Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Яңалык

Осталык дәресе

20 март көнне Яңасала авыл китапханәсе каршында оешкан"Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы Мончала бәйләү буенча осталык дәресе үткәрде.

«Наркомания һәлакәткә китерә» Түгәрәк өстәл

23 март көнне Яңасала авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә «Наркомания һәлакәткә китерә» дигән темада яшьүсмерләр катнашында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырылды.р

"Минем әти иң шәбе"уен бәйге

22 февраль көнне башлангыч мәктәптә "Минем әти иң шәбе" - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткән бүгенге уен бәйгедә барлык әтиләрдә актив катнашты.

"Туган телем – иркә гөлем” туган тел көне

21февраль көнне Яңасала “Ромашка” балалар бакчасында китапханәче, клуб мөдире һәм тәрбияче белән берлектә "Туган телем –иркә гөлем” исеме астында, Туган тел көне уздырлыды.

"Театр- яктылыкка, нурга илтә" Сәнгать сәгате-китап күргәзмәсе.

Билгеле булганча, 2019 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән театр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 9 январь көнне Яңасала мәдәният йортында Т.Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” әсәре сәхнәләштерелеп авыл халкына тәкъдим ителде.

"Экранда- китап" Күңелле каникуллар

6 январь көнне Каенсар авыл клубында Кино көне һәм Россиядә Театр елы уңаеннан киң катлам китап укучылар өчен Т.Миңнуллинның “Йөрәк маем” спектаклен экраннан карау оештырылды.

«Күңелләрдә булсын изгелек» инвалидларның хәлләрен белү

1 декабрь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе мөдире Борханова Ф.А. һәм мәдәният йорты мөдире Касыймова Г.Ю. Яңга-Сала авылында гомер итүче элекеге мәдәният хезмәткәре булган,бүгенге көндә аяклары йөрмәү сәбәпле инвалид булып өйдә утыручы Калачова Лариса Гордеевна, тыл ветераны, инвалид Бламыкова Агафия Михайловна янында булып аларның хәлләрен белделәр, китапханәсе яңа кайткан китаплар, вакытлы матбугат белән таныштырса мәдәният йорты мөдире үзенең матур, моңлы җырын бүләк итте. янын

"Мәүлед мөбәрәк булсын!" мәүлед кичәсе

22 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) хөрмәтенә багышланган Мәүлед кичәсе үткәрелде. Кичәне Раил хәзрәт Гыйләҗев һәм мөгаллимәләр шурасы рәисе Рая абыстай Фәтхуллина алып барды.

«Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйге.

2 ноябрь көнне Каенсар авыл клубында,3 ноябрь көнне Яңасала мәдәният йортында Яңасала авыл китапханәсе белән берлектә I Халыкара әдәби конкурс “Җәлил укулары”ның 1нче туры булып узды.

"Җырымда юатырмын" әдәби кафе

12 октябрь көнне шагыйрь Фәннур Сафин иҗатына багышланган "Җырымда юатырмын" дигән әдәби кафега, язучының иҗатын яратучылар җыелды.