Яңасала ветераннар Советы тәкъдиме белән Яңасала һәм Каенсар авылларының уңган булган апа- сеңелләре махсус хәрби операциядәге егетләргә ипи киптерү акциясенәдә катнаштылар. Шушы зур,күмәк эшкә өлешләре кергән барлык авылдашларга чын күңелдән зур рәхмәт.
Яңга Сала авыл китапханәсенең кечкенә китап укучы нәни дуслар белән "Кызыл китап" битләре буйлап сәяхәт иттек. Саклауга мохтаҗ булган аллы- гөлле күбәләкләр, матур- матур кошлар, үләннәр хакында белемнәребезне арттырдык.
2 нче май көнне Каенсар авыл клубында ЯңгаСала авыл китапханәсе белән берлектә батырлык сәгате үтте.
28 апрель көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән шагыйребезнең тормышы һәм иҗатына багышланган интелектуаль кичә үтте.
24 нче апрель көнне Яңга Сала авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән "Чернобыль- сынау көннәре"- дигән темада мәгълүмат сәгате үткәрде.
Яңга Сала авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен 16 апрель көнне "Терроризмга каршы көрәштә төп көч- бердәмлек!"- тематик әңгәмә уздырылды.
ЯңгаСала авыл китапханәсендә, 2 апрель Халыкара балалар китабы көнендә, китапханәбезнең иң актив укучылары белән әдәби уен-дәрес үткәрелде. Китапханәче бәйрәм тарихын, Г.Х.Андерсен исемендәге халыкара премия турында сөйләде. Укучылар балалар язучысының әкиятләрен искә төшерделәр.
1 апрель- Халыкара кошлар көне. Бу көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. 1 апрель көнне ЯңгаСала авылы китапханәсендә балалар өчен «Кошлар безнең якын дуслар» дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырылды.
31 март көнне Яңга Сала авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында "Туган як" дип исемләнгән әдәби музыкаль салон оештырдык. Катнашучыларга авыл тарихы, аның данлы, горур халкы, истәлекле, тарихи урыннары хакында мәгълүматлар бирелде.
8 март көнне авыл китапханәсендә “Тәмәке сәламәтлек дошманы” дип аталган диспутта яшүсмерләр белән тәмәке тартуның кешенең эчке дөнясына һәм тышкы кыяфәтенә начар тәэсир итә торган зарарлы гадәт икәне турында сөйләшү алып бардык.
4 март көнне Яңга Сала Авыл китапханәсендә “Җир ул уртак йортыбыз” дип исемләнгән экологик викторина узды
28 февраль көнне Яңга Сала авыл китапханәсендә 5-6 нчы сыйныф укучылары белән “Каюм Насыйри мирасы" дигән темада әңгәмә узды.
ЯңгаСала авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Гомер Бәширов һәм Туган як" музеенда Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан-Чечня сугышы геройлары, махсус хәрби операция зонасында барган бәрелешләрдә безнең җирлектән мобилизацияләнеп, контракт буенча, үз ирке буенча киткән ир-егетләребез дә катнаша, шушы егетләребез хөрмәтенә "Стена памяти" "Хәтер стенасы" ачу тантанасы булып узды.
19 февраль көнне Яңга Сала авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Гомер Бәширов һәм Туган як" музеенда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар көне һәм 15 февраль Әфганстан сугышын искә алу хөрмәтенә "Хәтер үткәннәрне барлый"- дигән исем астында Хәтер сәгате үтте.
Яңга Сала авыл китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" хатын кызлар оешмасына йөрүчеләр белән “Шәгъбан аеның фазыйләтләре һәм Бәраәт кичәсе" темасында 13 февраль көнне вәгазь кичәсе үтте.
ЯңгаСала авылы китапханәсе башлангыч класс укучылары белән «Интернет- дусмы, дошманмы?» мәгълүмат сәгате үтте. Аның төп максаты интернет- ның файдалы һәм зарарлы яклары белэн таныштыру иде.
7 февраль - ТР Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Шул уңайдан ЯңгаСала авылы китапханәсендә 3-4 сыйныф укучылары катнашында «Ак барслы герб» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үтте
31 гыйнвар көнне Яңга Сала авыл китапханәсендә Каенсар авыл клубы белән бергә киң катлам укучылар өчен “Холокост корбаннары – мәңге хәтердә” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде.
1 февраль көнне ЯңгаСала авыл китапханәсе белән берлектә Каенсар авыл клубында тырыш, үз эшләренә бөтен күңелен биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган төрле һөнәр ияләрен белән “Хезмәт иясе-хөрмәт иясе” түгәрәк өстәл артына очрашуга җыелдык
3 февраль көнне киң катлам китап укучылар өчен Яңга Сала авыл китапханәсендә “Дәһшәтле Сталинград сугышы”дигән тарих сәгате үтте.