9 апрель көнне Яңасала мәдәният йортында “Тукай, Тукай,Синең моңны тыңлый,Туган халкым әле бүген дә”- дигән җыр, шигырь, сөючеләр бәйгесе оештырылды. Яңасала авыл җирлегенә кергән Каенсар һәм Яңасала авылында яшәүче әдәбиятка сәнгатькә гашыйклар бүген бер сәхнәгә җыелып Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алдылар
7 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Яңасала авылы буенча халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында тулырак күзаллау булдыру максатыннан “Мин Тукайга киләм”- дигән шигъри эстафета үтте.
Яңасала авыл китапханәсе каршында оештырылган "Тылсымлы каләм" иҗат түгәрәгенә йөрүче балалар иҗаты вакытлы матбугат битләрендә.
1 апрель – Халыкара кошлар көне уңаеннан Яңасала авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә “Кошлар – канатлы дуслар” –дигән темада бик матур кичә булды.
27 март көнне Яңасала мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Серле Тукай сүзләре”- дигән әдәби кунакханә үтте. Бүгенге кунакханәдә без өлкән буын вәкилләре белән Г.Тукай иҗатында әхлак, хезмәт тәрбиясе дигән темада сөйләштек. Г. Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый.
Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе.Дуслык булса гына җир шарында тынычлык хөкем сөрер.12 март көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен “Дуслык белән көчле без!”- дигән түгәрәк өстәл булып узды.
19 март көнне Яңасала башлангыч мәктәбе Янга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә 1-4 сыйныф укучылары белән тормыш иминлеге буенча “Адымнар нык, юллар имин булсын!” – дигән балалар иртәсе үткәрде.
7 гыйнварь көнне христиан динендә булганнар Раштуа бәйрәмен зурлап каршы алды.
Яңасала авыл китапханәсендә Тукай әкиятләре буенча "Әдәби геройлар парады" - дигән конкурс игълан ителде.
Яңасала башлангыч мәктәбендә Яңга-Сала авыл китапханәсен белән берлектә "Әни" - җирдә иң зур кеше дигән гаилә бәйрәме булып узды.
21 нче февраль- Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Яңасала мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә кышкы спорт уеннары буенча спортакиада булып узды.
Каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел.
"Арча тарих- этнография музейында" якташыбыз Гомәр ага Бәшировны искә алу кичәсе булып узды.
Г.Бәширов татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән әдипләребезнең берсе. Ул “Туган ягым-яшел бишек “, “Җидегән чишмә “ кебек үлемсез әсәрләр иҗат иткән. Әсәрләрендә бүгенге көндәге иң актуаль проблемаларны күтәрә, халкыбыз язмышы, киләчәге өчен борчыла, экология проблемаларын ачып сала. Аның исеме мәңгелек. Татар халкының моңлы сандугачы С.Садыйкова белән “Җидегән чишмә” җырын иҗат итеп үзләренең исемнәрен үлемсез иттеләр.
Тукай дигән бөек бер шагыйрь бар, Саф йөрәкле шагыйрь, татарда. Еллар үткән саен аның моңы Күңелләрдә кабат яңара..
2016 ел Татарстаныбызда Г.Тукай елы дип игълан ителде. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга быел 130 ел
Бар җиһан акка төренгән, Җем –җем килеп кар көлә. Сафлыу бөркеп, ак нур сибеп, Җиргә яңа ел килә.
"Коррупция –аның белән көрәш юллары”- эшлекле уен тәкъдим ителде.Коррупциянең ни-нәмәрсә икәнен Зур энциклопедия “Сатып алу” дигән латин сүзеннән алынган куркыныч социаль күренеш дип аңлата: “Хезмәт вазыйфасын шәхси баю максатында куллану”. “Кайбер илләрдә киң таралыш алган”, дип яза энциклопедия. Бу “куркыныч күренеш”кә каршы әледән-әле көрәш башланып тора. 5декабрь көнне Яңга-Сала мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылган кичә алдыннан авыл китапханәсе белән берлектә тамашачылар өчен
Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт,мәхәббәт тәрбияләү, шәфкатьлелек, ягымлылык, җылы караш формалаштыру,эстетик зәвык тәрбияләү.