Центральная библиотека

Төбәгебез тарихчысы (Нуриева Гөлназ Хамис кызы)

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Чынлап та үткәннәрне киләчәк буыннарга җиткерү – иң мөһим бурычларыбызның берсе.  Бигрәк тә бөртекләп җыеп, туплап, китап итеп бастырып чыгару.

Һәр авылның, төбәкнең үз патриоты булган кебек, сөенечкә, безнең дә андый шәхесебез бар. Сүзем районыбыз авыллары, данлыклы 1 нче мәктәп тарихына багышланган китаплар авторы Булат Әхәт улы Заһиров турында. Булат абый 1946 елда Әлмәт районы Колшәрип авылында туып, җидееллык мәктәпне авылда бетергәннән соң, укуын шәһәребезнең 1 нче мәктәбендә дәвам итә. Урта мәктәпне һәм эшче һөнәрләренә өйрәтүче политехник мәктәпне көмеш медальгә тәмамлый. 1964 елдан техник-геофизик булып эшкә урнаша. Бераздан Мәскәү дәүләт нефть һәм газ институтының Әлмәт кичке факультетын тәмамлап, “Татнефть” берләшмәсендә инженер булып эшли башлый. Берничә елдан “Татнефть” берләшмәсенең Мәгълүмат җыю һәм хисаплау үзәгенә эшкә алына. Анда бүлек башлыгы, директор урынбасары, директор вазифаларын башкара. Соңрак “ТатАСУнефть”тә идарә башлыгы, идарә башлыгы урынбасары вазифаларын үти. Хезмәттәге казанышлары өчен бик күп мактаулы исемнәре, бүләкләре бар. Лаеклы ялга чыкканнан соң, Булат абый Заһиров гомерен Әлмәт төбәге тарихын тирәнтен өйрәнүгә багышлый.

Булат абыйның китаплар язу эшчәнлеге 2014 елда Колшәрип авылы тарихына багышланган “Олы юл буенда” басмасы белән башлана. Бу китап төбәгебезнең үткәнен ХVIII гасырдан алып 1988 елларга кадәр чоргача тасвирлап бирә. Шулай ук ул Колшәрип авылы кешеләренең шәҗәрәләре, ачлык вакытынада вафат булучылар, Бөек Ватан сугышына китүчеләр, аннан исән кайтучылар һәм үлеп калучылар исемлеге белән дә тулыландырылган. Шушы ук китаптан төрле елларда мөәзин, мулла вазифаларын башкаручылар, авылдагы исеме билгеле шәхесләр турында  мәгълүмат табарга мөмкин. Китапка кертелгән архив документларыннан өземтәләр аны тагын да кызыклырак, эчтәлеклерәк итә. Мәсәлән, 1900-1901 елгы хуҗалыкларны исәпкә алу кенәгәсендә урта хәлле (середняк) крестьян турында мәгълүмат түбәндәге рәвештә бирелә: “Урта хәлле (середняк) “типтәр” Габсаттар Габделҗәббаров.   1865 елда туган, җәмәгатенә 32 яшь, улларына 8 һәм 6 яшь, кызларына 4 яшь (Мөхәммәтсабир, Мөхәммәтзариф, Нурдидә, зурысы мәдрәсәдә укый). Җире аз – 2,64 дисәтинә. Җәй айларында җәмәгате белән ялланып, төрле эшләр башкаралар, урак уралар. Бер атнага хуҗа үзе 3 сум, җәмәгате 2 сум акча эшли. Хуҗалыкта 1 ат, 1 бозау, 10 сарык, 3 кәҗәләре бар”.

Әлеге өзек безгә

1) ХХ гасыр башы урта хәлле крестьян гаиләсенең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен күзалларга ярдәм итсә;

2) Тел байлыгы ягыннан караганда, ХХ гасыр башында рәсми язу стиленә үрнәк булып тора.

Китапның укучыда кызыксыну уятуы, минемчә, язган вакытта архив документларыннан мул файдаланудадыр. Басма укучыларга чорларга бүленеп, һәр чорга “эчтәлеген әйтеп бирә тора торган”   исемнәр кушылып тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Авылдашлар Беренче Бөтендөнья сугышында”, “Октябрь инкыйлабыннан соң” һәм башкалар.

Булат Заһиров төбәгебез тарихына багышланган икенче китабын рус телендә иҗат иткән. 2017 елда басылган әлеге китап “По столбовой дороге Казань-Оренбург” дип атала. Басма 1734 еллардан алып 2013 елларага кадәр булган вакыт аралыгындагы вакыйгаларны тасвирлый. Китапта Әлмәт шәһәре һәм кайбер авыллар буенча мәгълүматлар бирелгән. Басма шулай ук архив материалларына нигезләнеп эшләнгән. Ләкин, беренче китаптан аермалы буларак, анда бары тик конкрет бер җирлек буенча гына мәгълүматлар бирелми. Мәсәлән, анда Нәдер волостендәге беренче сәнәгать предприятиеләре, Әлмәт Волостендә Совет власте өчен көрәш, Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәп тарихыннан кайбер мәгълүматлар, Бәшир Искәндәр улы Рәмиев турында һәм башка мәкаләләр бар. Бу мәкаләләр укучы өчен бик кызыклы итеп язылган. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә түгел.

2018 елда басылып чыккан чираттагы китап Булат абый Заһировның иң камил, нәтиҗәле, эчтәлекле хезмәте булып торадыр, минемчә. Басма - Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбенә 100 ел тулуга багышланган “Данлы мәгърифәт учагы” китабы. 

Шунысы да әһәмиятле, әлеге иҗат җимешенең ничек тууын без үз күзләребез белән күрдек. Мәктәбебездә 1979 елда А.Алиш исемендәге музей ачыла, берничә елдан ул “Мәктәп тарихы музее” итеп үзгәртелә. 2015 елдан башлап әлеге музейда миңа да эшләргә туры килде. Китап язарга алынганнан соң, Булат абый музейдагы һәр экспонатны, мәгълүматны кузгатты, кат-кат өйрәнде. Укытучылар, мәктәп белән җитәкчелек иткән директорлар турында язарга алынгач, аларның танышлары, балалары, оныклары да эшкә җәлеп ителде. Берара Булат абый мәктәбебезгә эшкә йөргән кебек көн дә килә башлады. Нәтиҗәдә 2018 елда мәктәпнең 1 гасырлык юбилее уңаеннан “Татнефть” компаниясе ярдәме белән 207 битле искиткеч камил эчтәлекле, матур бизәлешле, фоторәсемнәр белән баетылган китап дөнья күрде.

Китап узган гасырда татарлар арасындагы мәгърифәтнең торышына гомуми күзәтү ясаудан башланып китә һәм акрын гына 1 нче мәктәп тарихына барып тоташа. Искәрмә өчен әйтеп үтәсем килә, китапта “ХХ гасыр башында Әлмәттәге дин һәм мәгърифәт” бүлегендә Һади Атласов турында да мәгълүмат бирелгән һән фотосы да кертелгән.

Китаптан безгә узган гасырның 20 нче елларыннан башлап 2018 елгача укыган кайбер укучыларның, эшләгән кайбер укытучыларның, мәктәпнең төрле елларада ясалган фотосурәтләре һәм башка бик күп музей экспонатлары карап тора. Коры фактларга гына корылмыйча, элекке укучылар һәм укытучыларның музей альбомнарында сакланган яки сөйләтеп яздырып алынган истәлекләренең дә урын алуы  китапны тагын да эчтәлеклерәк итә. Мәсәлән, сугыш чорындагы мәктәпне тасвирлау өчен автор музей альбомнарында сакланган үзе шушы авырлыкларны кичкән шәхесләрнең истәлекләреннән файдалана. Китап укучылар алдына тулы бер картина килеп баса. Ачлык, тылдагы авыр хезмәт... Әле җитмәсә Ленинград өлкәсеннән эвакуацияләнгән яшь балалар, хатын-кызлар да шушы мәктәпкә беркетелә.  

Фоторәсемнәр, мәктәпкә кагылышлы таблицалар белән тулылыландырылган  китап бер сулышта укыла һәм гасырдан артык тарихы булган мәктәбебез (хәзер инде лицеебыз) белән горурлык хисләре уята.

Чираттагысы һәм әлегә соңгысы - 2022 елда басылып чыккан Колшәрип авылы тарихына багышланган “Олы юл буенда” китабының тулыландырылган икенче басмасы. Китап төбәгебездә яшәгән борынгы бабаларыбыз, Болгар, Казан ханлыклары турында мәгълүмат бирүдән башланып китә. Аннан соң XVIII гасырларда хәзерге Әлмәт районы Колшәрип авылы урнашкан җирләр турында тулырак сөйләнелә.

Китапка күз салсак, Колшәрип авылы турындагы беренче язмалар 1746-1747 еллардагы икенче җанисәп язмаларына барып тоташа икән. Биредә 40 типтәр ир-ат яшәгән дип күрсәтелә.  Шушы чордан башлап автор авыл турында табылган мәгълүматларны эзлекле итеп урнаштыра.

Китапта мәкалә, фоторәсемнәрдән тыш хәтта авыл урамнары, анда узган гасыр урталарында яшәүчеләр турында язмалар, 1755 еллардагы авыл картасы, мәчет дәфтәреннән өзекләр, эш кәгазьләре үрнәкләре дә бар.

Бүгенге көнгә Колшәрип шактый зур авылга әверелде. Милли яктан халык составын карасак, рус теллеләр күп булуы игътибарны җәлеп итә. Булат абый үзенең китабында авыл турындагы кайбер мәкаләләрне русча язган һәм документларны да тәрҗемә итмичә рус телендә калдырган. Бу, минемчә, рус теллеләр өчен бик уңайлы. Үзе яшәгән авыл тарихы белән кызыксынган һәркем мәгълүматлар белән туган телендә таныша ала.

Мәкаләмне йомгаклап шуны әйтәсем килә, Булат абый Заһиров тарафыннан иҗат ителгән китаплар - безнең төбәгебез халкы өчен зур хәзинә. Кыска гына вакыт эчендә (10 ел) 4 күләмле китап бастырып чыгару һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Булат абыйның һөнәре буенча тарих-әдәбият өлкәсеннән ерак булуын да онытмаска кирәк. Бу китаплар үткәнебез белән бүгенге көнне тоташтыручы күпер булып торалар. Китапларның теленең һәркем аңларлык  җиңел итеп язылган булуы тагын бер бүләк. Булат абый Заһиров бүген дә тыныч кына ятмый: һаман эзләнә, истәлекләрен, архивта эзләнүләрен мәкаләләр итеп яза. Мин  Булат абыйга шушы китаплары өчен төбәгебез халкы исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм һәм киләчәктә дә зур иҗади уңышлар телим.