Икенче апрель – Халыкара балалар китабы көне.Егерме дүртенче апрель –Халыкара КИТАП көне . Шушы уңайдан балалар китап иле буйлап сәяхәткә чыктылар . Беренче тукталыш – китап белән танышу, китап бастыру өчен никадәр кеше тырышуын сөйләштек, китапны саклау кагыйдәләрен атадык. Икенче тукталыш бәләкәйләр өчен язылган тәмле китапларда иде.Бу тукталышта балалар матур тәмле сүзләр турында хикәяләр, шигырьләр укыдылар, мәкальләр тыңладылар, үзләре белгән матур сүзләрне санап үттеләр.
Тарихи урыннарга багышланган сораулар яңгырады. Беренче сорауга дөрес җавап бирүче икенче сорауның төрен сайлап алу хокукын ала, шулай итеп катнуашучылар сораулар чылбырын өзмичә җавап бирә барды.
Сүз “Кош канаты , гаилә татулыгы белән көчле”дигән канатлы гыйбарәне анализлаудан башланды. “Канат кошлар өчен ничек әһәмиятле, татулык та гаилә өчен шулай ук зарур, -дип дәвам итте китапханәче. “Гаилә ныклыгы хатын-кыздан тора, – диде ул.
Башта югары класс укучылары үзләренә ошаган һөнәрләр турында сөйләргә мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар. Китапханәче вузлар рейтингы, вузларның тулай торакларына урнашу мөмкинлекләре белән таныштырды. Аннары “Ялкын” журналларыннан төрле профессия кешеләренә багышланган язмалар белән таныштык.
Күргәзмәдә гаилә тормышы турында китаплар, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, Ак-Чишмә авылында бергә 64 ел гомер кичергән Гариповлар гаиләсенең бәхет серләре белән танышырга мөмкин .
. Иң актив катнашкан китапукучылар беренче баскычның беренче басмасына узды. Һәр сорауның җавабының дөреслеген “Кошлар – табигать бизәкләре” исемле электрон презентация аша тикшереп бардык. Күчмә һәм утрак кошлар турында яхшы белүче 6 китапукучы икенче баскычка үтте, урман һәм басу кошлары турында иң күп белүче 4 китапукучы өченче баскычка үтте, бу баскычта кошларның тән тәзелеше үзенчәлекләре, кошлар турында сынамышлар белүчеләр “эрудит” исеме өчен көрәште.
Башта “Ак калфаклы халкым озак яшәр” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Күргәзмәдә куелган татар-халык киемнәрендә энҗе белән чигү элементлары күп булуга балаларның игътибарын юнәлттек. Балалар кунакка килгән Гөлнур апаның калфак читенә энҗеләп матур бизәк төшергәнен игътибар белән күзәттеләр.
Күргәзмәдә Рабит Батулланың китаплары, вакытлы матбугатта чыккан язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә 28 нче мартка кадәр эшли.
Башта мәктәп директоры Сабирзянова Х.Х. әниләрне бәйрәм белән котлады. Аннары китапханәче “Сез – дөньяның нуры, бизәге” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, иң күп китап укыган әниләрне һәм балаларны атады, иң күп чарада катнашкан, төрле конкурсларда җиңгән укучыларны әйтеп үтте, җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырды, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Балалар әниләргә багышланган шигырьләрне башкардылар, әниләргә, әбиләргә багышланган җырлар җырладылар, матур биюләр башкардылар.
Күргәзмәдә Россия Президентын сайлауга багышланган китаплар, шул хакта вакытлы матбугатта чыккан язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә 18 нче мартка кадәр эшли.
Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел” исемендәге китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары балалар “Туган телне сөюче” исеме алу өчен башваткычлар чишеп ярыштылар. Башваткыч җавапларына туры китереп туган тел, туган ил турында өйрәнгән шигырьләрен башкардылар, мәкальләр атадылар, табышмакларга һәм сорауларга җавап бирделәр. Конкурста катнашучылар “Туган телне белүче сөюче” исемен алды
сөйләү сәләтен үстерү. Башта “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык , Җәлил башкарган батырлык турында сөйләштек . Аннары батырлар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде. Аннары укытучы Гарифуллина Фәния Муса Җәлилнең “Бер үгет” шигырен сөйләде.Укучылар белән шушы шигырь буенча күмәк фикер алыштык. Алар үзләренең уй-ниятләре белән уртаклашты, шагыйрьнең батырлыгына соклануларын яшермәделәр, хәтта Маматҗанов Ихтияр патриот шагыйрьгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Балалар мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр, татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларны бәйли торган уртак сыйфатларны атадылар. Китапханәче Ф.Яруллин һәм Г.Сәгыйровның тормыш юлы, аларның китаплары һәм Г.Сәгыйровның тешенә карандаш кыстырып ясаган рәсемнәре, Самара өлкәсе Иске Фәйзулла авылындагы Сәгыйров яшәгән йорт белән таныштырды.
Күргәзмәдә Муса Җәлилнең тормыш юлы, төрле елларда төшкән фотосурәтләре, аның турында вакытлы матбугатта чыккан язмалар, китаплары белән танышырга мөмкин .
Күргәзмәдә Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровның тормыш юллары, төрле елларда төшкән фотосурәтләре, алар турында вакытлы матбугатта чыккан язмалар, китаплары белән танышырга мөмкин .
Кереш сүз егерме беренче февральнең Халыкара Туган тел көне итеп билгеләп үтелүен, татар телен саклау һәм үстерүнең зарурлыгы турында аңлатудан башланды, бүгенге Сәгать шушы көнгә әзерләнү икәнен төшендердек. Каюм Насыйриның “Адәм... үзенең туган телен кагыйдәсез дә белер...” дигән сүзләре белән таныштык, аның мәгънәсенә төшендек. “Сөйдергән дә тел, көйдергән дә тел” исемендәге китап күргәзмәсе белән таныштык.
Башта сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәүче ““Сәламәтлек – тормыш нигезе!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштык. Чаңгыда оста йөрү серләрен кабатладык, чаңгыда йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге хакында сөйләштек. Дөрес итеп тимераяк сайларга, аны ничек дөрес бәйләргә икәнлеге хакында “Салават күпере” журналының январь 2010 ел саныннан укып таныштык
Дәреснең башында башлангыч класс укучылары белән алдагы мәдәни дәрестә алган белемнәрне ныгыттык, аларга шундый сорау куелды: “Мин татарның борынгы тарихы турында нәрсәләр беләм, ,борынгы Биләр шәһәре кайда урнашкан?” Китапханәче Биләр турында лекция укыды. Укучылары актив катнашты, алар өчен борынгы Биләр турында яңалыклар ишетү, республикабыз һәм аның тарихы турында күбрәк белергә ярдәм итте. Соңыннан дәрес башында куелган сорауларга бергәләп җаваплар таптык.
Башта “Киң кырлы шәхес” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары укытучылар Сабирзянова Хәлимә һәм Гарифуллина Фәния Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче “Шиһабетдин Мәрҗани күп укыган, күп белгән” дип исемләнгән доклад укыды, балаларны кызыксынучан булырга, күп укырга, күп белергә өндәде.
Дәреснең башында башлангыч класс укучыларына шундый сорау куелды: “Мин Тукай турында нәрсәләр беләм, Тукай мине нәрсәләргә өйрәтте ,Тукай музейлары кайда урнашкан?” Укучылары барысы да актив катнашты, чөнки алар барысы да Тукай иҗатын бик яраталар. Бик теләп әкиятләрен сөйләделәр, шигырьләрен искә төшерделәр.