1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе "Әйе, балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак"- онлайн фото конкурс игълан итте. Конкурс 20 майдан-1 июньгә кадәр дәвам итте. 1 июнь көнне конкурска нәтиҗә ясалып җиңүчеләр билгеләнде.
14 март көнне Яңасала авыл китапханәсендә “Сак бул!Наркомания” – дигән күргәзмә - әңгәмә төзелеп тәкъдим ителде,киң катлам укучылар өчен профилактик әңгәмә үтте.
7 март көнне Яңасала мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә 8март Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан «Җырлыйк әниләр турында” дигән кичә булып узды. Бүгенге бәйрәмдә төрле бәйгеләрдә лауреат, дипломат булган “артистларыбыз” катнашты. Әниләребез хөрмәтенә матур җырлар, дәртле биюләр, кызыклы, тәрбияви чыгышлар ясалды
Каенсар авыл клубында Яңасала күчмә китапханәсе, “Ак каен” гаилә балалар бакчасы белән берлектә “Әти, әни пар канатым” дигән исем астында “Җырлыйк әле” бәйгесе үтте. Максат: Бала белән ата-ана арасында мәхәббәт, әти-әниләргә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү. 5 март көнне кич Гаилә балалар бакчасына йөрүче нәниләребез әти –әниләре белән Каенсар авыл клубына “Әти, әни пар канатым” дигән гаилә бәйрәменә җыелды.
"Иң кадерле кеше- Әни" 5 март көнне Яңасала авыл китапхнәсе “Ромашка” балалар бакчасы белән берлектә “Иң кадерле кеше әни!” – дигән исем астында әбиләр, дәү әниләр, әниләр һәм оныклар катнашында бик матур кичә оештырылды. Максат: балаларда кече яшьтән әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам,хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту; үз нәселләрнең тарихы белән кызыксынырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәклекне өйрәтү.
Яңасала мәдәният йортында мәктәп укучылары өчен "Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасы" дигән исем астында онлайн сәяхәт оештырдык. Иң элек укучылар белән Татарстаныбызның тарихи мәдәни мирасы булган истәлекле урыннарга онлайн сәяхәт иттек. Аннан сәяхәттән алган уй кичерешләребез белән уртаклаштык. Соңыннан китапханәче ике команда арасында бәйге оештырып укучыларның белемнәрен тикшерде.
19 февраль көнне Яңасала авыл китапханәсендә «Туган телем - иркә гөлем»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.
Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышлап «Җырлап киләм тормыш язына»дип исемләнгән шигъри сәгать үтте
7 февраль көнне Яңасала мәдәният йортына авыл китапханәсе белән берлектә мәшһүр татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу уңаеннан, Бөек җырчының истәлеген мәңгеләштерү, аның иҗади мирасын өйрәнү һәм пропагандалау, шулай ук татар мәдәниятен алга таба үстерү, милли бердәмлекне ныгыту максатыннан “Туган якның гүзәл җырчысы” дигән темада диско-лекция оештырдык.
Каенсар авыл клубы күчмә китапханә белән берлектә Арча районының оешуына 90 ел тулу уңаеннан киң катлам укучылар өчен “Арча ягы- данлы төбәк” дигән әдәби цикл ачып җибәрде.
28 нче январь көнне Яңасала авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә татар халкының күренекле әдибе Ш.Маннурның тууына 115 ел тулу уңаеннан “Кышкы шигърият” дигән поэзия сәгатенә үзенең нәни дусларын җыйды.
Яңасала авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Арчаның 7нче урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары өчен «Ленинград блокадасы балалары» дип исемләнгән тарихи–әдәби сәгать үтте
2020 ел- "Россиядә - "Хәтер һәм дан елы" дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсендә "Җиңү кайтавазы мәңгелек"- дигән күргәзмә ачылды, Бөек Ватан сугышы ветераны Гыймадиев Гарәфи абзыйның кызы Нурания апа Сафина белән очрашу кичәсе үтте. Ул укучылар белән әтисе хакында булган истәлекләре белән уртаклашты.
16 нчы январь көнне Арча районы Яңасала авылында Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигездә ”Әдәби бакча” ачылды.
16 нчы январь көнне Арча районы Яңасала авылында Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәширов туган нигездә ”Әдәби бакча” ачылды.
7 январь көннеЯңасала авыл китапханәсендә Халык язучысы Гомәр ага Бәшировны искә алу кичәсе булып үтте.
Яңасала мәдәният йортына мәктәп укучылары өчен “Шүрәле һәм Убырлык хәйләсеннән нәни дуслар ничек итеп Кыш бабайны коткардылар?" – дигән балалар иртәсе
26 декабрь көнне Яңасала "Ромашка" балалар бакчасында "Кышкы серле алана" дигән балалар иртәсе үтте.
16 декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә «Театр – кеше күңеленә турыдан туры юл салучы сәнгать” сәнгать сәгате үтте.
Яңасала авылы китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен «Кемнәр алар- Ватан геройлары?» дип исемләнгән тарихи потриотик сәгать булып узды .