Ашитбашская сельская библиотека - филиал № 6

Яңалык

“Пушкин әсәрләре буйлап..!” (уен-сәяхәт)

6 нчы инюнь – рус халкының бөек язучысы Александр Сергеевич Пушкин туган көн.Бу көнне шулай ук, рус теле көне буларак та билгеләп үтәбез. А.С. Пушкин – рус мәдәниятенең символы.Шул уңайдан Ашытбаш авыл китапханәсендә “Пушкин әсәрләре буйлап..!” дигән уен-сәяхәт үткәрелде.

“Эх, күңелле балачак!”(балалар бәйрәме)

Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәмне без дә Ашытбаш мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә бик күңелле итеп үздырдык.Бәйрәмгә Г.Тукай исемендәге Ашытбаш төп гомумбелем мәктәбе базасында оешкан лагерьга йөрүче укучылар килде.

“Тынычлыкның туган көне!”(тематик кичә)

Китапханә һәм клуб хезмәткәрләре тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлап, 8нче май көнне Ашытбаш мәдәният йортында булачак бәйрәм кичәсенә чакыру хатлары өләшеп чыктылар. Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан оештырылган бу бәйрәмдә Г.Тукай исемендәге төп гомум белем мәктәбе укучылары катнашты.

“Балаларга сугыш турында укыйбыз!”(акция)

4нче май көнне Самара балалар китапханәсе “Читаем детям о Войне-2018” акциясен оештырды.Безнең Ашытбаш авыл китапханәсе дә бу акциядә бик теләп катнашты.Иң элек китапханәгә “Кабат кынга үрелмәсен заман, уяу торыйк хәтер сагында!” дигән китап күргәзмәсе эшләп куелды.

“Без Тукай варислары” (конкурс)

Быелгы шигырь бәйрәме Г.Тукай исемен йөртүче Ашытбаш урта мәктәбе укучылары өчен дә бик файдалы, эчтәлекле үтте.Авыл китапханәсе белән берлектә, укучыларга язучының шигырьләрен ятлап килергә, аның иҗаты буенча рәсемнәр, кул эшләре ясап килергә кушылган иде.

“Без- Тукай оныклары!”(бәйрәм кичәсе)

25 нче апрель көнне Ашытбаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булдылар.Алар Тукайның әкият геройлары булып килгәннәр иде.Балалар кунакларны бик шатланып каршы алдылар.

“Тукай безнең күңелләрдә!”(тамчы-шоу)

25нче апрель көнне Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә якташ язучы Г.Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан,“Тукай безнең күңелләрдә!” дип аталган тамчы-шоу уены үткәрелде.

“Толстой әсәрләре буйлап!..”(әдәби сәгать)

17нче апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Толстой әсәрләре буенча әдәби сәгать үткәрелде.Язучыга багышлап китап күргәзмәсе ясап куелды, китапханәгә яңа кайткан китаплары тәкъдим ителде.

“Күңелләре күккә ашкына!” (информина)

Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар.12 апрель көнне Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. Ашытбаш авыл китапханәсендә “Күңелләре күккә ашкына!” дип исемләнгән чара булып узды.

“Алар табигатькә яз алып кайта!”(зооботаник викторина)

10 апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә “Алар табигатькә яз алып кайта!” дигән зооботаник викторина үткәрелде.Чара укучыларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, баланың фикерләү сәләтен үстерү, канатлы дусларыбызга карата кайгыртучанлык, сак мөнәсәбәт тәрбияләү максаттларыннан чыгып оештырылды.

“Китап-тормыш көзгесе!” (әдәби сәяхәт)

Балаларны халыкара балалар китабы көненең тарихы белән таныштыру, китапка карата хөрмәт уяту һәм даими рәвештә китап уку күнекмәсен булдыру максатыннан, 3нче апрель көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә әдәби сәяхәт үткәрелде.

“Еракларга китсәм әгәр, сагынып кайтам сиңа, Арчам!”(төбәкне өйрәнүчеләр турниры)

Без даны еракларга таралган, дөньяга бөек Тукайны бүләк иткән ямьле Арча төбәгендә яшибез.Туган Арчабыз турындагы мәгълүматларны тирәнәйтү, ныгыту, туган җир, аның кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү, туган якка карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан китапханәдә тарихны өйрәнүчеләр турниры үткәрдек.

«Я вновь открываю Л. Толстого» (акция)

. 6нчы март көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Л.Н.Толстойның тууына- 190 ел тулу уңаеннан "Я вновь открываю Толстого" дип исемләнгән республика акциясенә кушылып Толстой укулары уздырылды.

Кышкы спорт бәйрәме.

23нче февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Ашытбаш авылының Тукай урамында китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, урам бәйрәме оештырды. Бәйрәмнең буласы алдан билгеле иде, бу хакта белдерүләр язып эленде.Көне салкын булуга карамастан, кояшлы, матур иде.Яше-карты, баласы-чагасы чана, чаңгылар белән Тукай урамына җыелды.