Центральная библиотека

Һади Атласиның тәрҗемә хәленә кыскача бер караш (Дамир Таҗи)

Самара губерна идарәсе биргән 1356 санлы Россия дәүләт указы нигезендә 1903 елның 29 маенда Әлмәт авылының беренче мәхәлләсенә имам хатип мөдәррис итеп Мөхәммәдһади Мифтахетдин улы Атласов (1876-1938) билгеләнә. Чыгышы буенча Сембер губернасы Буа өязе Түбән Чәке авылында мулла гаиләсендә туган. Бу вакытта Әлмәт 1901 елгы янгыннан соң төзекләндерелеп яңа планда төзелә башлаган мәшәкатьле авыр еллар, утта юкка чыккан мәчетләр дә яңарак, чистарак урында күтәрелә. Әлмәт өч мәхәлләгә бүленеп, авылның өч тарафыннан тирә якка азан тавышлары яңгырап киләчәктә дини-мәдәни, икътисад һәм сәүдә, почта һәм медицина үзәгенә әйләнә.

Атласи монда бертуган Хәлилрахмановлар ачкан мәдрәсәнең уку-укыту эшен яңача югары дәрәҗәгә кертә, дөньяви фәннәргә ирек бирелә, үз хисабына кызлар мәдрәсәсе ача һәм җәмәгатьчелек эше белән шөгыльләнә, шул ук вакытта илдәге сәяси вакыйгаларда, мәдәни-тарихи вазгыятьттә ныклы юнәлешкә корылган фикере фәнни нигезгә якын килә. Бу аның егерменче гасыр башында пәйда булган төрле сәяси калыптагы татар матбугатындагы мәкаләләрендә киң чагылыш тапкан. Яшь Һади Буа мәдрәсәсендә шәкертлек, мөгаллимлек елларында ук дин генә түгел, ә заманга кирәкле гыйлемне мәдрәсәләргә кертүнең әһәмиятен белеп эш йөртә. «Астрономия фәне», «Табигать тарихы» кебек дәреслекләр төзегән.

Атласи 1907 елда Россия империясенең икенче чакырылыш Дәүләт думасында мөселман хезмәтчәннәре депутаты. Патша хакимиятенең милли сәясәтен «Яңа низам һәм голямаларыбыз» дигән аныклау язмасында кискен тәнкыйтьләгәне өчен 1909 елда берничә айга төрмәгә эләгә, кызлар мәдрәсәсенең ябылуы да шуңа бәйле. «Вестник Оренбургского учебного округа за 1915 год» дигән җыентыкта мондый юллар бар: «В д. Альметьеве той же Самар. губ. и уезда пристав со стражниками приехал и произвел обыск у муллы Атласова, и закрыл женское училище заявив, что в случае, если будут продолжатся какие-либо занятия, то будет запечатан даже дом, в котором живет мулла. Школа закрыта потому, якобы, она существует без разрешения губернатора. Школа была образцовая с усовершенственными методами преподования».Төрмәдән кайткач имамлыкны аңа бирмиләр. Ул полициянең даими күзәтүе астына алына. Беренче мәхәлләдә аның урынына Нургали Нәүширванов беренче имам, ярдәмчесе мөәзин Хафиз Хәсәнов. Нургали коммунистларның көчле басымына түзмичә 1930 елларга кадәр үз вазифасын калдырган. Атласи эшләгән мәчет ТАССР Югары Советы карарына нигезләнеп 1939 елда рәсми ябылган. Хәзер ул тирәдә «Иске Әлмәт» мәдәният йорты биләмәсе урнашкан. Алга таба безнең көннәрдә Әлмәт авылы Әлмәт шәһәре биләмәсенә тоташкач, җирле һәмчиттән килеп тә тарихи Әлмәт җирлегендә яшәгән мөселманнар тугыз ел дәвамында хакимият белән көрәшеп, Казан, Мәскәүләргә йөреп, СССР Министрлар советы рәисе А.Н.Косыгин, культ эшләре рәисе В.А. Куроедовларның кабул итү бүлмәләренә килеп, йөзләгән үтенеч мөрәҗәгатьләре язып — 1977 елда үз максатларына ирешеп Әлмәт мөселманнары җәмгыятен рәсми теркәп куялар һәм Әлмәт авылының борынгы зираты янәшәсендә агач бурадан мәчет күтәрәләр. Нәкъ менә шул беренче мәхәллә җәмигъ мәчете Атласиларның да, аңарга кадәр дин мәгърифәте өчен 1720 еллардан соң төзелгән беренче гыйбадәтханәнең дә дини эшчәнлеген бүген дә дәвам итә. Бирегә нинди дә булса бер истәлек билгесе кую безнең бурыч.

Һади Атласиның тормышында Әлмәт чоры, аның иҗатының чәчәк атуы, сәясәттә милли яңарышка, дәүләтчелек идеяләрен яклауга ныклап аяк баскан еллары. Биредә ул «Себер тарихы», «Сөен-бикә», «Казан ханлыгы» кебек тирән эчтәлекле, архивлардан берәмтекләп җыйган тарихи хезмәтләрен язган (1911-1914). Бу әсәрләргә рус һәм татар галимнәре зур бәя биргән һәм әле бу мөһим тарихларны шул китап нигезендә тагын да киңәйтеп, дөресләп булу ихтималын искәрткәннәр. Бу вакытта урыс галиме Михаил Худяковның (1894-1936) бөтен дөньяга мәгълүм«Очерки по истории Казанского ханство» китабы әле басылмаган, ул 1923 елда билгеле була. Бу тарихчыны «террорист, контра» дип бер гаепсезгә атып үтергәннәр. Әлбәттә, Казан тарихын язуы да совет идеологиясенә каршы килгән.

Атласи «Дума» газетасын ачуда катнаша: «Йолдыз», «Вакыт», «Шура», «Мәктеб», «Аң» кебек басмаларның хәбәрчесе.

1914-1916 елларда Әлмәт авылында «кредитлар ширкәте» идарәсе рәисе, ярдәмчеләре шура рәисе, баштан Габдрахман авылыннан Мөхәммәди Нәдеров, соңыннан Бигәш мулласы Мәүләви Мансуров сайланган. Һади Казан университетының археология, тарих һәм этнография җәмгыяте әгъзасы.

Атласов Россиядә яшәүчетөрки халыкларның милли мәдәни автономиясен булдыруны яклаган Бөтенроссия мөселманнарының беренче һәм икенче корылтаенда катнашкан. Милли Мәҗлес депутаты (1917-1918), төркичеләр фракциясе әгъзасы һ.б.

1917 елдан гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә яши. Биредә Комучта җирле үзидарә эшлеклесе. Бөгелмә, Шөгер, Зәй Каратайда балалар укыта. Кызыллар Бөгелмәне алгач Әзербайҗан башкаласы Гяндж шәһәрендә яши.

1920 елда аклар контрразведкасына эшләүдә, адмирал Колчакка котлау язуда гаепләнә. Аның совет хезмәткәрләрен җәзадан коткарып калуы да билгеле факт. 1921 елда гаепсез дип төрмәдән азат ителә. Ул милләт мәнфәгатьләрен яклавын дәвам итә. Совет чорында гарәп графикасындагы әлифбаны латингаалыштыруга каршы чыга. 1929 елда янә кулга алынып 10 елга Соловки концлагерына озатыла. 1933 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле ирек ала. Бөгелмәдәге йортыннан куылгач Казанда яши.

1936 елда тагын кулга алына. Кияве Дунаев, кайбер шәкертләреаның эстеннән донос язарга мәҗбүр ителә. Совет хөкүмәтен бәреп төшерүдә, терроризмда, шпионлыкта, төрки татар дәүләте төзүдә гаепләнә һәм 1938 елның 15 февралендә ерткычларча Казанда фикердәшләре 8 кеше белән бер көнне атып үтерелә. 1958 елда гаепсезләр дип карар чыгарыла. Алар барысы да татар зыялылары, мәгърифәтчеләр, дин әһелләре, бу кадерле исемнәр:

Һади Атласи имам, тарихчы һәм милли сәясәтче…

Рәшит Яруллин, Әлмәт авылының икенче мәхәлләсендә имам хатип мөдәррис, дин галиме, Сәгуд гарәпстанында, Сүриядә укыган һәм гарәп балаларын язарга өйрәткән, Бөгелмә шәһәрендә дә имамәтчелек кылган. Һади белән Рәшит ике баҗай, Түбән Чыршылы авылыннан Габделфәттах хәзрәт Габделкаюмовның Хөсникамал белән Зәйнәб исемле кызларына никахланганнар. Рәшитнең улы Әхмәд Тимер Яруллин (1910-2003) Төркиядә зур галим булган.

Шул Габделфәттахның улы Габделбарый Фәттахов имам мөгаллим, аның улы Зәкәрия дөньяви хезмәткәр. Димәк, бер гаиләдән дүрт кеше атылган.

Тагын ике шәхес, дин әһелләре, язучылар, укытучылар ике бертуган Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар.

Гани Алтынбаев һәм Сабир Уразмановлар хезмәткәрләр.

Хәзерге Чирмешән районы Лашман авылы мулласы Касыйм Исхаков (мәшһүр Гаяз Исхакыйның (1878-1954) туганы).

1990 еллардан соң совет заманында онытылып калган Һади Атласи исеме янә калкып чыкты һәм ул тарихка керергә лаеклы, исеме билгеле шәхес булырга тиешлеге ачыкланды. Бу хакта фәнни хезмәтләр, матбугатта күп санлы мәкаләләр язылды. Татар җәмәгатьчелеге, әдипнең улы Угыз Атласов тырышлыгы белән милләтебезнең газиз улының кер кунмас рухы безгә кайтты. Атласи турында иң соңгы фундаменталь һәм документаль хезмәтләрнең берсе тарих фәннәре кандидаты Ф.Бәйрамованың «Соңгы туранчы» китабы. Аллаһыга шөкер Атласиның тарихи хезмәтләре берничә мәртәбәләргә нәшриятта басылып чыкты. Егерменче гасыр башындагы татар матбугатында басылган мәкаләләре дә инде безгә таныш. Анда бүген дә актуаль булган мәсьәләләр бар, әле аларны хәзерге чор белән чагышытырып, шуннан гыйбрәт алып, рефератлар, чыгышлар, фәнни хезмәтләр язып була. Һәм болар барысы да киләчәктә милләт булып сакланып калу өчен нигезле җирлек ягьни якты маяк. Нәкъ менә шуның өчен Атласиның мирасын халык арасында тарату, өйрәнү һәм фикер алышу бик кирәк.

Атласи эше буенча бер гаепсезгә 107 кеше хөкемгә тартылган, 54 зыялы, 35 мулла, 18 эшмәкәр. Гулагка озатылган 24 кешедән өчесе генә гарипләнеп әйләнеп кайткан. Шулардан кайбер исемнәр, халкыбызның кадерле уллары:

Хаббан Нәдеров Яңа Кәшер авылы мулласы 10 елга хөкем ителгән, 1941 елның декаберендә пычырак һәм салкын таш келәттә җан тәслим кылган.

Бишмунча авылы муллалары Миңлегали Нурмөхәммәтов, Габделсамат Әбуталипов Ежов һәм Берия концлагерьларында юкка чыга.

Мәмәт авылы имам хатип мөдәррисе Фәтхелгаян Нуретдинов 1937 елда Магнитогорскида кулга алына һәм Чиләбе НКВД өчлеге үлем җәзасына хөкем итә һ.б. 

Файдаланылган әдәбият:

1. Самара дәүләт архивы материалларыннан: Список мусульманских приходов и духовных лиц за 1868-1905 гг.

 2.1990 елларда Әлмәт шәһәренә кушылган Әлмәт авылы мөселманнарыннан язып алынган кайбер мәгълүматлар.

3. Атласов У. Ачы хакыйкать: Тарихны тарихчылар язсын// Бөгелмә авазы газетасы. — 1991. — 13 май.

4. Б.Султанбеков, С.Малышева. Трагические судьбы. — Казань 1996. Статья «Хади Атласов предупреждает», стр. 84-101.

5. Алишев С. Тарихчының фаҗигале язмышы// Социалистик Татарстан. — 1990. — 5 август.

 6.Мухаметдинова А. Хади Атласи: общественный деятель и историк. — Казань: Изд-во Казан. университета, 2004. — Стр. 128.

7.һади Атласи (тарихи-документаль җыентык). — Төзүчеләр Р.Миңнуллин, А.Мөхәммәтдинова. И.Һадиев. — Казан «Җыен» нәшрияты, 2007.

8. Ф.Бәйрамова. Соңгы туранчы. — Казан 2017, һ.б.