Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

«Хәлиткеч Сталинград сугышы» батырлык сәгате.

2021 елның 4 февралендә Сталинград сугышының 78 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсе авыл мәдәният йортында «Хәлиткеч Сталинград сугышы»дип исемләнгән патриотизм сәгате уздырды. Чараны алып баручы Фәридә Альбертовна “Герой – шәһәр Сталинград”ның батырлыгы, туган җире өчен басып торган солдатлар һәм офицерлар турында сөйләде. Батырлык дәресе Сталинград сугышына багышланган презентация күрсәтү белән үрелеп барды.

“Кызыл китап битләре буйлап” экологик мәгълүмат сәгате

2 февраль көнне Яңасала авылы китапханәсендә “Кызыл китап битләре буйлап” экологик мәгълүмат сәгате үтте. арада 1-4 сыйныфы укучылары катнашты. Чараның максаты – балаларны Кызыл китап белән таныштыру, кешенең табигать белән үзара элемтәсен күрсәтү, табигатькә сакчыл мөнәсәбәт булдыру.

"Якташларым Ленинград өчен көрәштә" мәгълүмат сәгате

Яңасала авыл китапханәсе 28 гыйнвар көнне "Авылдашларым Ленинград өчен көрәштә"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче катнашучыларны «Ленинград блокадасы тарихның онытылмас бите " дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды”. Ленинград блокадасында балаларның авыр, аянычлы язмышы хакында презентация күрсәтелде. Укучылар Ленинград блокадасында катнашкан авылдашларыбыз хакындагы истәлекләр белән таныштылар.. Бүгенге мәгълүмат сәгатендә 12 кеше катнашты.

“Җидегән чишмәләрдән куәт алган шәхес” әдәби сәгать

2021 елның 15 гыйнварында Яңасала авыл китапханәсе каршында эшләүче Г.Бәширов исемендәге әдәби музейда якташыбыз, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, үзенең күпсанлы романнары, повестьлары, хикәяләре, халык авыз иҗаты әсәрләре белән данлыклы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, халык язучысы, авылдашыбыз Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Җидегән чишмәләрдән куәт алган шәхес” дигән әдәби сәгатьбулып узды.

"Туган як тургае" шигъри мизгелләр

Якташыбыз, шагыйрь, журналист, галим, педагог Хәнәфи Бәдигыйга 80 яшь тулу уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе Яңасала авыл мәдәният йорты белән берлектә “Туган як тургае” әдәби мизгелләр сәхифәсе оештырды. “Туган як тургае” дип аталган бу кичәдә китапханәнең актив укучылары катнашты.

"Без Бәшировны укыйбыз" онлайн әдәби марафон

Татар халык язучысы Г.Бәшировның тууына 120 ел тулу уңаеннан Яңасала авыл китапханәсе 4-10 гыйнвар көннәрендә "Без Бәшированы укыйбыз"дип исемләнгән онлайн әдәби марафон үткәрде.

«Экологик сукмак буйлап» кышкы табигатькә сәяхәт

6 январь көнне каникулга кайткан балалар белән Яңасала авыл мәдәният хезмәткәрләре тау шуырга бардылар. Максаты балаларның каникулларының тагын бер көнен сәламәтлекләренә файдалы һәм күңелле,саф һавада тау шуып үткәрү иде.

"Телебез - рухи яктан берләштерүче зур көч" (Әдәби мизгел)

2021 нче ел Татарстан Республикасында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"- дип игълан ителде. Шул уңайдан Каенсар авыл клубында Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә "Телебез - рухи яктан берләштерүче зур көч"- дигән исем астында әдәби мизгел булып узды. Туган тел, дуслык турында шигырьләр, җырлар яңгырады, тел турында мәкалләрне дәвам итеп, бөек шәхесләрнең тел турындагы фикерләрен тыңладык.

"Александр Невский - талантливый полководец" мәдәни дәрес

Яңасала авыл китапханәсендә Бөек Рус полководецы, Рус милли герое, Новгород кенәзе, акыллы сәясәтче- А.Я.Невскийның тууына 800 ел тулу уңаеннан "Александр Невский - талантливый полководец" дигән исем астында мәдәни дәрес үтте.

"Без булачак рәссамнәр" рәсем конкурсы

"Күңелле каникуллар!" - балаларның буш вакытларын күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан 5 нче январь көнне Каенсар авыл клубында Яңасала авыл күчмә китапханәсе белән берлектә. "Без булачак рәссамнәр" исемле рәсем конкурсы үтте.

"Хәлең ничек ветеран?!" өлкәннәргә өйдә хезмәт күрсәтү

Яңасала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә йөри алмаучы өлкәннәргә өйләрендә хезмәт күрсәтә. 16 декабрь көнне Каенсар авылында өлкәннәрнең өйләренә барып аларга китаплар, газета- журналлар тәкъдим ителде. Якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, хәлләрен белдек.

“Нәкый Исәнбәт халкыбызның күңеленә ачкыч тапкан язучы” белешмә мәгълүмат сәгате.

16 декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә 2 нче сыйныф укучылары белән ХХ йөз татар әдәбияты классигы, Татарстанның халык язучысы, драматург, шагыйрь, тел-әдәбият галиме, күренекле фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннан таныштык. Очрашуыбызның максаты укучыларда язучыга карата ихтирамлык, горурлык хисе уяту, рухи яктан баету.

“Исемең билгесез, батырлыгың – үлемсез” хәтер сәгате

2 нче декабрь көнне Яңасала авыл китапханәсе башлангыч мәктәп белән берлектә “Исемең билгесез, батырлыгың – үлемсез” дип аталган хәтер сәгате үткәрде. Укучылар бу истәлекле дата белән якыннанрак таныштырдык. Билгесез югалган батырлар истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгырады. Киләчәк өчен гомерләрен биргән солдатларны бер минут тынлык белән искә алдык. Китап күргәзмәсенә куелган китапларга күзәтү дә ясалды.

"Гомереңне куркыныч астына куйма!" диспут

"Гомереңне куркыныч астына куйма!" - яшьүсмерләр белән гадәттән тыш хәлләрдә калып үз - үзеңнә ничек ярдәм итү, хәбәрсез югалган балаларны,яшьләрне эзләү, адашкан кешеләрне табарга булышу эшен оештыру турында әңгәмә диспут оештырып күргәзмәлек материаллар белән таныштык.

"Кеше китә- җыры кала" китап күргәзмәсе

1 декабрь Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт ага Мәһдиевның туган көне. Яңасала авыл китапханәсе язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Кеше китә- җыры кала"- дигән күргәзмә тәкъдим итте. Язуының иҗатын якын күрүчеләр әсәрләрен өйдә укырга яздырып алдылар.

"Татарстан символларын беләсеңме?" интеллектуаль уен

6 ноябрьдә Татарстан Республикасында Конституция көне. Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр белән «Син Татарстан символларын беләсеңме?” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде.

"Тарихыбызны барлыйбыз" экскурсия

2 ноябрь көнне Яңасала авыл китапханәсе, башлангыч мәктәп һәм авыл клуб белән берлектә каникулдагы балаларның ялын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатыннан балалар өчен Арча районы Яңасала авылының истәлекле урыннарында “Тарихыбызны барлыйбыз” дип исемләнгән экскурсия оештырдылар.

«Репрессия корбаннарының фаҗигале язмышы» Белешмә мәгълүмат сәгате.

30 октябрь көнне Яңасала авыл китапханәсендә «Репрессия корбаннарының фаҗигале язмышы» исемле сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде. Бу кичәдә китапханәче 1-4 нче сыйныф укучыларына репрессия корбаннары, бу елларның фаҗигасе турында сөйләде. Китаплар аркылы укучыларга бу еллар турында тулы мәгълүмат бирелде.