Һади Атласи әсәре буенча Сөенбикә ханбикә (Зәрия Хәбипова)
Сөембикә ханбикә исемен без гүзәллек, милли азатлык, мөстәкыйльлек символы итеп кабул итәбез һәм аның тормышының төрле чорларын үз күңелебез аша үткәреп, аңа сокланабыз, горурланабыз, аның белән бергә күз яшьләре дә түгәбез.
Һади Атласи үз әсәрендә Сөембикә образын гадел патшабикә, акыллы хөкемдар итеп гәүдәләндерә. Сөембикәнең асыл сыйфатлары арасында аның “чиктән тыш матур, һәм сөйкемле вә шуның белән берүк вакытта бик акыллы бер кыз” булуын билгеләп үтә. Ул аның исемен Сөен-бикә дип яза. Без аны бераз үзгәртеп, Сөембикә дип йөртәбез.
Шушы күркәм сыйфатларның нинди җирлектә үсеп чыкканына бераз күз төшерик. Сөембикә – Нугай урдасы бәге Йосыф мирза кызы. Ул - дастаннарга кергән, Алтын Урдада хакимлек иткән Идегәй нәселеннән. Аның әтисе, агалары, туганнары Нугай урдасында иң кодрәтле, югары дәрәҗәдәге кешеләр була. Ә Сөембикә кыз булып өлгергән чор – Нугай урдасының нык гайрәтле чоры. Идегәй, Нураддин, Ваккас, Муса биләр һәм аларның дәвамчылары – Нугай урдасында гына түгел, бөтен Алтын Урдада хакимлек иткәннәр.
Сөембикә балачагыннан шундый көчле затлар белән уратып алынган һәм алар тәрбиясен тоеп, үзенә сеңдереп үскән. Балачагы, өлгерү чорлары аның киң далада, шатлыкта, бәхеттә үтә. Иң төпле, какшамас тәрбияне, әлбәттә, ул гаиләсеннән ала. “Оясында ни булса, очканында шул булыр”, - дип, мәкаль дә гаилә тәрбиясенең адәм баласына иң нык тәэсир иткәнен безнең күңелгә салып куя. Һәркем үз тәҗрибәсеннән чыгып та әйтә ала, гаилә йогынтысы - гомер буена җуелмас йогынты. Тормыштагы төрле очрак-сынау-сорауларга безнең гаиләдән алып чыккан әзер җавапларыбыз бар.
XV-XVII гасырларда аерым көчле урда булып, хакимлек иткән Нугай Урдасы җирләренә безнең Татарстанның көньяк-көнчыгышы, шул исәптән Әлмәт җирләре дә кергән. Безнең арада да Идегәй мирза, Йосыф биләр дәвамчылары булу бик мөмкин.
Ат һәм атлы гаскәр -Нугай урдасының төп көче булган. Нугайлылар тирә-күрше дәүләтләрне, шул исәптән русларны да, атлы иткәннәр. Хәзерге сүз белән әйтсәк - аларның төп экспорт чыганагы ат булган. Тарихчылар әле бу фактка ныклап игътибар итеп бетермиләр. Ат бит ул – корал. Ул заманнарда дөньяны фәкать атлы кеше генә яулый алган. Бөек Дала халкы бик күп гасырлар дәвамында атка сыенып формалашкан һәм үзенең яшәү кагыйдәләрен булдырган халык. Гумилев аларның яшәү рәвешен ялгансыз яшәү дип атый. Алар сүзгә аерым әһәмият биреп, сүз тотып яшәгәннәр. Ә дөнья үзгәргән, ялганны корал итеп алган. Бу турыда мин “Идегәй” дастанына таянып аерым мәкаләләр яздым, интернетта бу мәкаләләр бар, табып укый аласыз.
Атның корал икәнен исәпкә алмый сәүдә итү, сүзгә артык ышану – дала халкының йомшак ягы булган.
Алтын Урдада һәм аннан аерылып чыккан Кырым, Казан, Әстрехан ханлыкларында да хакимлек тәртибе түбәндәгечә була: ханлыкка фәкать Чыңгыз, Жучи нәселеннән булганнар утырган. Алар янында бикләрбәк һәм башка дәрәҗәле урыннарны көчле биләр, морзалар биләгән. Гадәттә, хан итеп Жучи нәселеннән булган берәүне утыртканнар, ә аның тирәсендә көчле биләр тупланган һәм алар үзләре аның исеменнән хәкимлек иткән. Шуңа хан алыштыру, яки үтерү – заман чиренә әйләнгән бер гадәт дисәм, бик гадиләштереп сөйләү була инде. Нугай Урдасы биләре дә шушы тәртиптә хакимлеккә ирешә торган булганнар. Дәвамчылары, балалары күп булган, торыннар күплегенә карап дәгъва да үскән. Һәрберсенә урын кирәк.
Кырым, Казан, Себер, Әстерхан ханлыклары белән чиктәш Нугай урдасы, бу ханлыклар белән даими низагта, дошманлыкта яшәгән: җир өчен, байлык өчен, хакимлек өчен, элекке биеклекне кайтару өчен туктаусыз сугышлар алып барган.
Менә шундый вәзгыятьтә үсеп өлгергән Сөембикә. Әгәр аны Казан ханына кияүгә бирсәң, кияү гаиләсе берничек тә сиңа дошман булып, сугыш белән килми – Сөембикәнең әтисе Йосыфның уе шундый булганга охшый. Әлбәттә мондый хәлиткеч адымга барганда һәр ягын исәпкә алганнар: тәрбия җитәрлек бирдекме, холкы-фигыле белән әзерме, күтәрә алырмы бу йөкне? Әйе, Казан ханбикәсе булып, ике дәүләтне бәйләргә тиешле Сөембикә бу сыйфатларга һичшиксез ия булган.
Мәскәүгә бәйлелеге көчле булса да, Казан ханлыгы аерым дәүләт бит. Мәскәүдән рөхсәт килә. 1533 елда Йосыф би кызын Казан ханбикәсе итә. Кияү – 16-17 яшьләр тирәсендәге Җангали – нәсел башы Тимертукалар аша Жучига тоташкан хан улы. “Мәскәү курчагы”, “ ирекле хан түгел иде”,- дип яза аның турында Атласи.
1535 елда фетнә чыгып, Җангалине үтерәләр.
1535 елда икенче кат Казанга хан итеп Сафагәрәйне утырталар. “Аңа ул чагында 24 яшьләр тирәсе иде”,- дип яза Атласи. Сафагәрәй Сөембикәне хатынлыкка ала. Бу аларның бәлки иң бәхетле еллары булгандыр. Явыз Иван 4 яшендә генә булганлыктан, Казан чагыштырмача тынычлыкта яши. Сафагәрәй Сөембикә белән сөйләшергә, киңәшләшергә ярата торган була. Казан югары катламы кешеләренә ханның бу кыланмышлары ошап бетмәсә дә, Сөембикәнең акыллы хатын икәнен танырга мәҗбүр булалар.
Сафагәрәй хан, Нугай урдасы белән берләшеп, Мәскәүне көчсезләндерү өчен, өстенә йөрергә исәп тота, әмма нугайлылар аның бу фикеренә кушылмыйлар. “Сафагәрәй хан булдыклы бер хан иде исә дә, башбаштак Казан халкы аны яратып бетерми, аның боерыгынча эш итмиләр иде”, - дип яза Атласи. 1545 елда руслар гәскәр белән килеп, күп кенә корткычлыклар эшлиләр. Бу казанлылар чакыруы буенча була. Сафагәрәй аны белеп, йортны русларга сатарга тырышкан бәкләрне үлем белән җәзалый башлый.
Казан бәкләреннән Кадыш илә Чура кабат Иванга кеше җибәреп, Казан өстенә йөрергә чакыралар. Сафагәрәй ханның үзен Мәскәүгә тотып бирмәкче булалар. 1546 елда Сафагәрәйне тәхеттән куалар. Сөембикә үз урдасына кайтып китә. Кайнатасы Йосыф мирза ярдәме белән, Сафагәрәй 1547 елда кабат ханлыкка утыра. Әмма 1549 елда хатынын тол, ике яшьлек Үтәмешгәрәйне ятим калдырып, кинәт үлеп китә. Иренең васыяте буенча, Үтәмешгәрәй хан итеп игълан ителә һәм Сөембикә аның исеменнән идарә итә башлый. 1550-51 еллар Казан өчен дә, ханбикә өчен дә бик авыр еллар була.
Ханбикә шул авыр елларда үзен Ханлык файдасын бик яхшы төшенгән акыллы идарәче итеп таныта. Йорт өчен ничек эш итәргә кирәклеген нык ачык күзаллый: ул элек тә Сафагәрәйнең Казанны бәйсез дәүләт буларак саклап калу сәясәтен тулысынча яклаган булса, тол калгач бөтен көчен шуңа юнәлтә. Мәскәүгә илчеләр җибәреп карый, үз акчасын туплап гаскәр җыярга боера. Зөя утравында корылган хәрби базага һөҗүм итеп, аны юкка чыгаруның мөһим икәнлеген үз тирәсендәгеләргә җиткерергә тырыша. Яклау тапмый. “Сөембикә бар көченә тырышса да, казанлылар аны чынлап таный алмадылар”,- дип яза Атласи.
Сөембикәнең таянычы булган Кошчак Казанны ташлап чыгып китә. (Аны тоталар, соңнан Мәскәүдә чукынырга теләмәгән өчен җәзалап үтерәләр). Сәясәт уены көчәя. Казанның үзендә берәүләр тәхеткә яңа хан эзли, икенчеләрне байлык кызыктыра. Нугай урдасында да үзара көрәш бара: Йосыфның энесе Исмәгыйль турыдан-туры Мәскәү яклы була, бу турыда Иванга кат-кат ярлык җибәреп тора. Йосыф мирза да кызына ныклы ярдәм оештыруны кичектерә килә, Мәскәүдә илчеләре булганны сылтау итеп, вакытны суза. Сөембикә таянычсыз кала. Соңнан кызын тоткынлыктан йолып алырга бик тырышса да, булдыра алмый. 1554 елда Йосыф мирза Исмәгыйль тарафыннан фетнә оештырып, үтерелә.
Ә Иван Сөембикәнең Казан өчен зур көч икәнен аңлый, һәм аны кулга төшерү өчен төрле сәяси алымнар куллана: Сөембикәнең язган хатларына, көчлерәк илчеләр җибәр дип мыскыллы җаваплар кайтара һәм үзе Казанны яуларга ныклап әзерләнергә керешә. Иван, килеп туган вәзгыятьтә көчләрнең үз файдасына эшләгәнен күреп, Казанга, имеш тынычлык өчен дип, кабул итеп булмаслык шартлар куя.
Казан түрәләре 1551 елда иң кешелексез, мәсхәрәле карар кабул итәләр: Сөембикәне Мәскәүгә тапшырып, ике дәүләт арасында булган киртәләрне алып ташларга карар кылалар. 1551 елның көзендә 4 яшьлек улы белән Сөембикәне Мәскәүгә алып китәләр.
Сөембикәне әсирлеккә алып китү бөтен Казан халкын әсир итүнең башы була. Казан таҗы баштан төшә.
“Безнең тарихта иң фаҗигале язмышка дучар ителгән кеше – Сөембикә! Аны кулындагы сабый ханы белән икесен бергә Явыз Иванга әсирлеккә биреп җибәрүне Казан түрәләренең иң хурлыклы җинаятьләре дияр идем мин. Колшәрифләр, Япанчалар Ханбикә белән Үтәмешгәрәй хан өчен сугышып үләргә тиеш иде. Ханны дошман кулына тотып бирү – ханлыкның бәйсезлеген сату белән бер ул” – дип әйтеп калдырган мәшһүр язучыбыз Әмирхан Еники.
Һади Атласи үз әсәрен Сөембикәне бик зурлап, яратып, мөмкин булган тарихи чыганакларны кулланып язган. Без аның әсәрләре аша ул заман көрәш-буталыш кайнарлыгын, ут эчендә калган Сөенбикә фаҗигасен сәгате-минуты белән күз алдына китерәбез кебек. Аның Сөен-бикә турындагы әсәре алдагы буыннар өчен өлге-үрнәк булып торган һәм торачак.