеле булганча,2016нчы елда,сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 елны билгеләп үтәргә җыенабыз.Шул уңайдан,Татарстан күләмендә төрледән-төрле чаралар үткәрелеп килә.25нче март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Тукай иҗатын яратып укучылар белән “Тукай эзләре буйлап!” дигән кичә-сәяхәт оештырдык.

“Әйләнә-тирәдә су!”(конкурс-уен)

Барыбызга да билгеле булганча,22 март- Бөтендөнья су көне буларак билгеләп үтелә. Бүгенгесе көндә Чиста су темасы күпләрне борчый, чөнки ул елдан-ел кими бара. Без дә актив китап укучы балалар белән бу көнне билгеләп үтәргә булдык һәм “Әйләнә-тирәдә су! дигән конкурс -уен үткәрдек.