Башта катнашучылар “Современное сельское хозяйство – залог богатого урожая” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгында эшче көчләрнең аз булуын истә тотып , аз чыгымнар тотып күп продукт җитештерүне күздә тотып эшләнгән заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәркемдә зур кызыксыну уятты
Балалар белән табигать күренешләре турында, һәрбер әйбернең үзара бәйләнеше хакында сөйләштек. Шушы бердәмлекнең өзелүе нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек. Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләштек. Сулыклар, андагы тереклек ияләре, аларны саклау турында сөйләштек, сулыкларны саклау кагыйдәләрен атадык. Ак-Чишмә авылының Зарыйф чишмәсенә барып, тирә-юньне чистарттык.
Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Өлкәннәр балалар, укытучылар коллективы әзерләгән музыкаль-тематик кичәне карап, ял итте. Аннары китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне Бөек Җиңүның 72 еллыгы уңаеннан оештырылган “Ул көннәрнең даны мәңгелек” исемле китап күргәзмәсе , китапханәгә килүче газета-журналлар,яңа кайткан китаплар белән таныштырды .
Башта “Мәрхәмәтле сүз эретсен күңел бозын” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.Әдәплелек турында мәкальләр белән таныштык. Соңыннан “Иң матур сүз” - Казан:ТКН-2015 китабыннан әдәплелек турындагы шигырьләрне балалар үзләре кычкырып укыдылар.
Апрель аеның башында ук Тукай айлыгы игълан ителгән иде.Балалар Тукай әсәрләрен яратып укыдылар, шигырьләрен ятладылар. Шигырь бәйрәме балаларның Тукайны бик яратуларын кабат раслады. “Тукай геройлары” исемле рәсем конкурсына нәтиҗә ясадык.
Күргәзмәдә С. Әхмәтҗанованың биографиясе, фотосурәтләре, аның китаплары, газеталардагы аңа багышланган язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә утызынчы апрельгә кадәр эшли.
“Туган як тарихын өйрәнүчеләр” клубы членнары Сабирзянова Х.Ф, Гарифуллина Ф.Р. Хотня авылы тарихы турында яңа мәгълуматлар җиткерде. Аннары викторина сораулары яңгырады. Викторина сорауларын китапханәче кычкырып укып барды, печатьләнгән варианты да өстәлгә куелган, уенчылар җавапларны кәгазь битенә яза бардылар. Соңыннан җавапларны кычкырып укыдык, анализладык, һәр җавапка китапханәче тулы аңлатма бирде, иң күп дөрес җавап язучы- Мамотжонов Ихтияр булды, ә иң тулы җавапларны Сабирзянова Ания белде.
Башта балалар күргәзмәнең исеме кайсы шагыйрь иҗатыннан икәнен таптылар. Аннары икенче апрель Г.Х. Андерсенның туган көне икәнен, Халыкара балалар китабы шурасының карары нигезендә икенче апрель Халыкара балалар китабы көне итеп билгеләнгәнен, бу бәйрәм 1967 нче елдан башлап билгеләп үтелгәнне кабатлап киттек. Күргәзмәдә урнашкан Андерсенның әкиятләре белән таныштык.
Габделхәев Алмаз язган “Кошлар” исемле реферат белән таныштык. “Кошлар” дигән папкада тупланган кошлар турындага язмаларны укыдык, шул кош турындагы мәгълуматны ”Кошлар- безнең дуслар”исемле күргәзмәдәге материаллардан эзләп таптык, шул кошлар яшәгән тирәлекне глобуста табып күрсәттек. Арча районының КЫЗЫЛ КИТАБЫНА кертелгән кошлар белән таныштык.
Күргәзмәдә Г.Тукайның биографиясе, фотосурәтләре, аның китаплары һәм әтисе ягыннан шәҗәрәсе, газеталардагы аңа багышланган язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә утызынчы апрельгә кадәр эшли.
Башта конкурска йомгак ясалды. Җиңүчегә Мактау кәгазе тапшырылды. Иң беренче китап кайчан басылганын, беренче балалар китабы кайда һәм кайчан нәшер ителгәнен”Салават күпере” журналының 2011 нче ел апрель саныннан укып белдек. Без бигрәк тә балалар өчен язылган нинди китаплар яратуыбыз, балалар китабы атнасы безгә ничек күбрәк укырга ярдәм иткәне турында җанлы әңгәмә оештырдык.
Башта балаларга Нәүрүз сүзенең аңлатмасын әйттек, бу бәйрәмнең килеп чыгышы, әби-бабаларыбыз аны ничек билгеләп үтүе турында сөйләштек. Балалар яз турында шигырьләр сөйләделәр, яз турында җырлар башкардылар, күмәк уеннар уйнадылар, Нәүрүз бәйрәменнән бер күренеш күрсәттеләр. “Нәүрүз –яңа ел башы” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык.
Күргәзмәдә Г.Ибраһимовның биографиясе, фотосурәтләре, аның китаплары һәм автографлары, журналлардагы аңа багышланган язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унҗиденче мартка кадәр эшли.
Башта китапханәче “Сез- дөньяның нуры, бизәге” дигән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре килде. Балалар әти-әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар , биюләр биеделәр.Әтиләр оста боҗра әйләндерә белүләрен үзара ярышта күрсәттеләр . Әниләр дә үзләренең җитезлекләрен –уңганлыкларын күрсәттеләр.
Кичә 8нче март- халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Кичәгә килүчеләр “Сез – дөньяның нуры,бизәге”исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар.Ул моңлы җырлар, заманча көйләр, дәртле биюләр, күңелле конкурслар белән үрелеп барды, ә егетләрнең татар көйләрен баянда өздереп уйнавы тамашачыны таң калдырды. Кичәнең максаты: татар халкының гореф-гадәтләрен, милли моңнарын яңарту. Максатыбызга ирештек дисәк, ялгыш булмас: кичә азагында авыл халкы татар көйләренә биеде
Күргәзмәдә Рөстәм Нургали улы Миннехановның биографиясе, фотосурәте, аның белән гамьле әңгәмә , журналлардагы аңа багышланган язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унынчы мартка кадәр эшли.
Башта “Ак калфаклы халкым озак яшәр” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Күргәзмәдә куелган татар-халык киемнәрендә чигү элементлары бик күп булуга балалар да нык игътибар итте. Балаларны кулдан чигеп ясалган ашъяулык, кулъяулык, баш яулыгы белән таныштырдым. Балалар чигү җепләре, киерге , чигү өчен сүрәт төшерелгән хәзерләмәләрне алып чигү буенча беренче күнекмәләрен башкардылар
Кереш сүз егерме беренче февральнең Халыкара Туган тел көне итеп билгеләп үтелүен, татар телен саклау һәм үстерүнең зарурлыгы турында аңлатудан башланды. Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. Шул исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштык. Әңгәмәдә катнашучылар туган телгә үз мөнәсәбәтләрен аңлаттылар, укытучы Гарифуллина Фәния татар теле – безнең туган телебез, әти-әни, әби-бабаларыбыз теле булуын аңлатты.
Башта Муса Җәлилгә багышланган “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Җәлил башкарган батырлык турында сөйләштек. Аннары батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Китапханәче Җәлилнең “Җырларым” шигырен сөйләде. Аннары балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Конкурс патриотик рухта үтте,балалар патриот-шагыйрь турында күп кенә өстәмә мәглуматлар белде.
Күргәзмәдә Әфган сугышы турында белешмә, шул уңайдан вакытлы мәтбугатта басылган язмалар, фотосурәтләр, Әфган сугышын чагылдырган китаплар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унтугызынчы февральгә кадәр эшли.