08 ноябрь 2019
3нче ноябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында “Сәнгать белән көчле без!” дигән кичә үткәрелде.Анда студентлар һәм урта яшьтәге китап укучылар катнашты.Сөйләшүебезнең төп темасы- татар мәдәнияты, сәнгате турында иде.
31 октябрь 2019
Менә ниһаять көзге каникуллар да җитте.Балалар бу ялларны зарыгып көтте.Ялларда өйдә нишләп ятарга кирәк, әлбәттә,китапханәгә барырга!
06 октябрь 2019
Укучының мәдәни нормативы программасын тормышка ашыру кысаларында Ашытбаш авыл китапханәсе үз эшен башлап җибәрде.1нче октябрь көнне китапханәгә башлангыч класс укучылары чакырылды.
02 октябрь 2019
Көз аеның икенчесенә аяк баскан чакта бер бик матур, күңелгә якын бәйрәм бар.Ул- өлкәннәр көне.Лаеклы ялга чыккач, кеше өчен икенче бер тормыш башлана диләр, бәлки, бу дөрестән дә шулайдыр. 1нче октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан, лаеклы ялдагылар өчен матур бәйрәм кичәсе үткәрелде.
19 сентябрь 2019
Һәр елны Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгы башлангыч класс укучылары өчен мәдәни көндәлекләр бастырып чыгара.Ә без – китапханәчеләр, үз чиратыбызда, укучыларга шушы китапчыкларны тапшырабыз.
10 сентябрь 2019
2019нчы ел эшче һөнәрләр елы уңаеннан укучылар белән басуга һәм ашлык амбарына экскурсия оештырдык.
06 сентябрь 2019
6нчы сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә 6нчы класс укучылары катнашында дуслык темасы буенча түгәрәк өстәл үткәрелде.Анда шул тема буенча җылы сөйләшү булды.Укучылар дуслык буенча үз фикерләрен җиткерделәр.Дус, тату булганда гына, авырлыкларны җиңәргә мөмкин дигән фикергә килделәр.
05 сентябрь 2019
3нче сентябрь көнне Ашытбаш мәдәният йорты фойесында, мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә,“Киләчәк-экстремизмсыз, экстремизм-киләчәксез!” исемле информация сәгате үткәрелде.
02 сентябрь 2019
Әле кайчан гына балаларның көтеп алган җәйге яллары җиткән иде, инде менә ни арада җәй үткән, кабаттан мәктәпкә барыр чак та җиткән икән бит.1нче сентябь-ял көненә туры килгәнлектән, быелгы белем бәйрәмен укучылар 2нче сентябрьдә бәйрәм итте.
29 август 2019
28 нче август көнне китапханәгә йөрүче актив укучылар белән Ш.Мәрҗани һәм Нурислам чишмәләренә экскурсиягә бардык.
26 август 2019
24 нче август көнне Ашытбаш мәдәният йорты бакчасында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен түгәрәк уен оештырды.
23 август 2019
20нче август көнне, Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, кече яшьтәге укучылар өчен кәгазьдән Россия флагы ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
15 август 2019
Арча районы оешуга тиздән 90 ел була.Шул уңайдан, китапханә, мәдәният йорты һәм башка тармакларга, бу зур чараны билгеләп үтү максат итеп куелды.Менә шундый чараларның берсе 14нче август көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә үткәрелде.
28 июнь 2019
Ашытбаш авыл китапханәчесе Арча муниципаль районы җитәкчесенең Рәхмәт хатына ия булды.
18 июнь 2019
Җәйге каникулда да укучылар китапханәгә эзне суытмый.
13 июнь 2019
"12 июнь - Россия көне!" китап күргәзмәсе.
08 июнь 2019
Сабантуй – татарларның иң билгеле милли бәйрәме. Бу бәйрәмне язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда үткәрәләр. Бәйрәм алдыннан һәр авылда атлар җигеп, гармуннар уйнап, өйләрдән өйләргә йөреп бүләк җыю йоласы бар.
03 июнь 2019
1 июньдә бик матур җылы бәйрәм- халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Чараның төп максаты - күңелле һәм бәхетле балачак һәр сабыйда булырга тиешлеген өлкәннәрнең исенә төшерү.Бу бәйрәмне үткәрү- безнең Ашытбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йортының традициясенә әйләнә бара.
25 май 2019
Ашытбаш авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә бакча территориясенә сирень, балан куаклары утыртты.
18 май 2019
Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VIII Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде.