"Самоварь куйдым, чәй эчәрбез җәлләмичә күмерен" самоварь бәйрәме.
Яңасала китапханәсе каршында эшләүче "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы белән берлектә Каенсар авыл клубында самоварь бәйрәме гөрләде
Яңасала китапханәсе каршында эшләүче "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы белән берлектә Каенсар авыл клубында самоварь бәйрәме гөрләде
Бүгенге экологик дәресебезне иң актуаль темаларның берсе булып торган "Табигать ялгышларны кичерми" дигән темага багышладык. Безнең планетабызның хәле хәзерге вакытта сокланырлык түгел, һәм иң кызганычы, моңа без үзебез гаепле икәнлекне укучыга тешендерү максатыннан туган авылыбыз мисалында күрсәтергә тырыштык.
Мәдәни дәресне китапханәче “Туган як һәм Г.Бәширов” музеенда “Ватан кайдан башлана?”дигән танып белү сәгате белән башлап җибәрде.
"Рәхим ит, түргә уз и син Белем бәйрәме!" Бүгенеге белем бәйрәмендә укучылар авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар.
"Рәхим ит, түргә уз и син Белем бәйрәме!" Бүгенеге белем бәйрәмендә укучылар авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар.
"Татарстан - якты илем" дигән темада танып белү сәгате үтте. Укучыларга Казан шәһәре, аның истәлекле урыннары, атаклы язучы, галимнәре, данлыклы кешеләре турында мәгьлүмат бирелде
25 август Җәлилчеләрне искә алу көне.
"Сәламәт буласың килсә - спорт белән шөгеллән!" Сәламәтлек сәгатендә балалар спортның төрле төрләре белән шөгелләнеп үз сәламәтлекләрен ныгыттылар.
20 август көнне Яңга-Сала мәдәният йортында өлкән буын укучыларыбыз өчен “Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары” – дигән темада мәгълүмат сәгате үтте.
Россиядә ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган. 1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелде. Андагы һәр төснең мәгънәсе бар. Ак төс - ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл - бөеклек һәм көч-куәт.
Яңасала авыл китапханәсе 12 август көнне Каенсар авыл клубында нәни укучылар өчен Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗаты буенча әдәби мәйдан оештырды.
Яңасала авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Чишмәләр иле син, Туган як!” дигән экологик сәяхәт оештырды.Чишмәләр - су чыганагы да, гүзәллек чыганагы да, җан тынычлыгы бирүче ял урыны да, экология дә, табигать чарасы да ул.
Җәйге каникуллар чорында балалар буш вакытларын файдалы үткәрергә тырыша ә менә бүген дуслар " Китаплы алан"да очраштылар.
Быел язгы чакырылышта Яңасала авыл җирлегеннән барлыгы 3 егет хәрби хезмәткә алына.Яңасаладан Миннебаев Алмаз Мөнир улы, Каенсардан Котдусов Илдан Илдар улы, Хөснетдинов Илфир Илнар улы.Шул уңайдан Каенсар авыл клубында Россия Армиясе сафларына алынучы егетләребезне хөрмәтләү йөзеннән клуб мөдире Сафина Энҗе һәм Яңасала авыл китапханәсе мөдире Борханова Фәридә “Исән йөреп сау кайтыгыз егетләр!” – дигән кичә оештырдылар.
23 июнь көнне яшьүсмерләр белән “Үзеңне наркотикларга бәйләмә” дигән әңгәмә киңәш оештырдык.
Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.
18 июнь көнне Яңасала авыл китапханәсендә "Газета, журналларның безнең тормышыбыздагы роле" дигән белешмә мәгълумат сәгате үтте.Укучылар белән газета, журналлар белән якыннан танышып андагы төрле башваткычларны чиштек, әкият, хикәяләрне зур кызыксыну белән укыдык. "Укучыларыбыз иҗаты газета ,журнал битләрендә" дигән күргәзмәгә күзәтү ясап үз яшьтәшләребезның иҗатлары белән якыннан таныштык.
Бу бәйгедә әниләр дә бәбиләр дә ике командага бүленеп әкият дөньясына сәяхәт иттеләр
1 июнь көнне, көннең икенче яртысында Каенсар авыл клубында Яңга-Сала авыл китапханәсе, Каенсар гаилә "Ак каен" балалар бакчасы белән берлектә "Балалар безнең киләчәк" дигән күңелле стартлар уены оештырылды.
1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яңга-Сала авыл китапханәсе үзенең укучы дуслары өчен "Бәхетле безнең балачак" дип исемләнгән яраткан шөгель сәгате дигән чара үткәрде.Бу көнне балалар үзләренең яраткан, кызыксындырган шөгельләре белән шөгелләнер өчен мөмкинлекләр бирелде.