Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына...

18 апрель- Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан без мәдәният хезмәткәрләре,кулларына корал алып, туган илебезне саклаган бабаларыбызның исем-рухларын саклаучы обелиск янына килдек. Һәйкәл тирәсе һәрдаим җыештырылып торса да, яңадан һәйкәл тирәсен тәртипкә китердек.

"Наркомания зыяны" түгәрәк өстәл

Яңасала авыл китапханәсе авыл мәдәният йортында 8-10 нче сыйныф укучылары белән "Наркомания зыяны" дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Бүгенге очрашуда без наркоманиянең кешегә зыяны турында, бу афәт китергән нәтиҗәләр белән таныштык. Наркомания-замана чире.Кеше үз сәламәтлеге турында үзе кайгыртырга тиеш.Шуңа да наркотикларны татып карау тәкъдиме ясалуга бердәнбер җавап-ЮК!- дип җавап бирә белегез дигән киңәшләр бирелде.

Һәйкәлләргә юлны онытмыйк! ( Белешмә мәгълүмат сәгате)

18 апрель- Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне дип билгеләп үтелә . Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсе “Һәйкәлләргә юлны онытмыйк” дигән мәгълүмат сәгате уздырды. Китапханәче башлангыч сыйныф укучыларын Халыкара һәйкәлләр көне белән таныштырда аннан соң Яңасала авылында урнашкан “Билгесез солдат” һәйкәле белән якыннан таныштык.

"Бер, ике,өч- бездә бетмәс көч!" сәламәтлек сәгате

7 нче апрель "Бөтендөнья Сәламәтлек көне" уңаеннан Яңга-Сала авыл китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә сәламәтлек дәресе үткәрде. “Бер, ике, өч – бездә бетмәс көч!”- дигән сәламәтлек дәресенең максаты балаларда үзләренең сәламәтлекләре турында кызыксыну, бер-берсенә ярдәм итү теләге, бердәмлек тәрбияләү.

“Авылымда җирле үзидарә тарихы" (түгәрәк өстәл)

6 апрель көнне Каенсар авыл клубында “Авылымда җирле үзидарә тарихы” дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Очрашуга Яңасала авыл җирлеге башлыгы Сафин А.И. , әйдәп баручы белгеч Тимриева Т.М. чакырылды. Шулай ук очрашуыбызга 20 ел авыл Советы секретаре булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гафурова Д.С. һәм 38 ел бухгалтер хезмәтен башкарган Рахмиева Ф.А. катнашты.

“Җирлне үзидарә: кичә, бүген, иртәгә" Очрашу кичәсе

21 апрель Россиядә җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 6 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Яңасала мәдәният йортында үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү, халкыбызның үткәне белән танышу, аны үзебездән соң килгән буынга җиткерү; газиз туган телебезне саклап калу максатыннан “Җирле үзидарә : кичә, бүген, иртәгә” дигән исем астында очрашу кичәсе оештырдылар. Очрашуга Яңасала авыл Советында эшләп чыккан элекеге хезмәткәрләр чакырылды.

"Сак бул! Язгы боз" профилактик әңгәмә

Кыш озак шатландырса да, боздагы куркынычсызлык турында искәртү алдан ук кирәк. Кызганычка каршы, безнең илдә ел саен күп санда кешеләр үлә, һәм ишегалдында елның нинди вакыты булуы мөһим түгел. Үзеңне һәм башкаларны куркыныч астына куймас өчен, һәрвакыт куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. 20 март көнне безнең китапханәдә " Сак бул! Язгы боз"дигән исем астында башлангыч сыйныф укучылары өчен профилактик әңгәмә үтте.

Тән зиннәте – кием, акыл зиннәте- гыйлем! (фольклор дәрес)

23 март көнне Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе каршында оештырылган “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы белән берлектә “Тән зиннәте- кием, акыл зиннәте- гыйлем!” дигән фольклор дәрес оештырылды.

"Агулы ләззәт" диспут

Каенсар авыл клубында Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә авыл яшьләре белән берлектә "Агулы ләззәт" исеме астында диспут үтте.

"Китап - ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик шәп корал" әдәби колейдоскоп

Кече яшьтәге мәктәп балаларында китапка мәхәббәт уяту, китап укуга, матур әдәбият аша тормышта үз-үзләрен дөрес тәрбияле тотарга, чын кешеләр булып яшәргә өйрәтү максатыннан Яңасала авыл китапханәсендә "Китап - ул яхшы әңгәмәдәш һәм бик шәп корал" әдәби колейдоскоп оештырылды . Чара барышында балалар үзләре укыган һәм аларга аеруча ошаган китаплар турында сөйләделәр. «Зирәкләр, тапкырлар, җитезләр» әдәби викторинасында укучыларны төрле юнәлешләр буенча белемнәрен тикшердек."Китап укучылар

«Язлар матур хатын-кыз белән» бәйрәм кичәсе

6 март көнне Каенсар мәдәният йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар 6 март көнне Каенсар мәдәният йортында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар матур хатын-кыз белән» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде багышланган «Язлар матур хатын-кыз белән» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрелде

"Сугыш урлаган балачак" өлкәннәрнең өйләрендә булу.

7 март көнне Яңасала авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре депутатлар белән берлектә җирлектә яшәүче тыл ветераннарының өйләрендә булып аларны бәйрәм белән котлап Арча муниципаль район башлыгы И.Г.Нуриевның котлау открыткаларын һәм бүләкләр тапшырдылар.

"И Туган тел, и матур тел. Әткәм-әнкәмнең теле" әдәби сәгать

“Туган телләр һәм халыклар берәмлеге елы” һәм 21 февраль Халыкара Туган тел көне уңаеннан Яңасала балалар бакчасында авыл китапханәсе катнашында “ И Туган тел, и матур тел. Әткәм –әнкәмнең теле.” Дигән исем астында әдәби сәгать үтте. Нәни дусларыбыз белән борынгыонытыла башлаган уеннарны яңарттык, белем дәрәҗәләребезне тикшердек. Г.Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятен экраннан карап рәхәтләнеп ял иттек.

"Мин хәтерлим" акция

Яңасала авыл китапханәсе #Мин хәтерлим Бөтенроссия акциясендә катнашты.

«Күңелләрдә сугыш ярасы»

В рамках дня акции «У войны не женское лицо…» проведена - Акция «Визит добра». Работники культуры посетили тружеников тыла и своих постоянных читателей. Познакомили с новыми книгами и газета- журналами.

“Туган тел ул-безән соң да яшәр өчен туган тел” әдәби бәйге

3 февраль көнне Яңасала авыл мәдәният йортында “Туган тел ул безән соң да яшәр өчен туган тел” дип исемләнгән әдәби бәйге оештырылы. Максат: туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү; милли горурлык һәм милли үзаң тәрбияләү. Бүгенге әдәби бәйгеә укучылар танылган шагыйрьләрнең шигырьләре белән беррәттән ,туган якны данлап үзләре иҗат иткән, аның матурлыгына сокланып язган шигырьләрен укыдылар.

“Җырдай моңлы татар теле” уен бәйге

1 февраль көнне Яңасала авыл китапханәсендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен “Җырдай моңлы татар теле” дигән исем астында уен бәйге оештырылды. Укучылар тизәйткечне сөйләү, төзелмәләр җыелмасын аңлату, бирелгән хәрефләрдән сүзләр төзү һ.б. төрле уеннарда катнаштылар. Табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр. Тел турындагы шигырьләр сөйләделәр. Бергәләшеп тел турында фикер алыштык. Ахырдан кичә Туган тел җыры белән тәмамланды. Укучылар китапханәче биргән барлык биремнәрнедә бик җ