7 декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә җәмәгатьчелекнең коррупциягә каршы көрәшенә багышланган күргәзмә урнаштырылды. Мәктәптә укучылар белән "Коррупциягә каршы көрәш" темасына белешмә мәгълүмат сәгатье уздырылды. Төп максаты - коррупциягә каршы караш булдыру; укучыларга әхлак нигезләрен, гражданлык позициясен өйрәтү; коррупциягә каршы көрәшнең әһәмиятен аңлату
Яңасала авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты мөдирләре 4 декабрь көнне “Ромашка” балалар бакчасына сәяхәт иттек. Бакчада физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән төрле уеннар уйнадык.
3 декабрь көнне, Яңасала авыл китапханәсе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып яңа китаплар, газета-журналлар белән таныштырды.
Яңасала мәдәният йортында 30 ноябрь көнне "Сәламәт тәндә - сәламәт рух" сәламәтлек сәгате үтте. Кызлар өчен бик тә мөһим булган кагыйдәләр белән таныштырдык, киңәшләр бирдек! Дөрес туклану турында да сөйләштек!
27 нче ноябрь көнне Яңасала мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бик матур очрашу кичәсе үтте.
27 нче ноябрь көнне Яңасала мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан бик матур очрашу кичәсе үтте.
Каенсар авыл клубында Яңасала авыл китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә “Дөньяны әниләр йөрәге җылыта”дигән исем астында әниләр көнне үтте.
18 ноябрь көнне "Һөнәрләр күп төрле кайсын сайларга?!" мәгълүмат сәгате булып узды.
Кече яшьтәге балаларда милли горурлык хисе, туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә, үз халкыңның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уятуда сынлы сәнгатнең әһәмиятен аңлату максатыннан Халык рәссамнары иҗатына багышланган “Мәңгелек матурлык илендә” дигән мәдәни дәрес узды.
11 ноябрь көнне Яңасала авыл китапханәсенә киң катлам китап укучылар өчен "Матбугат дөньясына сәяхәт" информация сәгате үтте.Китапханәче мәгълүмат сәгатенә килүчеләрне китапханәгә килүчеләрне газета- журналлар исемлеге белән таныштырды. Яңа килгән “Безнең мирас” журналына күзәтү ясады.
30 октябрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә «Тарих чоңгылыннан иңрәгән авазлар» исемле танып белү сәгате үтте. Бу кичәдә Арча 7 номерлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8нче сыйныф укучылары катнашты.
28 октябрь көнне Яңасала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә "Хуш киләсең, Сөмбелә!" - дигән уңыш бәйрәме узды.
25 октябрь көнне Яңасала мәдәният йортында 7-8нче сыйныф укучылары өчен “Җәлилчеләр – кемнәр алар?” дигән темада мәдәни дәрес үтте. Максатыбыз Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең тоткынлыктагы эшчәнлекләрен тирәнтен ачыклау, һәрберсенең нинди вазифа үтәүләрен билгеләү. “Идел-Урал” легионы турында мәгълүмат туплау.
Россиядә 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турында" Указы нигезендә гамәлгә куелган.
30 июль көнне Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә мәдәният йортында "Сәхнә" журналы сезнең өчен сәхнә ветераннары!"- дигән исем астында сәхнә ветераннары өчен белешмә мәгълүмат сәгате булып узды.
Җәйнең беренче көне- балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплылыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул киләчәгебез . Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелелеле булырга өйрәтү изге бурыч.
Каенсар гаилә балалар бакчасында нәни дустыбыз Элеонора Халилованы мәктәпкә озту кичәсе оштырдык.
Яңасала авыл балалар бакчасына йөрүче нәниләр буген үзләренең яратып йөргән бакчалары белән хушлаштылар.Кунаклар каршында үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Нәни дусларын бәйрәм белән котлар өчен бәйрәмгә "Кирлемән" белән "Белембикә"дә килгән иде.
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - һичшиксез, карга боткасы. Борын-борын заманда кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп сулар ага башлагач, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәрүгә йөз боргач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар.
Халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф- гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау,нәсел ядкәрләрен киләчәк буынга тапшыру. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан Яңасала авыл китапханәсе мәдәнитя йорты белән берлектә фольклор кичә үткәрде.