Центральная библиотека

Үткәннәрдән бүгенгәчә (Гобәйдуллина Эльза Марсель кызы)

Һади Атласи мирасы: тормышы, иҗаты, мәгърифәтченең тарихи хезмәтләре.

Үткәннәрдән бүгенгәчә.

Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласи 1876 елда Чүпрәле районы  Иске Чәке авылында  1938 елда Мифтахетдин мулла һәм Сәрвиҗамал гаиләсендә туган.

Башлангыч белемне әтисе мәктәбендә алган.

Атаклы Буа мәдрәсәсенә укыган. Биредә ул гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштергән. Көнчыгыш әдәбияты һәм дини гыйлем, фәлсәфә белән танышкан. Киләчәктә әлеге гыйлемнәр тарихчыга гарәп, фарсы, төрки һәм рус язучыларының бай хәзинәләрен үз хезмәтләрендә кулланып эш итәргә мөмкинлекләр ачкан. 

Белемнәрен тирәнәйтү нияте белән Ырынбурның Каргалы бистәсендәге Гани бай Хөсәенов оештырган укытучылар хәзерләүче семинариягә укырга кергән һәм аны 1908 елда тәмамлаган.

Яңача уку дини дәрәҗәдән дөньяви күчешкә омтылуны аңлаткан. Монда белем алу – чит илләрнең алдынгы тәҗрибәләрен өйрәнүгә юл ачкан

Остазы Ф.Кәрими белән аралашу Һади Атласиның һәрьяклап югары әзерлекле педагог булып формалашуында зур роль уйнаган.

Нәкъ шушы чорда Һади Атласи немец телен һәм әдәбиятын өйрәнгән. Традицион көнчыгыш гыйлемнәренең көнбатыш фәнни-гыйльми казанышлары белән үзара үрелүе җәмәгать эшлеклесенә илнең тарихи тәҗрибәсен, үсеш-үзгәреш чорын тәнкыйди бәяләргә мөмкинлек биргән.

Кабат Буа мәдрәсәсенә кайтып, уку-укыту эшләрен яңартуга күп көч куйган, киң җәмәгать эшчәнлеген дә алып барган.

1903 елда Һади Атласины Бөгелмә өязе Әлмәт авылы (хәзерге Әлмәт шәһәре) мәдрәсәсенә имам һәм мөдәррис итеп чакырганнар. Ул монда кызлар мәктәбен  ачкан. 

Диния нәзарәте каршында имтихан тотып, имамлыкка указ алган.

1907 елда Һади Атласи Самара губернасыннан Дәүләт Думасына депутат итеп сайланган.

Һади Атласи Россия буенча күп йөргән. Чит илләрдә булган. Фәнни әдәбият белән кызыксынган һәм үзендә тиңсез бу кыйммәтләрне тупларга омтылган. Бу сәфәрләр нәтиҗәсендә Мәскәү, Петербург, Казан шәһәрләренең абруйлы галимнәре, мәгърифәтчеләре белән аралашулар шактый булган.

1905 — 1910 елларда зур тырышлык куеп, тарихи материаллар җыйган, тарихи әдәбиятны өйрәнгән. Тарихчы, язучыны мөселманнарның җәмгыяви торышы, татар милләтенең язмышы борчый. Ул халкыбызның үткәне, рухи мирасы белән кызыксына. Себер тарихы, Казан ханлыгы чорлары аеруча җентекләп өйрәнелә һәм шул хезмәтләренең җимешләре буларак, 1911 — 1914 елларда бер-бер артлы аның "Себер тарихы", "Казан ханлыгы", "Сөен-бикә" исемле тарихи әсәрләре басылып чыга. 

Беренче язмалары  «Заман календаре»ндә нәшер ителгән.

 1913 елда Казан университеты каршындагы "Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте"нең тулы вәкаләтле әгъзасы буларак сайланган.

1913 елдан соң төп хезмәтләре дөнья күргәч Һади Атласи белән бик нык кызыксыну башлана.

Беренче бөтендөнья сугышы, 1917 ел Февраль һәм Октябрь революцияләре, гражданнар сугышы елларында Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмә шәһәрендә торган. 

1920 елдан 1929 елга кадәр ул Бөгелмәдә икенче баскыч мәктәбендә тарих һәм немец теле укытучысы булып эшләгән.

1929 елда аны бернинди гаепсезгә кулга алып, ун елга Соловкидагы каторгага сөргәннәр.

1934 елдаАрхангилдән Бөгелмәгә кайтып ярты ел торгач, Һади Атласи гаиләсе белән Казанга күчеп килгән. 

1936 елда ул тагын кулга алынган. 

1936 елның августыннан 1937 елның маена кадәр аңардан 16 допрос алганнар. 

1937 елның 23-28 октябрендә Менжинский исемендәге клубта Идел буе хәрби округы хәрби трибуналының ябык утырышлары "Атласовщина" дип аталган эшне карый. Хәрби трибунал буенча 9 кеше: Һ.М.Атласов, Р.Я.ЯруллинК. К. ТуйкинФ. К. Туйкин, Б. Ф. Фаттахов, Г. А. Алтынбаев, К. Л. Исхаков, С. Ш. Уразманов, 3. Б. Фәттахов атып үтерелергә хөкем ителгән.

Әлеге фаҗига Һади Атласи үз тикшеренүләренең нәтиҗәләрен гомумиләштерү чорына җиткәч була.

1958 елда Һади Атласиның гаепсезлеге таныла һәм ул реабилитацияләнә.

2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары белән Казанның Вахитов районындагы Кирпеч-Завод урамы атамасы Һади Атласи урамы итеп үзгәртелгән.

Ф.Кәриминең шәхси фондында Һади Атласинең 1906нчы елда ясаган чыгышыннан әһәмиятле тарихи мәгълүматлар һәм хатлар сакланган.

Совет чорында Һади Атласинең тарихи хезмәтләре нәшер ителмәгән, кулъязмалары юкка чыгарылган.

Атласовларның шәхси архивында хәзерге вакытта язучының якыннарына, гаиләсенә, туганнарына язган хатлары кадерле ядкарь булып саклана.

 

Хатыны Хөсникамал  соңгы елларын Калиниградта табиб буллып эшләүче кызы Сылу тәрбиясендә яшәгән, 77 яшендә инсульттан үлгән. Җәсәде, Казанга кайтарылып, Татар зиратында җирләнгән.

Кызлары Сәлмә - укытучы, Сылу - табиб, уллары Габделбәр – химик, Угыз – инженер-механик буларак милләтебезгә фидакарь хезмәт куйганнар.

Һади Атласи иҗаты күп галимнәрдә кызыксыну тудыра. Чөнки аның иҗаты татар фән дөньясында аерым урын били. Бу хезмәтләр максатчанлыклары белән аерылып тора.

1996 елда Бөгелмә шәһәре җәмәгатьчелеге тарафыннан Һ.Атласи фонды булдырылган. Ел саен әлеге фонд тарафыннан татар мәдәнияты һәм фән дөньясына үзеннән зур өлеш кертүчеләргә премия тапшырыла. Мәртәбәле шәхесләр Р.Фәхретдинов (1996), М.Усманов (1997), Г. Даутов (1998), Ф. Иделле (1999), 3. Зәйнуллин (2000) һәм башкалар бу исемлектә мәңгеләштерелгән.

“Себер тарихы”, “Сөенбикә”, “Казан ханлыгы” 1911-1914 елларда, соңрак 90нчы елларда кабат нәшер ителгән.  

Һади Атласи хезмәтләре татар халкы тарихын өйрәнүдә, галимнең карашларын анализлауда мөһим чыганак булып тора.

Файдаланылган әдәбият:

  1. Мухаметдинова А. X. Хади Атласи - историк. // Научный Татарстан. - 2001. - №3. - С, 67-72.
  2. Мухаметдинова А. Х. Хади Атласи как историк 2017 елның 15 февраль көнендә архивланган. Автореферат диссертации на соискание учёной степени кандидата исторических наук. — Казань: Казанский государственный университет, 2003.
  3. Ф. Бәйрәмова. Соңгы туранчы. «Казан утлары», 2016 ел, № 11. 173-174 бит.
  4. Интернет ресурслар Wikipedia “Танылган шәхесләр”.