11 сентябрь 2019
Башта кеше өчен сәламәтлек саклауның ничек мөхим икәнлеге хакында сөйләштек. Сәламәтлеккә зыян салучы факторларны барладык. Балалар узләре исерткечләргә нинди эчемлекләр кергәнен атадылар, күрсәтелгән эчемлекләрне файдалы һәм зарарлыга аердылар.
13 июль 2019
Антон Павлович Чеховның «Кешенең бөтен нәрсәсе дә матур булырга тиеш: киеме дә, йөзе дә, күңеле дә, фикере дә» дигән канатлы сүзләрен искә төшердек. “Матурлык” дигән зур төшенчә үз эченә нәрсәләр алганы хакында сөйләштек. Тышкы матурлыкның кеше тормышында зур әһәмиятен аңлаттык.
09 июль 2019
мөмкинлек бирдек, алар үзара фикер алыштылар. Китапханәче тегүче һөнәре, аның нечкәлекләре, өстенлекле һәм кимчелекле яклары белән таныштырды, бу һөнәрне кайсы уку йортларында алырга булганлыгы турында сөйләде.
02 июль 2019
Чәчәк үстерүче һәм флорист һөнәрләре турында кыскача аңлатма биргәч, викторинада катнашырга теләүчеләргә викторина сорауларын өләштек.
26 июнь 2019
Китапханәче “наркотик”, “наркобизнес” төшенчәләрен аңлатма бирде, “Наркотикларның яшь организмга зарары” исемле лекция укыды.
18 июнь 2019
Китапханәче “Көмеш кыңгырау” газетасының соңгы номерларына күзәтү ясады. 2019 нчы ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы. Шул уңайдан “Яшь профессионаллар яисә WorldSkills” исемле мәкаләне укып, Казанда узган VII Милли чемпионатта Татарстан җыелма командасы беренче урынны яулавы белән горурландык.
14 июнь 2019
Яшьләр белән табигать күренешләре турында, һәрбер әйбернең үзара бәйләнеше хакында сөйләштек. Шушы бердәмлекнең өзелүе нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген билгеләп үттек.
06 июнь 2019
Китап күргәзмәсендә наркомания турында фәнни-популяр китаплар, вакытлы матбугатта чыккан язмалар, сәламәт рәвеше алып барырга өндәүче язмалар белән танышырга мөмкин .
28 май 2019
Сначала шли любуясь природой родного края. Потом провели экскурсию в музей - комплексе Тукая. Сходили в дом Сагди абзый и к ключу Апуш. Узнали еще больше о своем родном крае.
24 май 2019
Иң актив китап укучыларны, чараларда иң күп катнашучыларны билгеләп үттек, дипломнар, грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырдык, уңышлары белән котладык.
15 май 2019
Күргәзмәдә гаилә тормышы турында фәнни-популяр китаплар һәм матур әдәбият, Ак-Чишмә авылында бергә 65 ел гомер кичергән Гариповлар гаиләсенең бәхет серләре белән таныша аласыз.
14 май 2019
Мастер- класста катнашучыларны кулдан чигеп ясалган ашъяулык, кулъяулык, баш яулыгы белән таныштырдык һәм чигү җепләре, киерге , чигү өчен сүрәт төшерелгән хәзерләмәләрне алып чигү буенча беренче күнекмәләрен башкардык, кулъяулыкның читләрен эшкәртергә өйрәндек.
08 май 2019
Мәктәп мөдире Сабирзянова Х.Ф. очрашу кичәсен тантаналы ачып җибәрде. Китапханәче җирле үзидарә һәм китапханә исеменнән катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады рәхмәтләрен, теләкләрен җиткерде.
04 май 2019
Балалар әкияттәге Камыр батыр, Тимер батыр, Бакыр батыр арасындагы дуслык турында сөйләделәр, Камыр батыр авырлыкларны җиңеп үтә белгәне һәм дусларын гафу иткәненә сокландылар, әкият безне нәрсәгә өйрәткәнен ачыкладылар, аның эчтәлеген сөйләделәр.
30 апрель 2019
Авылдашларыбызның сугыш чоры һәм Җиңү көне турындагы истәлекләре, яу кырында үлеп калган һәм илгә Җиңү алып кайткан авылдашларыбыз турында мәгълуматлар, Җиңү турында китаплар белән танышырга мөмкин.
25 апрель 2019
Тукай портретына карап, бөек шагыйребез турында белгәннәрен кечкенә китап укучылар үзләре сөйләделәр.
18 апрель 2019
. Ике уенчыга компьютерда сорау бирелә, бу сорауга дөрес җавапны дүрт вариант арасыннан сайлап аласы, дәфтәр битенә язып куясы, сорауга җавап язу өчен 1 минут вакыт бирелә. Шул рәвештә 10 сорауга да җавап язгач, җаваплар язган кәгазь тапшырыла, чираттагы 2 уенчы уенны дәвам итә.
16 апрель 2019
Китап күргәзмәсенә Габдулла Тукайның биографиясе, фотосурәтләре, аның китаплары һәм әтисе ягыннан шәҗәрәсе куелган.
11 апрель 2019
Кайсы һөнәр иясенә нинди фәннәр белән аеруча шөгыльләнергә кирәклеге турында сөйләштек. Теге яки бу һөнәрнең өстенлекле һәм кимчелекле яклары белән таныштык, интернеттан кереп профессиограммалар белән танышырга тәкъдим иттек.
02 апрель 2019
Язгы каникулга киткәндә кече яшьтәге китап укучыларга кошлар көненә урман репортажлары язарга кушкан идек. Конкурска 3 эш килде, Гаптелхәев Алмаз язып алып килгән репортаж иң уңышлысы дип табылды.