Центральная библиотека

Һади Атласи - галим, мәгърифәтче, публицист (Гулумова Дилара Әнәс кызы)

Күренекле тарихчы-галим, җәмәгать эшлеклесе, педагог, публицист, сәясәтче Һади Атласи 1876елның 29августында Сембер губернасы Буа өязенең Иске Чәке авылындамулла гаиләсендә туган. Буа мәдрәсәсендә белем ала, үзлегеннән рус телен өйрәнә. (Ул шулай ук немец һәм инглиз телләрен дә белә.) 1902 нче елда безнең бүгенге Әлмәт шәһәре, ул чагында Иске Әлмәт дип аталган авылга имам- мөдәрис итеп чакырыла. Мөгәллимлеге белән беррәттән, публицистик иҗатка дакереп китә. Һади Атласиның Казан ханлыгына, Сөембикә-ханбикәгә, Себер тарихына багышланган хезмәтләре XX гасыр башы татар тарих белемендәзур урын алып торган. Әммә бу хезмәтләр аның күпкырлы эшчәнлегенең бер юнәлеше генә әле. Иҗтимагый әһәмияткә ия гамәлләрен тулысынча фәнгә нигезләнгән дөньяви рухлы дәреслек язудан башлаган педагог Һади Атласи, чынлыкта, бигрәк тә 1906-1908 нче еллардан алып, публицистика өлкәсендә зур активлык күрсәткәнҗәмәгать эшлеклесе, фикер иясе, чын мәгънәсендә олы мәгърифәтче дә иде. Шушы елларда газета- журналларда басылган мәкаләләре туган халкын торгынлыктан чыгаруга, татарның яңарыш юлына басуы, ирекле тормышка ирешүе өчен тырышуы иде.Мондый уй– хыялларын халыкка җиткерер өчен ул алга киткән, зур мәдәни казанышларга ирешкән илләрнең тормышыннан мисаллар китереп, укучысын активлыкка чакыра. Иярергә үрнәкитеп атаган илләрнең төрлелеге, китерелгән дәлилләрнең байлыгы авторның мәсьәләгәнык әзерләнеп, күп укып, күпне белеп тотынуын күрсәтә. Һади Атласи халыкка аң-белемгә омтылу, аннан файдалану юлларын күрсәтүне максат итеп куйган. Ул үзе дә бертуктаусыз белемен үстереп, интеллектуаль сыйфатын күтәрә барган: күп укыган, тикшеренүләр алып барган. Шушы күпсанлы мәкаләләр арасында мәгарифүсешеһәм мәгърифәт темасынабагышланганнары аеруча күп урын алып тора. Бу мәкаләләр халыкныңбелем дәрәҗәсе белән аның яшәү дәрәҗәсе арасында булган бәйләнешне күрсәтүгә нигезләнгән.

“Наданлык вә аның җимешләре” мәкаләсендәдә Һади Атласи болай ди: “Белемле милләтләрнең үзләре вә якибалалары чәчкән гыйлемнең татлы җимешләрен ашаган заман, наданнарның балалары аталарының чәчкәннаданлыкның ачы җимешләрен ашарга мәҗбүр булалар.” Һәм шушында ук инглиз галимеАдам Смит (Шотландия философы, икътисадчы) сүзләрен китерә: “... Укыган халыкларның дәүләтләре тизрәк байлыкка ирешәләр. Ә менә наданлык беләнярлылык халыкларның юкка чыгуынасәбәп була.“Шуңа күрә дә Һади Атласихалык булып калыр өчен белемгә, яңарышка омтылырга кирәк икәнлеген ассызыклый.

“Тарихвә заманның мәңгелек агымнарының күрсәтүенә краганда, бер милләт надан булса, ул милләт, һичшиксез, икенчеләре тарафыннан тоткын ителә. Көчлеләр тарафыннан тоткын ителгән милләт, һич шөбһәсез, ярлылана.Андый бер милләт надан да, ярлы да булса, ул милләт, һичшиксез, бетә. Бу кагыйдә шулчаклы дөрестер ки “бер чыпчыкның канатлары загыйфләнеп оча алмаса, аны, һичшиксез,аны мәче тоткын итә. Тоткын иттеме, аны, һичшиксез, ашый дигән сүзне дә аңа охшату азрак булыр.

Без,татар-төрек милләтләре, соң булса да уяндык. Ләкин без йоклаган заманнарда төрки кабиләләрнең бик күбесе юкка чыккан вә һаман да юкка чыгып торалар...Бу бәладән ятхалыкларны вә шулар арасындаһәм татарларны коткаручы бер нәрсә бар исә, ул да бары тик уку, гыйлем вә шуларның җимеше булган икътисади хәлнең яхшыруыдыр” [1: 70-73].

 Шуңа күрә дә Һади Атласихалык булып калыр өчен белемгә, яңарышка омтылырга кирәк икәнлеген ассызыклый.

Безнең мәктәпләребез” мәкаләсен галим:“ Җансы тәннәр улек булган кебек, гыйлемсез җаннар да улек хөкемендәдер,”- дип башлый. Ул белем бирүдәмәктәпнең роле бик зур икәнен күрсәтә.Мәктәпле милләтнең һәрбер әфрады(кешесе, бөтен халкы) тереклек өчен көрәшләрнең һәрберсендәөстенлек алар ягындабулган хәлдә, мәктәпсезмилләтнең әфрады (халкы) белемсез булганга күрә... , һичбер көчкә ия түгел”. Бу уңайдан Һади Атласи Шекспир сүзләрен китерә:Наданлык- Алланың ачуы, белем исә оҗмахның баскычыдыр. Менә шушы баскычны әзерли торган урын исә, шөбһәсез, мәктәптер.” Бу мәкаләсендә Хади Атласи төрле илләрдәге мәктәпләр һәм анда белем алган балалар санын китерә.

...Мәктәпкә иң бай падишаһлык Төньяк Америка җөмһүрияте булып, андагы халыкның йөздән 22 се мәктәптәдер. Германиядә исә йөзгә - 18, Англиядә-16, Франциядә-14, Австриядә-12, Италидә-11. БезнеңРоссиянең руслары арасында исә йөзгә 5 кеше мәктәптәдер. Димәк ки, мең кешеле рус авылында мәктәпкә йөрүче бала фәкать 50 кеше генә буладыр. ...Татарларда укучылар саны йөзгә12 гә җитә. Менә бу тарафтан безнең өчен шатланырлыкбер эштер.” Ләкин шатланырга иртәрәк шул әле, дип кисәтә галим. Чөнки татар балалары дин турында белем алсалар да, дөньяви белем ягыннанартта кала. Шуңа күрә “мәктәп-мәдрәсәләребезне ...башка милләт мәктәпләре кебек ... заманга муафыйк( ярашлы) тормышка якын булган бер тәртипкә салырга тырышу безнең бурычыбыздыр”,- ди Атласи. Ләкин мәктәпләр салу белән генә халыкны белемле итеп була микән соң әле? Менә мәктәп салдык,ди. Ләкин анда төпле белембирүче укытучылар, ничек итеп укытырга кирәк икәнен белүче укытучылар юк, ди. Ул чакта бу мәктәпләрдән яхшы укучылар чыгармы соң?

 Бу хакта Һади Атласиның“Башкалар ничек укыталар?” дигән мәкаләсенә күз салыйк. “Күзле кешеилә сукыр кеше арасында ничаклы аерма булса, гыйлемле кеше илә надан арасында да шул аерма бардыр... Сукыр кара илә акны аера алмаган кебек, теге надан кеше дә хак илә ялганныаера алмый... Чөнки хак илә ялганны аера торган мәгърифәт күзе аңарда юк... Шуңа күрә галимнәр җиңәләр, наданнар исә җиңеләләр.” Алга таба Һади Атласиалга киткән илләрдәмәгарифкә бирелгән акчаларны чагыштырып күрсәтә. Бу чагыштырулардан соң ул шундый фикергә килә: халыкны белемле итүгә күпме акча бирелсә, җәмгыять шул хәтле алга китә, аның халкы шул хәтле яхшырак яши. Ул коры сүзләр белән генә чикләнми, бу уңайдан менә шундый исбатламалар китерә.

Гыйлем юлына акча күп тоткан падишахлыкларның иң берничәсе, шөбһәсез Америка Кушма Штатларыдыр. Анда гыйлем юлына сарыф ителгән акча һәр кеше башына 7 сум 30 тиен туры килә.Димәк ки, анда мед җанлы авыл булса, шул авыл гыйлем өчен 7 мең 200 сум акча сарыф иткән була.Австралиядә.... 5сум 92тиен, Швейцариядә.... 5сум 40 тиен, Англиядә... 3сум 80 тиен,...Русиядә....67 тиен. Хөкүмәтләрнең белем юлында акча сарыф итүләре күпме булса, андагы укучылар саны шул нисбәттә диярлек:

Мәсәлән: Германиядә мең кешедән язу белгәне....980, Англиядә....920, Америка Кушма Штатларында .... 892,...Русиядә- 211... Мең җанлы немец авылында язу белмәгән фәкать 20 кеше булган хәлдә, рус авылында 789 булып чыга. Коточкыч зур аерма.”

 Халыкның белемле булу дәрәҗәсе, әлбәттә, балаларның үз вакытында мәктәптә белем алуына бәйле.Бу уңайдан Хади Атласи мондый саннар китерә.Америка Кушма Штатлары белән Швейцариядә уку яшендәге йөзбаланың, йөзеседә мәктәпкә йөргән хәлдә, ә Русиядә укырлык йөз баланың 29 гына йөреп, калган71е чана шуып вә яки шар уйнап йөридер.Татар авылларында бүрәнәләр өстенә утырып, яз башларында гайбәт сатып утыручы агайлар исә барысы да 71 саныастына кергән балаларның картайганнарыдыр.” [1:145]

“Әрәм акчалар” мәкаләсендә Һади Атласи төрле илләрдә байларның гыйлем өченсарыф иткән акчаларының урынлыфайдаланылуытурында бәян итә. “Андагы байлар заманадан хәбәрдар булулары сәбәпле, аларның һәр тиене хәерле нәтиҗәләр бирердәй урыннарга сарыф ителәдер. ... безнең тиен вә сумнарыбыз юк урыннарга әрәм булалар. ...Рус галиме илә рус бае гыйлемсез дөньяда яшәү мөмкин түгел икәнлегенбик ачык аңлаганга күрә,...берсе гыйлемен,икенчесе малын малын шул юлда кызганмый сарыф итә.”Бу уңайдан Һади Атласи Мәскәү сәүдәгәре, миллионер, хөйрияче Гаврила Гаврилович Солодовников турында болай дип яза: “1901 елда Мәскәүдә Солодовников исемле мәшһүр бай вафат булган иде. Ул кешенең бар байлыгы 30 миллион чамасы булып, шуның 815 мең сумын үзенең балаларына илә туганнарынакалдырып, аннан калган җәмигъ байлыгын гыйлем вә изге эшләр юлына сарыф итәргә васыять иткән иде. ...Татарның булдыклы, татарның көч һәм зиһенен, шулай ук барлы-юклы акчаларын юк урынга әрәм иттермәс өчен иң беренче чара ул- бичараларны ... мелла кулларыннан алып, дин вә гыйлемнең һәр икесенә бер күз иләкарый торган хокукый җитәкчеләр идарәсенә бирүдәдер.”[1:146-149].

Шушы уңайдан Һади Атласи бай кешеләрнең гыйлем учагы булган китапханәләр ачу өчен дәмалларын кызганмавы турында “Америка көтепханәләре” мәкаләсендә язып үтә. “Халыкның алга китүендә иң зур урын тоткан оешмаларның берсе, шөбһәсез, көтепханәләрдер. ... Америкада беренче көтепханә Томас Брэй исемле миссионер тарафыннан 1697 елда “Аннополис” та ачыла.Томас тарафыннан ачылган көтепханәләрнең саны 39 булып, болар падишаһлыкның төрле урыннарында иде. Шулай булса да, америкалылар Томасны беренче көтепханә нигез салучы санамыйча, ул шәрәфне үзлзренең иң атаклы каһарманнары булган Франклинга нисбәт итәләр. ... 1732 елда ачылган шул китапханә бөтен Америка көтепханәләренең анасы санала. ...Хәзерендә Америкада 15 мең 634 көтепханә булып, шулардан 2 мең 298 енең һәрберсендә 5 әр мең томнан арт ык китап бар. ... Көтепханәләр байлар тырышлыгы белән барлыкка килгән. ... Чикаго байларыннанНью Берри ... 12 миллион 500 мең сум ,... Крэар исемле кеше ... 7 миллион сум вакыф иткән. ... Америкада күзлеләр өчен генә көтепханә булмаенча, 40 тан артыккөтепханзнең бүлмәләрендә сукырлар өчен дә шөгъбәләр бар. ... Сукырлар бүлмәсендә хосусый мөгаллимнәр булып, аларны укырга өйрәткән көтепханәләр бар.” Шушы мәкаләдәҺади Атласи җан әрнүе белән болай дип яза: “Барлык халкы өч миллионнан артмаган Массачусетс штатыаның үзендә генә 360 көтепханә... булганлыгыны белгәндә, 25 миллион Русия мөселманнарының бер көтепханәләре дә булмаганлыгыны төшенгәндә, тегеләр илә безнең арада җир белән күк арасы чаклы аерма бар икәнлеген расламый мөмкин түгел.”[2:94-97]

Бик уйланырлыкфактлар бит бу. Бу мәкаләләрнең күпчелеге 1913нче елда язылган.Тарихка күз салсак, бу ел Русия өчен әле яхшы еллардан саналган. Шулай булса да, Хади Атласимәгърифәт өлкәсендәге җитешсезлекләрне табып, анализлап, шундый нәтиҗәләр чыгара алган.

Заманча статистикага күз салыйк.

Төрле илләрдә мәгарифкә бирелгәндәүләт чыгымнары ( ВВП% )

(тулаем төбәк продуктына%)

Ил

2025

Боек Британия

5,9

АКШ (США)

5.4

Германия

5,2

Канада

4,9

РФ

4.2

Россия Федерациясенең мәгарифкә тотылган дәүләт чыгымнары.

Ел

ВВП%

млрд.сум

2019

3,7

4050

2020

4,0

4324

2021

4,48

4690

2022

4,05

5439

2023

4,16

7200

Бүгенгесе көндәҺади Атласи күтәргән проблемалар әле дә бар. Шуңа күрә дәаның фикерләреактуаль яңгырый.

 

 

Кулланылган әдәбият

1. Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том. Казан. “Җыен” нәшрияты. 2010.

2.Шәхесләребез. Һади Атласи. Тарихи- документаль җыентык. Казан. “Җыен” нәшрияты. 2007

3. Интернет челтәреннән алынган статистик материаллар.