Акчишминская сельская библиотека - филиал № 49

Яңалык

Авыл халкы белән әңгәмә "Экстремизм кешелеккә яный"

Әңгәмә «экстремизм» һәм “терроризм” сүзләренә аңлатма бирүдән башланды.Татарстанның беренче Президенты М.Ш.Шәймиевнең “Халыклар дуслыгы-Татарстан халкын бизи торган бер күренеш.Ул –безнең иң зур байлыгыбыз”,дигән фикере һәр чорда да кулланма итеп алырлык алтын сүзләр ,- дип дәвам итте китапханәче. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Р.Батров,сәнгать фәннәре кандидаты Г.Макаровның ,РТ Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе И.Шәрипов ча “Тыныч яшәүләргә ни җитә?”,-дип әйтте.лә

Балалар өчен “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән информацион-белешмә сәгать

Информацион-белешмә сәгать “терроризм” сүзенә аңлатма бирүдән башланды. Аннары мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. соңгы вакытта 500 гә якын террорчылык группасы барлыгын, алар соңгы 10 елда 6500 ләп халыкара террорчылык актлары башкарылуын , шуларда ун меңләгән кеше һәлак булганын, аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде

Балалар өчен “Без яраткан ТУФАН, безне яраткан ТУФАН ...” дип исемләнгән сорау-җавап иртәсе

.Сораулар Туфан Миңнуллинның ”Авыл эте Акбай” һәм “Кәрлә- мәктәп баласы” исемле пьесалары,”Җылантау” исемле әкияте буенча әзерләнгән иде.Барыбыз бергә барлык сорауларга да җаваплар таптык, соңыннан”Авыл эте Акбай” исемле пьесасыннан Акбай белән Чарли сөйләшүен рольләргә бүлеп уйнадык.

Балалар өчен «Беркөн шулай гөлләр бакчасында чәчәкләргә кылдым тамаша” исемле белешмә- кызыклы уен

Балаларга чәчәкләр турында хикәя сөйләдем, хикәядә чыккан чәчәк исемнәрен ишетүгә, балалар чәчәк исемен кабатлап, аның рәсемен күрсәтәләр, китапханәче шул чәчәк турында белешмә бирә.

Просмотр-обсуждение кинофильма “Белый Бим Черное ухо” для детей младшего и среднего возрастов.

Россиядә Кино елы уңаеннан кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “С книжной полки на голубой экран” тематикасы белән Гавриил Троепольскийның “Белый Бим Черное ухо”китабы буенча режиссер Станислав Ростоцкий экранлаштырган “Белый Бим Черное ухо”фильмын карау һәм “Эт- кешенең дусты” исемле фильм буенча фикер алышу оештырды.

” Көмеш кыңгырау” газетасы көне

Урта яшьтәге мәктәп балалары белән “Көмеш кыңгырау” газетасы битләре буенча “сәяхәт” оештырдык. Балалар иҗат иткән шигырьләрне, әкиятләрне, ”Әдәби сәхифәләрне”, “Ачык ишек” һәм “Кызыл юлдан” сәхифәләрен бик яратып укыды, балаларга “Файдалы киңәшләр”рубрикасы да бик ошады.

Информацион-белешмә сәгать"Табигать пычранса ни булыр?"

Тирә-юнь мөхитне саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү өчен нәрсәләр кирәклеге турында сөйләштек, ”Арча районының кызыл китабы”на кертелгән үсемлекләр белән таныштык, кайсы чәчәкләрне аеруча өзәргә ярамаганын билгеләдек.

" Яшь сайлаучыларның электораль активлыгы" яшьләр белән әңгәмә

Ак-Чишмә авыл китапханәсе Ашытбаш мәктәбендә өлкән класс укучылары белән яшүсмерләрдә Ватанны ярату, Ватанга карата гражданлык хисе тәрбияләү максатыннан " Яшь сайлаучыларның электораль активлыгын" исемле әңгәмә үткәрде..

Тәрбия сәгате "Хезмәт төбе- хөрмәт"

Балаларга хезмәт белән шөгыльләнүнең тормышчанлык тәрбияләүгә ярдәм итүен аңлаттык, кече яшьтән хезмәт тәрбиясе алган баланың мөстәкыйль , оешкан, актив , пөхтә һәм эшсөючән булуын билгеләп үттек

“Картаймагыз әле, ветераннар!” очрашу кичәсе

Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Өлкәннәр балалар, укытучылар коллективы әзерләгән музыкаль-тематик кичәне карап, ял итте. Аннары китапханәче кичәгә килгән өлкәннәрне Бөек Җиңүның 71 еллыгы уңаеннан оештырылган “Ул көннәрнең даны мәңгелек” исемле китап күргәзмәсе , китапханәгә килүче газета-журналлар,яңа кайткан китаплар белән таныштырды . Китапханәче өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.

“...кычкырган каргыштан көчле пышылдап әйткән рәхмәт.” дип исемләнгән әдәби кичә

Башта “Үткен каләмле рәссам” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Аннары Мухаметдинова Чулпан тормыш юлы белән таныштырды. Китапханәче “Авангардчы Ренат” дип исемләнгән доклад укыды. Китапханәче “ Пейзаж һәм лирика” исемле уникаль китап белән таныштырды, Суюров Фәрит рәсемнәре,Ренат Харисның һәм Мәскәү шагыйре Николай Переясловның русча шигырьләре белән таныштык. Катнашучылар Ренат Харисның китапларындагы шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Туган тел һәм шигърият көне уңаеннан тематик кичә”И,Туган тел! И,матур тел!”

Китапханәче кыскача Тукайның биографиясе белән таныштырды. Тахавиева С.”Бала белән күбәләк”җырын башкарды. Балалар бу җырның исемен атады. Сабирзянова Ания “Туган авыл” шигырен сөйләде. Гаптельхәев Алмаз “Кызыклы шәкерт” шигырен башкардылар. “Елның дүрт фасылы” шигыре яңгырады,балалар ел фасылларын атадылар,шигырьнең исемен авырлык белән булса да,әйттеләр.

“Елый икән, елый ирләр дә...” кинофильмын карау

Ак-Чишмә китапханәсе Арча мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә “Библиотөн” - “Кино укы!” Бөтенроссия акциясенә кушылып, авыл халкы өчен Гөлсинә Зәкиеваның “Ирләр дә елый” мелодрамасы буенча Арча районында төшерелгән “Елый икән, елый ирләр дә...” кинофильмын карауны оештырды.

Тукай дөньясына “сәяхәт “”Халкымның йөзек кашы”

Китапханәче кыскача Тукайның биографиясе белән таныштырды, “Шүрәле” әкиятен сөйләде, балалар кул эшләнмәләрендәге шүрәлене таптылар, әкият безне нәрсәләргә өйрәтте, шуны ачыкладылар. Сабирзянова Хәлимә һәм Гарифуллина Фәния кәҗә белән сарык маскасы киеп, китапханәче белән бергә “Кәҗә белән сарык” әкиятен башкардылар.

“Изге чишмә агып чыга җир куеныннан” дип исемләнгән викторина

“Туган як тарихын өйрәнүчеләр” клубына йөрүче Мухаметдинова Чулпан яңа мәгълуматлар җиткерде. Аннары викторина сораулары яңгырады. Викторина сорауларын китапханәче кычкырып укып барды, печатьләнгән варианты да өстәлгә куелган, уенчылар җавапларны кәгазь битенә яза бардылар. Соңыннан җавапларны кычкырып укыдык, анализладык, һәр җавапка китапханәче тулы аңлатма бирде,иде иң күп дөрес җавап язучы- Галяветдинова Алисә булды, ә иң тулы җавапларны Хазиева Кадрия белде.

Сәламәтлек дәресеСәламәт булсын тәнегез, көр булсын күңелегез!”

Башта китапханәче “Сәламәтлек – тормыш нигезе” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Аннары авылыбызның фельдшеры Камалова Альбина “Сәламәт булыйм дисәң” дип исемләнгән доклад укыды. Докладта өлкәннәрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, җиңелчә физкультура ясарга, саф һавада күп булырга, кәефне күтәрергә өйрәтте. Китапханәче җитмеш яшьтән өлкәннәрне скандинавиялеләрчә йөрергә өйрәтте, үзе дә чаңгы таяклары тотып, өлкәннәр белән бергә шөгыльләнде.

“Мәрхәмәтлек атнасына старт” исемле музыкаль кичә

Китапханәче китапукучыларны шул тематика белән бәйле шушы атнада (16.04-23.04.16.) узачак чаралар белән , “Мәрхәмәтле Татарстан” эстафетаның нигезләмәсе , девизы белән таныштырды. “Мин Ак-Чишмә халкының мәрхәмәтле икәнен беләм, шушы чараларда актив катнашып үзебезнең чыннан да мәрхәмәтле икәнебезне раслыйк. Мәрхәмәтлек бер атна белән генә чикләнеп калмасын, һәрвакыт дәвам итсен ,”-дип дәвам итте үзенең сүзен.