Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. балаларны, әти- әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, балаларга бүләкләр тапшырды. Китапханәче җәй башында “ Җәй айларында иң күп китап укучы , чараларда иң актив катнашучы“ конкурслары игълан иткән иде, шуңа йомгак ясады. Бу конкурсның җиңүчесе укучылар арасында – Манаков Денис булды. Ул бу чорда 87 китап укыган , шулай барлык чараларда иң актив катнашучы булды . Манаков Артем икенче, Мамотжонов Ихтияр өченче булды. Конкурсларда җиңүчеләргә бүләк бирелде.
Балалар зур кызыксыну белән викторина сорауларына җаваплар таптылар. Аларга”Әйе яки юк”, “Дөрес җавапны тап!”, “Бу бөҗәк...мультфильмыннан”, “Без аларны таныйбыз”, “Белдерүдәге бөҗәкне таны” уеннарында актив катнаштылар.
Күргәзмәдә Җәлилчеләрнең исемлеге, җәзалану вакыты, Искәндәр Рәфыйковның “ Җәлилчеләр” исемле рәсеме, Муса Җәлил һәм Абдулла Алишның балалар өчен китаплары, “Җәлилчеләр” исемле реферат белән танышырга мөмкин .
Чишмәнең үзе белән якыннан танышу өчен Кафия чишмәсе янына бардык. Балалар үзләре чишмә тарихын, аны тергезүчеләр турында, сулыкларны карап-саклау хакында сөйләделәр. Барыбыз бергә чишмә янын тәртипкә китердек.
“Ялкын” журналларындагы балаларның аквагрим куллануы турындагы язмалар белән таныштык. Интернетка кереп аквагрим куллану серләре белән таныштык. Балалар үзләре баллы акварель буяулар кулланып бер-берсенә төрле әкият геройларына охшатып грим төшерделәр.
Күргәзмәдә Татарстан турында китаплар, газета-журналлардагы шул темага багышланган язмалар белән танышырга мөмкин .
Башта журналның тарихы белән таныштык. Аннары журналлардагы сәхифәләр, балаларның язмалары һәм рәсемнәре, әкиятләр белән таныштык. Балалар үзләре “Күчтәнәч” телетапшыруын алып баручы Дәү әти белән Дәү әни янына кунакка бардылар.
Күргәзмәдә яшелчәләр, җиләк-җимешләре үстерү,уңышын җыеп алу һәм саклау серләре турында китаплар, газеталардагы шул темага багышланган язмалар, Ф. Зиатдиновның бакчачыларга киңәшләре белән танышырга мөмкин .
Балалар газетадагы сәхифәләрне атадылар. Иң күп сәхифә атаучы Муллаянов Руслан булды, газетаны китапханәдән алып иң күп укучы да ул булып чыкты. Валиева Айзилә “Күңелемдә шигырь туды” бүлегендәге балалар иҗат иткән шигырьләрне бик яратып укуын белдерде, безгә дә газета битләрендәге шигырьләрне укыды. Габделхәев Алмаз әкиятләрне бик яратып укый икән. Семенов Данила ландшафт дизайны турындагы язмалар белән кызыксына .
Башта “Россия необъятная моя “ дип аталган электрон презентация карадык. Балалар илебезнең символикасы, президенты, физик картасы, аны юучы диңгезләр, иң биек һәм тәбәнәк, төньяк, көньяк, көнбатыш, көнчыгыш нокталары, иң зур елгасы һәм күле, иң зур шәһәре белән таныштылар. Аннары ”Угадай пейзаж своего края” исемле уен уйнадык. Балалар Россиянең иң матур урыннары төшкән фотосурәтләр арасыннан безнең төбәкне чагылдырганнарын аерып алдылар.
Башта табигатьнең бүгенге көнгә бик нык пычрануы турында сөйләштек. Аннары уен башланды. Уенчылар 2 командага аерылдылар. Беренче раундта уенчылар исем һәм команданың капитанын сайладылар. Икенче раундта сораулар урман белән бәйле иде. Өченче раундта хайваннар дөньясы белән бәйле сораулар яңгырады. Дүртенче турда кошлар турындагы сорауларга җавап бирдек. Бишенче раундның сораулары табигатьне саклауга багышланды.
Башта шагыйрә Эльмира Шәрифуллинага багышланган“Сәламәтлеккә сәлам!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары Эльмира Шәрифуллинаның китабы буенча рольләргә бүлеп “ Сәламәтлеккә – сәлам!” исемле сценарий буенча сәламәтлек дәресе уздырдык.
. Елга буенда туктап, тамак ялгап алгач, Хотнядагы Петр һәм Павел чиркәү-музеена экскурсиягә кердек. Әле көз көне генә күргән чиркәүнең эче танымаслык булып үзгәргән. Балалар мондагы матурлыкны күреп сүзсез калдылар. Русларның һәм татарларның гыйбадәт йортын, изге каберлекне, Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаучыларга куелган обелискны, Изге чишмәне балалар кабат-кабат әйләнеп карап чыктылар
Башта балаларны- “Сәламәтлек – тормыш нигезе” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Балаларны күбрәк вакытларын саф һавада үткәрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, күбрәк физик эш эшләргә чакырдым. Спорт бәйгесенә килгән балалар бадминтон уйнауда ,обруч әйләндерүдә, скакалка сикерүдә, туп атуда көч сынаштылар, күмәк уеннар уйнадылар.
Күргәзмәдә Ф. Зиатдиновның биографиясе, аның китаплары, газеталардагы аңа багышланган язмалар, Ф. Зиатдиновның бакчачыларга киңәшләре һәм Россия икътисадына карата үз фикере белән танышырга мөмкин
Китапрукучылар журналның 1135 нче Юбилейлы номеры белән таныштылар.
Башта Ак-Чишмә башлангыч мәктәбенең спорт мәйданчыгы янында урнашкан “Без –табигать дуслары” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Балалар белән табигать турында, табигатьне саклау хакында сөйләштек. Тирә-юньнең бик нык пычрануы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек. Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләштек.
Башта чыгарылыш класс укучылары “Агачны –яфрак, кешене хезмәт бизи” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Укучыларга Казан дәүләт мәдәният институтында белем алучы Мухаметдинова Чулпан үзләре укыгын уку йорты турында сөйләде, анда нинди белгечлекләр буенча укыталар,нинди фәннәргә аеруча игътибар бирергә кирәклеге турында җентекләп аңлатты.
Авыл халкы өчен шагыйрь Рөстәм Зәкуанның 60 яшьлек юбилеена багышланган Күргәзмә-табышмак
Башта балаларны “Эше барның-ашы бар”дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдым . Балаларга хезмәт белән шөгыльләнүнең тормышчанлык тәрбияләүгә ярдәм итүен аңлаттык, кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алган баланың мөстәкыйль , оешкан, актив , пөхтә һәм эшсөючән булуын билгеләп үттек. 2017 нче елның экология елы икәнен истә тотып, “Салават күпере”журналының бишенче номерында игълан ителгән “Мин урман утыртам”акциясенә кушылып, чыршы орлыкларын чәчтек.