Материалы конференции "Һади Атласи мирасы һәм тарих"
Һади Атласи мирасы вакытка буйсынмый
Әлмәттә күренекле тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның тууына 150 ел тулуга багышланган күләмле төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
Габдулла Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган фәнни-гамәли конференция Татарстанның төрле почмакларыннан килгән 60 тан артык катнашучыны җыйды. Кунаклар арасында галимнәр, туган якны ныклы өйрәнүче төбәкчеләр, «Татнефть» хәйрия фонды, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, укытучылар, язучылар, дин әһелләре һәм яшь тикшеренүчеләр бар иде.
Чараны ачып, «Альметьевский вестник»ның баш мөхәррире Ландыш Зарипова район җитәкчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән катнашучыларга җылы сәламнәрен тапшырды. Ул Атласи язмышының Әлмәт белән бәйләнеше аерылгысыз икәнен – бу төбәктә ул зур уңышларга ирешеп, Россия империясе Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлануын ассызыклады. Конференцияне оештыруда «Туган як» клубы әгъзасы, туган якны өйрәнүче Дамир Таҗиевка аерым рәхмәт белдерделәр. Ул күп еллар элек Һ. Атласи мирасын өйрәнү башында торган, 1998 елда «Яшьләр заманы» газетасында аның турында беренче мәкаләсен бастырган.
Конференциядә тирән эчтәлекле докладлар яңгырады. Әлмәт һәм район имам-мөхтәсибенең урынбасары Рузил хәзрәт Ихсанов, Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, Атласи шәҗәрәсен җентекләп өйрәнгән Әлфия Ямаева, «Туган як» клубы җитәкчесе Зәрия Хәбипова, шулай ук Әлмәт һәм Бөгелмәдән туган якны өйрәнүчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре кызыклы чыгышлар ясады.
Очрашу барышында кунаклар Һади Атласиның бай тормыш юлын искә алдылар. 1876 елда Иске Чүкерәк авылында туган Атласи, ныклы белем алуга ирешә, тырышлык куеп, үзлегеннән, берничә көнчыгыш һәм Европа телләрен өйрәнә. Әлмәттә ул рухи җитәкче генә түгел, ә яңалык алып килүче дә була: кызлар өчен мәктәп ача һәм алдынгы укыту ысулларын кертә. Аның Дәүләт Думасындагы сәяси эшчәнлеге һәм Россия халыклары хокуклары өчен көрәше, патша хөкүмәте тарафыннан эзәрлекләнә, ирегеннән мәхрүм итүгә китерә. 1938 елда ул, уйдырма гаеп тагып, бер төркем иптәшләре белән, атып үтерелә. 20 ел үткәч, гаепсез дип табылып, алар барсы да акланалар.
Һ. Атласиның фәнни мирасы бик зур. Аның «Сөембикә» һәм фундаменталь «Казан ханлыгы тарихы» кебек хезмәтләре Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләрен берләштереп, татар тарих фәненә нигез булып тора.
Әлмәттәге конференция татар халкының бөек улы истәлеген саклау һәм аның идеяләрен киләчәк буыннарга тапшыру юлында мөһим адым булды һәм Резолюция кабул итеп төгәлләнде.
Үткәннәрдән бүгенгәчә (Гобәйдуллина Эльза Марсель кызы)
Һади Атласи - галим, мәгърифәтче, публицист (Гулумова Дилара Әнәс кызы)
Һади Атласиның тәрҗемә хәленә кыскача бер караш (Дамир Таҗи)
Һади Атласи – милләтебезнең рухи маягы (Рузил Ихсанов)
Төбәгебез тарихчысы (Нуриева Гөлназ Хамис кызы)