Китапханәче “Музейлар иленә сәяхәт” исемле электрон презентация нигезендә Арча шәһәрендә һәм Арча районында урнашкан музейлар, алардагы кайбер экспонатлар белән таныштырды, әти-әниләр белән шул музейларга барырга тәкъдим итте.
Китапханәче алдан хәзерләнгән күрсәтмә материаллар нигезендә, “И одна капля алкоголя вредна!” дигән электрон презентация ярдәмендә һәр төрле алкогольле эчемлектә ничә грамм агу бар икәнен, аның тәэсирендә кайсы органнарга нинди зыян килүен, аларны куллану нинди аяныч нәтиҗәләргә җентекләп аңлатты.
Башта “мәдәният “ төшенчәсе үз эченә нәрсәләрне ала, шулар хакында сөйләштек, балаларны һәр яктан мәдәниятлы итеп тәрбияләргә ярдәм итүче көндәлек белән таныштык.
Башта мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. балаларны, әти- әниләрне, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады, балаларга бүләкләр тапшырды. Аннары Нуриев Р.И. исемендәге КФХның баш хисапчысы А.Н.Хафизова үзенең матур теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерде. Китапханәче яңа китаплардан торган “Кайнар табадан” исемле күргәзмә белән таныштырды.
Күргәзмәдә язучының тормыш юлы, аның дәүләт бүләкләре,китаплары белән танышырга мөмкин . Күргәзмә егерме алтынчы августка кадәр эшли.
Күргәзмәдә Татарстан Республикасы турында белешмә, шул уңайдан вакытлы мәтбугатта басылган язмалар, республикабызның үсеш баскычларын чагылдырган китаплар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә утызберенче августка кадәр эшли.
Күргәзмәдә Роберт Миңнуллинның фотосурәте, биографиясе, балалар өчен язылган китаплары, журналлардагы аңа багышланган язмалар белән танышырга мөмкин . Күргәзмә уналтынчы августка кадәр эшли.
Бәйгедә катнашучыларны күбрәк вакытларын саф һавада үткәрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, күбрәк физик эш эшләргә чакырдык. Наркотиклар куллану яки таратуның аяныч нәтиҗәләргә китерүен аңлаттык.
Китапханәче “наркотик”, “наркобизнес” төшенчәләрен аңлатма бирде. Ул соңгы вакытта наркоманиянең бөтен дөнья буйлап киң колач җәюен , наркодиллерларның үз максатларына ирешү өчен бер әйбердән дә тайчанмавын ачынып сөйләде , наркотикларны чиксез куллану аркасында бик күп яшьләрнең һәлак булганын , аннан да артыгы бик зур зыян күргәнлеген сөйләде.
Башта табигатьнең бүгенге көнгә бик нык пычрануы турында, шуңа күрә бишенче июнь бөтендөньяда әйләнә- тирә мөхитне саклау көне итеп билгеләп үтелүе хакында сөйләштек. Аннары урманнар һәм урманнарның экологик хәле белән бәйле мәсьәләләргә тукталдык.
Күргәзмәдә наркомания турында фәнни-популяр китаплар, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, сәламәт рәвеше алып барырга өндәүче китаплар белән танышырга мөмкин .
Башта балаларны- “Сәламәтлек – тормыш нигезе” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдым. Балаларны күбрәк вакытларын саф һавада үткәрергә, хәрәкәтчән уеннар уйнарга, күбрәк физик эш эшләргә чакырдым.Казан шәһәрендә июнь аенда үтәчәк Бөтендөнья футбол Чемпионатын карарга чакырдым.
Безнең җирлеккә кергән истәлекле урыннарны атадык. Җирле атамалар белән таныштык. Туган авылыбызның матур урыннарын санап үттек,авылыбызның киләчәген кем ничек күзаллаганын сөйләде. Авылны төрле яктан урап алган урманнарның матурлыгына сокланып, кошлар сайравын тыңлап сәяхәткә киттек. Ял итәргә туктаган арада Арча районының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрне, җәнлек һәм бөҗәкләрне искә төшердек, төрле уеннар уйнап алдык
Кичәне мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. ачып җибәрде ,кичәгә килүчеләрне быелгы уку елындагы соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады. Китапханәче уку елы дәверендә иң актив китап укучыларны, чараларда иң күп катнашучыларны билгеләп үтте, дипломнар, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырды, бәйрәм белән котлады. Кичә матур шигырьләр, моңлы җырлар, заманча көйләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Китапукучылар суның тормышыбыздагы әһәмияте , аның төрле халәтләре , су чыганаклары турындагы бик кызыклы чыгыш тыңладылар . Ак-Чишмә авылы буйлап агучы инеш һәм ул коя торган Хотня елгасы турында мавыктыргыч әңгәмә кордык . Соңгы елларда инештә суның бик нык кимүе , андагы экологик хәлнең начар булуы турында билгеләп үттек .
Башта бакчада нәрсәләр үстереп булуы хакында сөйләштек.Һәр бала үзләренең һәм мәктәп бакчасында нәрсәләр үсүе турында сөйләде. Аннары бакчада үскән җиләк-җимеш,яшелчәләр,чәчәкләр нәрсә өчен икәне турында аңлаштык. Катнашучы балалар бакчада нинди эшләр эшләүләре,әти-әниләренә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Соңыннан бакчада язгы эшләрне бергәләп башкардык.
“Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле.” дигән татар халык мәкален анализладык, 1949 нчы елгы башлангыч класс укучылары белән хәзергеләрне чагыштырдык, ул чорның әдәп нигезләре белән таныштык. Шигырь китапларыннан әдәплелек турында шигырьләр укыдык, бу шигыре аркылы автор балаларга нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаштык.
Күргәзмәдә гаилә тормышы турында фәнни-популяр китаплар һәм матур әдәбият, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, Ак-Чишмә авылында бергә 64 ел гомер кичергән Гариповлар гаиләсенең бәхет серләре белән танышырга мөмкин .
. Китапханәче җирле үзидарә һәм китапханә исеменнән катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде. Аларның сафы сирәгәя баруга ачынып сөйләде. Шушы бер ел эчендә 3 ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан Миннулла абыйның 2017 нче елның июлендә безнең арабыздан мәңгегә китүен әйтте. Балаларны өлкәннәрне хөрмәт итәргә чакырды.
Китапханәче башта авыл хуҗалыгының үсеш баскычлары белән таныштырды. Аның бүгенгесен һәм киләчәген күзалларга мөмкинлек бирде. Авыл хуҗалыгы үсешенең төп факторы итеп махсус авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү тармагын тагын да үстерү һәм аны чит илләр дәрәҗәсенә җиткерү икәнен билгеләп үтте, авыл хуҗалыгында нанотехнологияләр куллану киң колач ала баруын конкрет мисалларда күрсәтте.