Башта балалар “Галәмгә юл башы “ дип аталган китап күргәзмәсе белән таныштылар. Аннары балаларга дөньяда беренче буларак, Ю.А.Гагаринның космик корабль белән галәмгә күтәрелү тарихы сөйләнде. Бераз беренче космонавтның тормыш юлы белән танышып үттек. Викторина «Сорау-җавап “ уены тибында оештырылды, уенда барлык укучылар да катнашты.
Иң элек “Белем иленә юл – китап аша!” дигән җөмләне кем ничек аңлавы белән кызыксындык. Балаларга татар, рус һәм инглиз телен өйрәнергә ярдәм итүче китаплар сериясе, әдәпкә өйрәтүче китап, балалар җырлары тупланган китап, ”Балачак энциклопедиясе” сериясендәге китаплар, “Уйный-уйный үсәбез” сериясендәге китаплар белән таныштык. Аннары балалар өчен эшләүче “Халкымның йөзек кашы “дип исемләнгән китап күргәзмәсеннән Г.Тукай әсәрләре, шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштык
Кошлар турында мәгълумат алдык: безнең якларда кышлый торган һәм күчмә кошлар турында, кошларның үзенчәлекләре, яшәү тирәлекләре, тукланулары хакында сөйләштек. Г. Х. Андерсенның “Ләкләкләр” әкиятен укыдык. Аннары кошлар турында кроссворд чиштек. Кроссвордны чишү өчен кошлар турында шигырь-табышмаклар укыдым, кем шул кошларны белә, шул кул күтәреп җавап бирде.
Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгу тарихы, ничек уздырылуы турында сөйләштек. Нәүрүз бәйрәменнән бер күренеш күрсәттеләр. Тахавиева Сөмбел Мари республикасында Бәрәңге районында Нәүрүз бәйрәмендә катнашуы, бәйрәмнең ничек узуы турында сөйләде.
катнашучыларга алдан әзерләнгән сораулар, шул сорауларга күп төрле вариантта җаваплар язылган бланклар өләшенде.Катнашучылар шул сорауларга үзләре дөрес дип санаган вариантларда тамга куеп чыктылар.
Бәйрәмгә укучыларның әти-әниләре килде. Балалар әти-әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар башкардылар , биюләр биеделәр.Әтиләр оста итеп бала төрә белүләрен үзара ярышта күрсәттеләр . Әниләр дә үзләренең җитезлекләрен –уңганлыкларын күрсәттеләр, кушылган биремнәрне сүзсез, бары хәрәкәтләр белән генә аңлатып бирә белделәр.
Башта тышкы һәм эчке матурлык турында сөйләштек. Балалар матурлыкның ничек итеп тирә-юньне үзгәртергә сәләтле икәнлеге турындагы сорауларга җаваплар бирделәр. Китапханәче күп итеп матур әдәбият укырга тәкъдим итте, 2016 нчы елның Россиядә Кино елы икәнен билгеләп үтте, логотибы белән таныштырды.” Без үтереш, урлашулар турындагы киноларны түгел, матурлыкка, тәртипкә өйрәтә торган киноларны карарга өйрәник, монстрлар турындагы мультфильмнарны матурларына алыштырыйк.
Әңгәмәдә катнашучылар туган телгә үз мөнәсәбәтләрен аңлаттылар, аеруча укытучы Гарифуллина Фәниянең сүзләре күбебезне уйланырга мәҗбүр итте: ”Татар теле – безнең туган телебез, әти-әни, әби-бабаларыбыз теле, без татар булуыбыз белән горурланырга тиеш”,-диде.
Китапханәче башта “ Халкымның батыр улы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Жюри составына Ак-Чишмә мәктәбе укытучылары Сабирзянова Х.Ф., Гарифзянова Ф.Р. сайлап куелды. Укучылар сәнгатьле итеп Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр . Укучылар чыгышыннан соң, жюри конкурска йомгак ясады.
Китапханәче башта “ Халкымның батыр улы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Жюри составына Ак-Чишмә мәктәбе укытучылары Сабирзянова Х.Ф., Гарифзянова Ф.Р. сайлап куелды. Укучылар сәнгатьле итеп Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр . Укучылар чыгышыннан соң, жюри конкурска йомгак ясады.
Уен барышында Муса Җәлилгә багышланган “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Җәлилчеләр башкарган батырлык турында сөйләштек, викторина сорауларына җавап алдык.
Башта якташ язучыбыз Гомәр ага Бәшировка багышланган “ Җидегән чишмә”иясе” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштык, язучының тормыш юлын, аның әсәрләрен, башкаларның Гомәр ага турындагы истәлекләрен барладык. Аннары барыбыз бергә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җаваплар таптык.
Башта Һади Такташның тормыш юлы белән танышып үттек.Аннары язучының шигырьләре белән таныштык. Идел буе федераль университетының өченче курсында белем алучы Абдуллина Алисә Һадиның шигырьләрендәге үзенчәлекләрне сөйләп үтте. Соңыннан барыбыз бергә җыелып сканворд чиштек.
Балалар истә калган әкиятләрен сөйләделәр. Без шул әкият эченнән бергәләп шушы әкият эченә яшерелгән мәгънәне табарга өйрәндек, бу әкият безне нәрсәгә өйрәткәнен ачыкладык.Аннары балалар үзләре яраткан әкият геройларын сөйләп кенә түгел,конкурс шартлары буенча кул астында булган материаллардан ясап та карадылар .Әкият геройларын ясауны башка дәресләрдә дә дәвам итәчәкбез.
Балалар белән “Тәмле сүз”Әдәпле булу серләре-Казан:ТКН-2013-38б. китабыннан Әминә Бикчәнтәеваның ”Тәмле сүз” исемле хикәясен укыдык. Тәмле телле булуның ничек икәнен билгеләдек,тупас сүз башкаларның күңелен рәнҗетә алуын әйтеп үттек. Шул китапның 37, 45 нче битләреннән мәкальләрне укып аларга аңлатмалар бирдек. Риза Фәхретдиннең Мөгамәлә әдәпләре белән таныштык.
Сценарий буенча әзерләнгән ,төрле костюмнар кигән әкият геройлары ,шулай ук Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә килү аеруча җылы кабул ителде. Кичә төрле кызыклы уеннар белән аралашып барды. Күпереп пешкән Яңа ел икмәгеннән залдагы һәр кеше авыз итте.Бәйрәмне Ашытбаш мәдәният йорты коллективының апаратура белән ярдәм итүе тагын да бизәде.
Балалар төрле әкият геройлары булып уйнадылар, дәртле биюләр башкардылар, бизәлгән чыршы тирәсендә җырладылар, Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай кызыл дәфтәрен ачып балаларның ел буе эшләгән яхшы эшләрен атады, балаларга үзенең бүләкләрен өләште, балалар кызыклы уеннар уйнадылар.
Әңгәмәдә катнашучылар бер үк сүзне әйтте: ришвәт бирү – үзеңне алдау ул! Беренчедән , бу законсыз гамәл, икенчедән,намус ришвәткә караганда кыйммәтрәк. Димәк,ришвәт бирү файдасыз. Әңгәмә азагында бу көрәшнең бик катлаулы икәнен, моның өчен халыкның менталитетын үзгәртергә, ә иң беренче чиратта,һәркем үзеннән башларга тиеш дигән фикергә килдек.
Башта Зифа Кадыйрова иҗаты турында сөйләдек. Аннары катнашучыларны өр-яңа китап белән таныштырдык. Китаптан өзекләрне сәхнәләштереп уйнадык..
Китапханәче М.Мәһдиев иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Аннары алдан әзерләнгән сораулар яңгырады, алар Мәһдиев тормыш юлы, иҗаты белән бәйле иде. . “Кеше китә- җыры кала” исемле презентация карадык. , табылмаган җавапларны китапханәче аңлатып үтте.