“Тапкырларга –табышмак!”(табышмаклар кичәсе)
30нчы октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йорты фойесында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, башлангыч класс укучылары өчен табышмаклар кичәсе булып үтте
30нчы октябрь көнне Ашытбаш мәдәният йорты фойесында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, башлангыч класс укучылары өчен табышмаклар кичәсе булып үтте
Хәзер табигатьтә көз хөкем сөрә.Тиздән кышка аяк басырга җыенабыз.Менә шул чорда ОРВИ, грипп ише авырулар кискенләшә.Менә шул авыруларны булдырмый калу максатыннан китапханәгә авылыбыз фельдшеры Илүсә апа катнашында сәламәтлек сәгате үткәрергә булдык.
Хәзер табигатьтә көз хөкем сөрә.Тиздән кышка аяк басырга җыенабыз.Менә шул чорда ОРВИ, грипп ише авырулар кискенләшә.Менә шул авыруларны булдырмый калу максатыннан китапханәгә авылыбыз фельдшеры Илүсә апа катнашында сәламәтлек сәгате үткәрергә булдык.
Башлангыч класс укучылары китапханәгә даими рәвештә йөриләр.Чөнки белемнең күп өлешен кеше мөстәкыйль рәвештә укып ала.”
15нче октябрь көнне Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 5нче класс укучылары Ашытбаш авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр.Бу класс укучыларының күбесе китапханәнең актив китап укучылары булып торалар.
Ашытбаш авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә, плотина буен чүптән арындырдылар.Ашытбаш һәм Кысна авыллары арасындагы бу күл буен чистарту традициягә кереп бара.
Сәхнә ветераннары, иң күп китап укучыларыбыз Фирая һәм Мәүлә абый Абдуллиннарны да бәйрәм белән котладык.Аларга да бүләкләребезне тапшырып, китаплар, журналлар алып килдек.Ә Мәүлә абый, үз чиратында, яраткан җырын бүләк итте.
Ашытбаш авыл китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан, аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Г. Ахунов иҗаты-үзе бер хәзинә!” исемле китап күргәзмәсе эшли башлады.
8нче сентябрь көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә «Терроризм- җәмгыятькә янау ул!» исемле куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
Ашытбаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә 1нче класска укырга керүчеләрне чакырып чара оештыру инде традициягә кереп бара.Менә быел да мәктәп бусагасын яңа атлап керүчеләр һәм аларның әти-әниләре мәдәният йорты фойесына җыелдылар.
25нче август көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә Туфан Миңнуллинның 85 еллыгы уңаеннан “Т.Миннуллин иҗаты-үзе бер дөнья” исемле китап күргәзмәсе эшләп куелды.
12нче август көнне Ашытбаш мәдәният йортының ял бакчасына "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүче балалар җыелды.
26 июнь — Бөтендөнья наркоманиягә һәм канунсыз әйләнештәге наркотикларга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
ТАССРның төзелүенә-100 ел, Арча районы оешуга-90 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Ватанымның ал таңы, син-Арча!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.
Каникуллар- китап белән күңелле. Моның шулай икәнен безнең укучыларыбыз белә.
16 нчы март көнне, китапханәнең “Ак калфак” балалар фольклор клубына йөрүче укучылар белән мич котлау йоласын сәхнәләштереп күрсәттек.
7нче март көнне Ашытбаш аваыл мәдәният йортында китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан якташ язучыларыбыз - Надия Йосыпова һәм Марсель Шәрәпов белән очрашу кичәсе үткәрелде.
28нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, ТАССРның төзелүенә - 100 ел, Арча районы оешуга -90 ел тулу уңаеннан тарихи сәгать үткәрелде.
22нче февраль көнне Ашытбаш мәдәният йортында ТАССРның 100еллыгы, Бөек Җиңүгә 75 ел, Арча районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан театральләшкән кичә үткәрелде.Анда мәктәп укучылары, студентлар һәм авылыбызның үзешчәннәре катнашты.
21 нче февраль көнне Халыкара туган тел көне дигән матур бәйрәм бар.Бу дата безгә туган телебезнең никадәр кадерле, мөһим булуын искәртергә ярдәм итә. 20нче февраль көнне Ашытбаш авыл китапханәсендә үткән “Туган телем-Тукай теле!” исемле чара моның шулай икәнен тагын бер кат дәлилли.