11 февраль 2017
Күргәзмәдә Муса Җәлилнең биографиясе, дәүләт бүләкләре, газета-журналлардагы махсус аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре тупланган китаплар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унтугызынчы февральгә кадәр эшли.
10 февраль 2017
Дәреснең беренче өлеше китапханәдә үтте. Балалар”Сәламәтлек- яшәү нигезе” исемле күргәзмә белән танышты. Китапханәче һәм укытучыбыз Гарифуллина Фәния чаңгыда йөрүнең серләре белән таныштырды. Балалар чаңгы төрләрен аерырга, нинди киемнәр кияргә, чаңгыларны ничек беркетергә, чаңгыны һәм таягын ничек сайларга, чаңгыда йөрү техникасын, шуган вакытта куркынычсызлыкны ничек сакларга икәнен һәм җәйгә саклауга кую серләрен өйрәнделәр. Дәрес саф һавада дәвам итте. Балалар рәхәтләнеп чаңгыда шудылар.
04 февраль 2017
Башта кыскача Салават Рахматуллинның тормыш юлы, аңа бирелгән дәүләт бүләкләре, фотоархивыннан алынган фотосүрәтләре белән таныштык. Аннары китапханәче шагыйрьнең” Туган җиремә” исемле шигырен укыды. 1912 нче елда бөек Тукаебызның Уфага килүен, Мәҗит Гафуринең Тукайны кунак итү өчен пальтосын сатуын сөйләде, шул очракка багышлап С.Рахматуллин язган “Тукай –Уфада” исемле шигырьне укыды.
31 гыйнвар 2017
Күргәзмәдә әдип, язучы, әдәби тәнкыйтьче, милли рухтагы әкиятләр язучы Галимҗан Гильмановның биографиясе, журналлардагы аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, ул язган китаплар, аңа бирелгән Дәүләт бүләкләре белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унөченче февральгә кадәр эшли.
31 гыйнвар 2017
Күргәзмәдә Салават Рахматуллинның биографиясе, фотосурәте, язучының архивыннан фотосурәтләр, аның белән гамьле әңгәмә ,”Мәйдан” журналындагы аңа багышланган язмалар, балалар өчен язылган шигырьләр, ул язган китаплар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унынчы февральгә кадәр эшли.
30 гыйнвар 2017
Ученикам раздала книги, они показазали свое умение при определении автора книги, ее названия, года издания, находке книги по указанным разделам, отвечали на вопросы. Научились определить содержание книги по ее обложке, титульному листу и заглавию.
12 гыйнвар 2017
Балаларга сүз турында табышмак әйттем, алар җавабын таптылар, балалар белән “Тәмле”,”Тылсымлы” сүзләр дөньясына “сәяхәт” иттек. “Тәмле сүз”Әдәпле булу серләре-Казан:ТКН-2013-38б. китабыннан Ә. Бикчәнтәеваның ”Тәмле сүз” хикәясен укыдык. Тәмле телле булуның ничек икәнен билгеләдек,тупас сүз башкаларның күңелен рәнҗетә алуын әйтеп үттек. Шул китапның 37, 45 нче битләреннән мәкальләрне укып аларга аңлатмалар бирдек. “Салават күпере” журналындагы ( ноябрь 2016 ел) А. Әхмәтнең “Ай-һай” хикәясен укыдык.хик
09 гыйнвар 2017
Күргәзмәдә “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге, “Ак калфак” җирле бүлекчәсенең 2017 нче елга эш планы белән танышырга мөмкин .Күргәзмәгә татар халык киемнәре, татар халык җырлары, татар халык ашлары, татар балалар фольклоры буенча китаплар куелды.
08 гыйнвар 2017
Башта “Шалкан” исемле рус халык әкиятлен тыңладык. Балалар әкиятнең мәгънәсен таптылар, безне нәрсәгә өйрәткәнен ачыкладылар, аның эчтәлеген сөйләделәр. Без шул әкиятне рольләргә бүлеп бергәләп татар телендә башкардык. Аннары балалар белән шул ук әкиятнең русчасын укып аны рус телендә башкардык. Балалар белән шул ук әкиятнең инглизчасын укып аны да рольләргә бүлеп уйнап карадык. Әкият кичәсе бик мавыктыргыч үтте.
06 гыйнвар 2017
Күргәзмәдә Нәкыйп Каштановның биографиясе, язучының китаплары,журналлардагы аңа багышланган язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә уналтынчы январьгә кадәр эшли.
05 гыйнвар 2017
Күргәзмәдә Мирсәй Әмирнең биографиясе, әсәрләре, дәүләт бүләкләре, газета-журналлардагы махсус аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр белән танышырга мөмкин . Күргәзмә уникенче январьгә кадәр эшли.
03 гыйнвар 2017
Күргәзмәдә әдип, әдәби тәрҗемәче, публицист , шәрәфле академик, ТР халык депутаты Р.Вәлиевның биографиясе, журналлардагы аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, ул язган китаплар,Дәүләт бүләкләре белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унөченче январьгә кадәр эшли.
03 гыйнвар 2017
Күргәзмәдә Рафис Корбановның биографиясе, язучының дәүләт бүләкләре, журналлардагы аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, ул язган китаплар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә унынчы январьгә кадәр эшли.
31 декабрь 2016
Убырлы кызы бәйрәмне үткәрү өчен Кар кызлары кастингы оештырды. Кастингта җырчы, биюче кызлар, экстрасенслар да катнашты. Бәйрәмебезгә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, әтәч булып кычкырды. Яңа ел кичәсен тамашачылар катнашындагы кызыклы уеннар бигрәк тә күңелле итте.
24 декабрь 2016
Балалар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, дәртле биюләр башкардылар, бизәлгән чыршы тирәсендә җырладылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Аю белән гномиклар Кыш бабайга явыз Убырлы белән Шүрәле урлап киткән Кар кызы белән балалар өчен хәзерләнгән бүләкләрне табарга булыштылар,Төлке, Селәүсен,Убырлы һәм Шүрәле үз гаепләрен танып гафу үтенделәр. Кыш бабай балаларга изге теләкләрен җиткерде, һәрбер кешегә үзенең бүләкләрен өләште, балалар кызыклы уеннар уйнадылар.
07 декабрь 2016
Ришвәтчелеккә каршы “ялган детекторлары” файдаланып түрәләрне тикшерүләре хакындагы язмалар белән таныштык, үзебез башлап йөргән көнкүреш коррупция хакында җанлы әңгәмә оештырдык. Әңгәмә барышында 273 нче номерлы Федераль закон һәм аның өстәмәләре белән таныштык.ТР Мәгариф һәм министрлыгындагы ышаныч телефонының номерлары белән таныштык.
06 декабрь 2016
ИПЧ мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровка багышланган иде. Балалар белән мөмкинлекләре чикле булганнар янында үзебезне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшердек, инвалидлар ункөнлеге уңаеннан аларга һәрберебезнең ярдәм күрсәтүен үтендек. Укытучылар Сабирзянова Хәлимә һәм Гарифуллина Фәния Ф.Яруллин һәм Г.Сәгыйровның тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче Ф.Яруллинның балалар өчен язган әкиятләре, шигырьләре белән таныштырды.
05 декабрь 2016
Күргәзмәдә Ф.Гарипованың биографиясе, журналлардагы аңа багышланган язмалар, фотосурәтләр, ул язган китаплар белән танышырга мөмкин .Күргәзмә унҗиденче декабрьгә кадәр эшли.
01 декабрь 2016
Күргәзмәдә татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровның язмышлары һәм иҗатлары белән танышырга була. Күргәзмә унынчы декабрьгә кадәр эшли.
01 декабрь 2016
Күргәзмәдә”Коррупиягә каршы тору” № 273 - Федераль закон(өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән) белән, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының ышаныч телефоны белән танышырга, “Бармы ришвәттән дәва” исемле спектакль хакында,без үзебез нинди коррупцияләр тудыруыбыз хакында, ришвәткә каршы “ялган детекторы” хакында белергә була.