Башта сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче ““Сәламәтлек – тормыш нигезе!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштык. Чаңгыда оста йөрү серләрен кабатладык, чаңгыда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге хакында сөйләштек. Дөрес итеп тимераяк сайларга, аны ничек дөрес бәйләргә икәнлеге хакында “Салават күпере” журналының январь 2010 ел саныннан укып таныштык
Дәреснең башында башлангыч класс укучылары белән алдагы мәдәни дәрестә алган белемнәрне ныгыттык, аларга шундый сорау куелды: “Мин татарның борынгы тарихы турында нәрсәләр беләм, ,борынгы Биләр шәһәре кайда урнашкан?” Китапханәче Биләр турында лекция укыды. Укучылары актив катнашты, алар өчен борынгы Биләр турында яңалыклар ишетү, республикабыз һәм аның тарихы турында күбрәк белергә ярдәм итте. Соңыннан дәрес башында куелган сорауларга бергәләп җаваплар таптык.
Башта “Киң кырлы шәхес” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары укытучылар Сабирзянова Хәлимә һәм Гарифуллина Фәния Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче “Шиһабетдин Мәрҗани күп укыган, күп белгән” дип исемләнгән доклад укыды, балаларны кызыксынучан булырга, күп укырга, күп белергә өндәде.
Дәреснең башында башлангыч класс укучыларына шундый сорау куелды: “Мин Тукай турында нәрсәләр беләм, Тукай мине нәрсәләргә өйрәтте ,Тукай музейлары кайда урнашкан?” Укучылары барысы да актив катнашты, чөнки алар барысы да Тукай иҗатын бик яраталар. Бик теләп әкиятләрен сөйләделәр, шигырьләрен искә төшерделәр.
Балалары белән “Көмеш кыңгырау” газетасының 49,51 нче номерлары белән таныштык. “Син шәп газета”, “Мин татарча сөйләшәм” дигән язмалар балаларга бик ошады. Аларга укучылар язган шигырьләрне кычкырып укыдылар. ”Мәктәптә авыл өе” язмасына ияреп балаларның үзләренең дә татарча итеп өй бизисе килде.
Күргәзмәдә Рөстәм Зәкуанның китапханәдә булган китаплары белән бергә яңа гына кайнар табадан төшкән өр-яңа китаплары, популяр җырларының текстлары, аның турында газетада язылган мәкаләләр, тормыш юлы белән танышырга мөмкин .
Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗанинең китаплары, аның турында газетада язылган мәкаләләр, тормыш юлы белән танышырга мөмкин .
Бәйрәмебезгә чын Кыш бабай белән Кар кызы килде. Кыш бабайдан бүләк алу өчен балалар гына түгел, олылар да шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биюләр биеде. Яңа ел кичәсен тамашачылар катнашындагы кызыклы уеннар бигрәк тә күңелле итте. Кичә матур шигырьләр, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Өлкәннәребезнең баянга кушылып моңлы итеп җырлавы тамашабызны тагын да ямьләндерде. Тамаша ахырында лоторея билетлары уйнатылды, авыл халкы барысы бергә рәхәтләнеп биеде.
Күргәзмәдә Мөсәгыйть Хәбибуллинның китаплары, аның фотосурәте, тормыш юлы, дәүләт бүләкләре белән танышырга мөмкин . Күргәзмә 26 декабрьгә кадәр эшли.
Күргәзмәдә Альберт Хасановның китаплары, аның турындагы газета язмалары белән танышырга мөмкин . Күргәзмә 10 декабрьгә кадәр эшли.
Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы һәм Әфганстанда һәлак булганнар турындагы язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә 10 декабрьгә кадәр эшли.
Бәйрәмне китапханәче Габдулла Тукайның “Ана догасы” шигыре белән башлап җибәрде, барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, алар хөрмәтенә “Әни кайтып керер төсле” исемле җыр башкарды. ”Оҗмах әниләрнең аяк астында” исемле китап күргәзмәсе эшләде. Авылыбызның баянчысы Мухаметханов Тәлгать өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга изге теләкләрен җиткерде. Үзенең оныгы,күп конкурслар лауреаты кечкенә баянчы Шәрәфиев Камил белән әниләргә дәртле көйләр бүләк итте.
Киң катлау укучылар өчен Юныс Сафиуллинның 70 яшьлегенә багышланган
Җир йөзеннән юкка чыгучы хайваннар барлыгы, Кызыл китап турында сөйләштек. Дүртенче октябрь Халыкара хайваннарны саклау көне итеп 1931 нче елда Флоренциядә узган Бөтендөнья конгресста билгеләнгәнлеге турында укыдык. Аннары “Животные нуждаются в нашей защите” исемле электрон презентация белән таныштык.
Күргәзмәдә драматургның тормыш юлы, төрле елларда төшкән фотосурәтләре, Кәрим Тинчуринның китаплары,аның турында газета- журнал мәкаләләре белән танышырга мөмкин/
Башта китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне “Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды...
Балаларга төрле эчтәлектәге китаплар өләштем. Алар берәм-берәм күрсәтелгән биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табу, бу китап киштәнең кайсы бүлегендә икәнен күрсәтү.
Башта безнең туган якның тарихы бик бай булуы турында сөйләштек. Аннары уен башланды. Сайлап алу турыннан соң уенчылар үз урыннарын алдылар. Тожалиева Тахмина уенның күзәтүчесе, Файзуллина Ф.Ф. төп хөкемдары булды. Беренче турда уенчылар безнең як тарихы белән бәйле берәр риваятьне яздылар. Икенче турның сораулары безнең якның истәлекле урыннары белән бәйле иде. Өченче турда Арча районындагы музейлар турында җавап бирергә кирәк иде. Дүртенче турда безнең як чишмәләре, аларның тарихлары турында язарга кирәк
Авылдашыбыз Хәниф хәзрәт шул турыда вәгазь укыды.
Балалар узләре исерткечләргә нинди эчемлекләр кергәнен атадылар. Китапханәче алдан хәзерләнгән күрсәтмә материаллар нигезендә, “И одна капля алкоголя вредна!” дигән электрон презентация ярдәмендә һәр төрле алкогольле эчемлектә ничә грамм агу бар икәнен, аның тәэсирендә кайсы органнарга нинди зыян килүен, аларны куллану нинди аяныч нәтиҗәләргә җентекләп аңлатты.