Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Шигырь кичәсе ”И, моңлы туган телем!”

21 февраль – Халыкара Туган тел көне. Китапханәче бу бәйрәмнең килеп чыгышы һәм әһәмияте турында сөйләде. Туган телебезне камил белү өчен аның тархын яхшы белергә, татар халык авыз иҗаты белән тирәннән таныш булырга кирәк икәнен аңлатты.

«Батырларны барлыйбыз» исемле хәтер сәгате

Танылган татар язучысы, фронтовик Нәби Дәүлинең аяныч язмышы белән таныштык. Нәби Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” исемле документаль повестеннән өзекләрне кычкырып укыдык.

“Хезмәтенә күрә хөрмәте” исемле тарихи сәгать

Авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен, күп еллар нәтиҗәле хезмәт куйганын искә алып, 75 яшьлек юбилее уңаеннан Нуриева Миннегөл Ахмеевнага Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырдык.

"Мәңгелек ут булып яна сезнең йөрәк ялкыны" исемле әдәби кичәдә катнашу

Китапханә хезмәткәрләре белән берлектә "Казан арты" тарих-этнография музеенда Билгесез солдат көненә багышланган "Мәңгелек ут булып яна сезнең йөрәк ялкыны" исемле әдәби кичәдә катнаштык. Билгесез югалган солдатларга, һәйкәлләргә багышлап үзем язган шигырьләрем белән чыгыш ясадым.

Әдәби сәгать “Тукайча татар кодексы иҗатчысы”.

“Тукайча татар кодексы” проектының авторы һәм башкаручысы - Зиннур Мансуров. Бөек шагыйребез Тукай иҗаты нигезендә әзерләнгән әлеге хезмәт - яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли алырлык киңәш-кагыйдәләр тупланган Тукай васыяте.

“Ач, Шигърият, серләреңне!” исемле шигърият сәгате

Китапханәче Сания Әхмәтҗанованың тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрәнең “Балачак баланнары” исемле китабыннан туган-як, әти-әни, кардәшлек һәм дуслык турындагы шигырьләрен кычкырып укыдык.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшү “Оста актёр, уңышлы драматург”

Китапханәче Гафур Каюмовның 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туу, аның тормыш юлы, башкарган хезмәт вазыйфалары турында сөйләде. Каюмов – алга караучы, тормыш ваклыкларын йөрәгенә якын алучы, җаны гел талпынганга иҗади исеме Мосафир булуы хакында да билгеләп үттек.

Викторина “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел!”

Китапханәче бәйрәмнең тарихы һәм максаты белән таныштырды. Укытучы Сабирҗанова Х.Ф. Габдуллы Тукайның "Туган тел" шигырен сөйләде. Кечкенә китап укучыларга электрон презентация ярдәмендә татар халык мәкальләренең бер өлешен укып, икенче өлешен кәгазь битенә язарга, табышмакларның җавапларын табарга, татар халык әкиятләреннән өзекләр тыңлап, әкиятләрнең исемнәрен ачыкларга туры килде.

“Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән фольклор кичәсе

Китапханәче бәйрәмнең тарихы һәм максаты белән таныштырды. “Тәгәри китте йомгагым” дип исемләнгән фольклор уенында халкыбызның авыз иҗаты белән таныштык, әкиятләрдән өзекләр укып, әкият исемнәрен ачыкладык, бәетләр, риваятьләр тыңладык, табышмакларга җаваплар эзләдек, мәкальләрне хәтеребездә яңарттык. “Йөзек салыш” уены уйнаганда халкыбызның сынамышлары, санамышлары, алдавычлары, мавыктыргычлары, тизәйткечләре белән таныштык.

“Гаиләм - җылы учагым” исемле тәрбия сәгате

Китапханәче “Тату гаилә-ил күрке” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Ак-Чишмә авылында 69 ел бергә яшәгән Гариповлар үрнәк гаиләсенең бәхетле гаилә серләре белән таныштык.

Яңа ел әкияте "Яңа ел, түрдән уз!"

Безнең бәйрәмебездә Ашытбаш мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашу үзе бер Яңа ел могҗизасы булды. Ак-Чишмә һәм Наратлык авыллары халкы иркенләп күңел ачты.

“Без наркотикларга каршы” исемле китап күргәзмәсе

Китап күргәзмәсендә наркомания турында фәнни-популяр китаплар, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, сәламәт рәвеше алып барырга өндәүче язмалар, яшь китап укучылар ясаган тематик рәсемнәр белән танышырга мөмкин .