Яңалыкларны яратмаган кеше бармы? Әлбәттә, юк. Без барыбыз да бик кызыксынучан. Безне кызыксындырган барлык яңалыклар турында газеталар һәм журналлар сөйли. 22 октябрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә вакытлы басмалар белән таныштыру максатыннан " Дөньяны яңа журналлар белән таныгыз!» дигән матбугат сәгате оештырдык.
15 октябрь көнне Арча балалар китапханәсендә «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге-2019-2020» проектында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Арча районы һәм шәһәре башлангыч сыйныф укучылары, уку елы дәвамында, әти-әниләре, укытучылары, сыйныфташлары белән берлектә төрле мәдәният учреждениеләренә бардылар. Алар үзләренең сәфәрләрен «Укучының мәдәни көндәлеге»ндә теркәгән.
3 нче октябрь көнне Каенсар авыл клубында өлкәннәр көне унаеннан оештырылган «Эх, яшьлеккә кайтып килсәң иде...» дип исемләнгән кичә булып узды.
Илебез буенча Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. 2 нче октябрь көнне Яңасала мәдәният каршындагы мәйданда “Картайдык дип һич тә кайгырмыйк без, Безнең гомер байлык ләбаса..” дигән исем астында Яңасала авылында гомер итүче өлкәннәр хөрмәтенә очрашу кичәсе оештырдык.
«Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» ның Яңасала авыл китапханәсе 2020 елның 14 сентябреннән 20 сентябренә кадәр, татар халык язучысы Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, «Ахуновны укыйбыз- читаем Ахунова вместе» дигән челтәр әдәби кунакханә оештырды.
Яңасала “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр “Г.Бәширов һәм туган як”музеена сәяхәт иттеләр. Китапханәче апалары балаларны музей белән таныштырып борынгы әби бабайларыбызның рәвешен чагылдырган экспонатлар белән таныштырды. Авылдашыбыз, язучы Гомәр ага Бәширов турында сөйләде. Балалар бик кызыксынып һәр әйберне игътибар белән карадылар, сорауларына җаваплар алдылар.
Теләсә кайсы яшьтә балалар уйнарга,шаярырга һәм гади күңел ачарга ярата! Мондый мөмкинлекне Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә 31 нче август көнне «Сау бул, җәй!» дигән искиткеч бәйрәм оештырды. Чара башында катнашучылар китапханәче белән бергә җәй турында мәкальләр һәм әйтемнәр дөньясына чумдылар, табышмаклар чиштеләр.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Яңасала авыл җирлегендә яшәүче сугыш чоры балалары хакында мәгълүматлар туплап киләчәк буынга җиткерү максатыннан сугыш чоры ятиме Каенсар авылында гомер итүче Хәҗиәхмәтова Нурия апа янына барып җылы әңгәмә кордык. Аның истәлекләрен язып алдык.
Яңасала авыл китапханәсендә "Китаплы алан"циклыннан чираттагы чара үткәрелде. Китапханәче китапханә янындагы мәйданчыкка яшь китап сөючеләрне чакырды
Яңасала авыл китапханәсе 3-9 нчы август көннәрендә авылыбызның “Иң күп чәчәк үстерүче”, “Иң матур чәчәк үстерүче”, “Иң гүзәл бакча”, “Иң матур капка төбе” дигән номинациядә авылның иң оста бакчачыларны барлады.
ТАССРның 100еллыгы, Арча районына 90 ел тулу уңаеннан 6 июльдән 12 июльгә кадәр Яңасала авыл җирлегендә яшәүче "Хезмәт ветераннары" белән очрашып җанлы әңгәмәләр оештырдык.
ТАССРның 100 еллыгы, Арча районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе газиз туган җиребезне, туган авылларыбызны хөрмәтләү, данлау аңа карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатыннан "Туган авылым, газиз туган җирем"- дигән исем астында әдәби флешмоб оештырды.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү, үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү максатыннан укуычылар белән «Спорт белән дус яшибез- гөрләп бара эшебез” дигән исем астында әңгәмә – киңәш оештырдык.
26 июнь –наркоманиягә каршы көрәш көне унаеннан Яңасала күчмә китапханәсе Каенсар авыл клубында "Урам.Җинаятчелек.Наркомания!” -дигән күргәзмә -диолог төзелеп тәкъдим итте.
"Наркомания - афәт ул!" әңгәмә- киңәш, асфальтта рәсем ясау. Максаты: Укучыларны кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштыру, наркоманиянен килеп чыгу hәм таралу сәбәпләрен анлату, тормышта дөрес яшәү рәвешләрен сайлап алу мөмкинлеге үзләреннән генә торганына инандыру.Кеше организмына наркотик матдәләрнең йогынтысын турында аңлату.Наркоманиянен таралу куркынычына бәя бирү.
21 июнь Медицина хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан без Фельдшер Акушерлык Пунктына сәяхәт иттек.
15-22 июнь көннәрендә Яңасала авыл китапханәсе "Халык хәтере мәңгелек" дигән девиз астында җирлегебездә яшәүче сугыш чоры балалары турында мәгълүматлар туплап, шуларны социаль челтәрләрдә "Сугыш урлаган балачак" дигән исем астында киң катлам укучыларга тәкъдим итте.
Яңасала авыл китапханәсе Даны еракларга таралган, дөньяга бөек Тукайны бүләк иткән ямьле Арча районының оешуына 90 ел тулу уңаеннан “Арча ягы- данлы төбәк” дигән онлайн шигъри мизгелләр сәхифәсе игълан итте.
Яңасала авыл китапханәсе Уфа шәһәренең Яшьләр китапханәсе оештырган "Тылсымлы китапханәләр дөньясы" Төбәкара акциягә кушылды.
5 июнь Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе "Экология балалар күзлегеннән" онлайн фото-рәсем бәйгесен игълан ителде.