Киң катлау китап укучылар өчен “Тылсымлы да, серле дә Яңа ел!” исемле күргәзмә-бәйрәм
Күргәзмәдә Яңа ел бәйрәме тарихы, Кыш бабай һәм Кар кызының ничек барлыкка килүе белән танышырга була.
Күргәзмәдә Яңа ел бәйрәме тарихы, Кыш бабай һәм Кар кызының ничек барлыкка килүе белән танышырга була.
Күргәзмәдә ТР Министрлар кабинетының “Республикада янгыннарга каршы үзгә режим кертелү” турындагы №1088 -07.12.2018. карары белән танышырга була.
Күргәзмәдә Әхәт Гаффарның китаплары,тормыш юлы, Дәүләт бүләкләре һәм оста драматург Ә. Гаффар турындагы язмалар белән танышырга мөмкин .
Күргәзмәдә Ринат Мөхәммәдиевның китаплары,тормыш юлы, Дәүләт бүләкләре һәм вакытлы мәтбугатта аның турындагы язмалар белән танышырга мөмкин .
Инвалид-укучы Галяветдинов Рамисне Мөмкинлекләре чикле булучылар көне белән котладык, китап укучылар Рәмис белән җылы әңгәмә оештырды, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, Рамис җавап бирде, ул тарих фәнен бик яратуын , кызыклы тарихи вакыйгалар сөйләде.
Әлеге сораштыру коррупция кайсы өлкәләрдә таралганын ачыкларга, аңа каршы көрәш чараларын кайда җәелдерергә кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк. Анкета зур түгел, әз генә вакыт эчендә барлык сорауларга да җавап биреп бетереп була.
Китапханәче “ВИЧ берәүне дә аямый” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Аеруча укучыларның игътибарын “Арча хәбәрләре” газетасының 30 ноябрь санында чыккан ”Күрешүдән курыкма” исемле язмадагы Арча районы үзәк хастаханәсе врач- эпидемиологы Чулпан Ситдикова белән булган әңгәмәгә юнәлтте.
Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар һәм Ак-Чишмә авылыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, җирләнгән урыннары билгесез булган, солдатлар турындагы язмалар белән танышырга мөмкин
Күргәзмәдә мөмкинлекләре чикле булып та талантлары чиксез булган шәхесләр татар язучылары Фәнис Яруллин һәм Гакыйль Сәгыйровларның тормыш юлы һәм иҗатлары белән танышырга мөмкин.
Командалар матур итеп бәйрәм белән котладылар, әниләр турында бик күп җырлар башкардылар, бишек җырлары белән, әкиятләр сөйләп балаларын йоклаттылар, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр әйттеләр, бәйләнгән күз белән төрле яшелчәләрне аерып бирделәр, шигырьләр язып күрсәттеләр,
Күргәзмәдә”Коррупиягә каршы тору” № 273 - Федераль закон (өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән) белән, ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының ышаныч телефоны белән танышырга мөмкин.
Башта китапханәче балалар шагыйре Шәүкәт Галиевның тормыш юлы белән таныштырды, Галиевнын Дәүләт бүләкләре белән таныштырды.
Китапханәче “Ут дошманга әйләнмәсен” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, катнашучыларны шәхси йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Мунча мичен якканда һәрвакыт саклык чараларын төгәл үтәргә чакырды.
Күргәзмәдә авыл җирендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, авыл мунчасында янгын булдырмау серләре турындагы китаплар, вакытлы мәтбугатта янгынның аянычлы нәтиҗәләре, янгын белән көрәшүчеләр турындагы язмалар белән танышырга мөмкин .
Китапханәче “Көчле рухлы каһарман” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырды, Муса Җәлилнең “Кичер , Илем!” шигырен сөйләде. Укучылар сәнгатьле итеп Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр . Укучылар чыгышыннан соң, жюри конкурска йомгак ясады.
Балаларга төрле эчтәлектәге китаплар өләштем. Алар берәм-берәм күрсәтелгән биремнәрне башкардылар: күрсәтелгән китапның авторын, исемен, елын, басылган шәһәрен һәм нәшриятын табу, бу китап киштәнең кайсы бүлегендә икәнен күрсәтү.
Күргәзмәдә артистның тормыш юлы, аның дәүләт бүләкләре, һәм аның турында вакытлы матбугатта басылган язмалар, аның башкарган рольләре белән танышырга мөмкин .
Күргәзмәдә язучының тормыш юлы, аның дәүләт бүләкләре,китаплары һәм аның турында вакытлы матбугатта басылган язмалар белән танышырга мөмкин .
Дәреснең практик өлеше Ак-Чишмә авылында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган һәйкәл янында үтте. Балалар белән бергә һәйкәлнең тирә- юнен чистарттык. Аннары китапханәдә “ВикипедиЯ” ирекле энциклопедиясе ярдәмендә һәйкәлләргә гомуми аңлатма бирдек, һәйкәлләрнең төрләре турында сөйләштек. Укучыларның мәдәни көндәлегеннән һәйкәлләр бите белән таныштык.
Күргәзмәдә шагыйрь һәм фән докторы, профессор Рифат Җамалның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга була.