11 январь көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбендә китапханә белән берлектә “Яшьләр наркотиксыз тормыш сайлый!” дигән исем астында наркоманиягә каршы профилактик сәгать уздырылды. Әңгәмәгә шулай ук фельдшер Ахметшина Динә дә чакырылган иде. Яңа Чәчкап авылы китапханәчесе Саттарова Ф.Г. тарихта наркотиклар турында кайчан телгә алынуы, нинди төрләре булуы турында искә төшереп узды. Фельдшер Ахметшина Д. наркотикларның нинди афәт китерүе турында сөйләп узды. Әңгәмәдә 9,10,11 сыйныф укучылары катнаштылар. Алардан т
6 январь көнне китапханәдә балалар “Күңелле остаханә”дә кунакта булдылар.Монда алар төсле кәгазьләрдән рәсемнәр ясадылар, пазл җыйдылар, кар бөртекләре ябыштырдылар. Соңыннан кыш , кыш бабай турында шигырьләр сөйләделәр.
5 январь көнне Яңа Чәчкап китапханәсендә “Могҗиза көткәндә” дип исемләнгән Яңа ел викторинасы булды. Китапханәче Саттарова Ф.Г балаларны яңа елны төрле илләрдә ничек каршы алулары, йолалары турында таныштырып узды. Викторина әкият геройлары, кыш турындагы табышмаклар , сораулар, мәкальләргә нигезләнеп үткәрелде.
12 декабрь көнне Яңа Чәчкап китапханәсе мәктәп укучылары өчен “Мин – Россия гражданины” дигән класс сәгате үткәрде. Укучылар “гражданин” сүзенең килеп чыгышы, Россия Конституциясенең тарихы, Конституциядә һәм “Балалар хокуклары Конвенция” сендәге бурычлары һәм хокуклары белән таныштырылды. Дәүләт символлары турында мәгълүмәт бирелде. Туган ил турында иң күп мәкальләр белүче укучыларга призлар тапшырылды.
9 декабрь көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә Авылдашыбыз, шагыйрь Рифат Сәләх белән очрашу узды. Очрашуга язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов, шагыйрь, журналист, галим Ленар Миңнемөһим улы Шәех тә кайткан иде. Кичәнең сәбәбе- Рифатның күптән түгел чыккан “Ак фәрештә” китабын тәкъдир итү. Татар теле , әдәбияты укытучылары Рәхимова Фәридә, Хисамиева Гүзәл шагыйрьнең иҗатына яхшы бәя биреп, рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Укучы балалар балалар өчен язылган “цунам
13 сентябрь көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәниятле кеше-әдәпле кеше” темасы астында Мәдәният дәресе үткәрелде. “Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасында авыл китапханәчесе Саттарова Фәридә катнашты. 4 сыйныф укытучысы Ибатуллина С. һәм авыл китапханәчесе Саттарова Ф.Г. көндәлеккә аңлатма бирделәр. Дәрескә әзерләнгән “Татарстаныбыз буйлап мәдәни сәяхәт”, “Китап-белем чишмәсе” темалары астында әңгәмә уздырылды.
6 июль көнне китапханәгә йөрүче әбиләр белән табигать кочагына экскурсиядә йөреп кайттык. Алар үзләренең яшьлекләрен искә төшереп кырларны карап йөрделәр, кышка дип ,елдагыча, дару үләннәрен дә җыйдылар.
14 июнь көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә балалар өчен "Якташ язучылар иҗаты" дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Китапханәче үзебезнең районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр белән таныштырып узды. Авылдашларыбыз Әхмәт Рәшит, Рифат Сәләх иҗаты белән тирәнрәк танышу өчен балаларга өйдә әзерләнеп килергә дә кушылган иде. Хәйретдинова Азалия, Бәширова Алинә Әхмәт Рәшитнең "Әби белән Нәби" , Рифат Сәләхнең "Цунами " шигырьләрен өйрәнеп килеп сөйләүләре дә ,балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың шигырьләре дә ае
12 июнь- Россия көне уңаеннан китапханәдә "Без-Россия гражданнары!" дигән викторина узды. Викторинада сораулар илебезнең символлары, халкы, табигый байлыклары буенча төзелгән иде. Балалар кичәне , викторина барышында искә төшергән белемнәре буенча "Россия символларын тап" дип исемләнгән квест-уен белән дәвам иттеләр. Яшерелгән урыннан герб рәсемен, гимн текстын, флагны эзләп таптылар.
2 июнь көнне китапханә мәдәният йорты белән берлектә "Без бәхетле балачак иленнән " дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче Саттарова Фәридә балаларны бу бәйрәм кайчаннан бирле үткәрелүе турында таныштырып үтте, бәйрәм белән котлады.Шул исемдәге китап күргәзмәсе белән таныштырды. Соңыннан велосипед ярышлары узды.
24 май көнне китапханәдә башлангыч сыйныфлар өчен "Китапханә-белем йорты" дигән исем астында ачык ишекләр көне узды.
23 май көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә ачык ишекләр көне узды
15 май- Халыкара гаилә көне уңаеннан, китапханә, мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Ак калфак" түгәрәгендә йөрүчеләр белән берлектә мәктәптә балалар белән очрашу үткәрдек. Остабикә Каюмова Гөлшат апа татар гаиләләренең йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырып үтте. Тату , нык гаиләне ничек саклау серләрен аңлатты. Балалар төрле сорауларга җавап бирделәр, д
9 май көнне илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте. Бу уңайдан авылыбыз үзәгендә урнашкан һәйкәл янында "Җиңү кайтавазы мәңгелек!" дип исемләнгән әдәби -музыкаль кичә узды.
8 апрель көнне китапханәдә “Кошлар- нәни дуслар!” дип исемләнгән могҗизалар кыры узды. Монда 9 яшүсмер Татарстанда яшәүче кошлар турында үзләренең белемнәрен сынадылар.
2 апрельдән 8 апрельгә кадәр “ Тылсымлы дөньяда” дигән балалар китабы атналыгы булды. Беренче көн “Әкият бездә кунакта” дигән исем белән башланып китте. Бу көнне мәктәптә башлангыч сыйныфлар көче белән әзерләнгән “Түгәрәк икмәк” дигән курчак спектакле күрсәтелде. Икенче көн балаларны тапкырлыкта сынап “Тапкырларга табышмак” дигән табышмаклар кичәсе узды. Балалар атналыгы кысасында якташыбыз, балалар шагыйре Йолдыз Шәрәповага 55 яшь тулу уңаеннан “Ике җаваплы табышмак” дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды.
Китапханәче, кеше тормышында суның әһәмияте турында, үзенчеләкләре турында таныштырып китте. Балалар ике командага - “Чишмә” һәм “Тамчы” командаларына бүленеп су турында шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр әйттеләр. Суның сыйфатлары буенча белемнәрен тикшерделәр. Төрле сорауларга җавап бирделәр.
Яңа Чәчкап гомуми белем бирү мәктәбендә “Кояшлы ил” II республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциянең максаты : якташыбыз, шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, Гаяз Исхакый исемендәге премия иясе Әхмәт Рәшитнең иҗатын киңрәк өйрәнү һәм пропагандалау, яшь буында туган халкына, милләтеңә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү һәм үстерү, сәләтле балаларны ачыклау, иҗади эшләренә бәя бирү. Бу конференциядән китапханә дә читтә калмады. Әхмәт Рәшит иҗаты буенча “Бөтен язмышы- шигырьләрендә” дигән китап күргә
1 март көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсе , мәктәп китапханәсе белән берлектә, балалар язучысы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләлә Сабировага 70 яшь тулу уңаеннан, мәктәп китапханәсендә “Кызыл алмалар” дип исемләнгән әдәби кичә уздырды.Кичәдә 1-7 сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп китапханәчесе Шәрәфетдинова Зөһрә язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырды. “Ике әни һәм бер математика” китабы буенча әңгәмә үткәрелде.
26 февраль көнне китапханәдә “Гаилә.Яшүсмер.Наркотиклар” дигән исем астында яшьләр белән әңгәмә уздырылды. Әңгәмәдә наркотиклар куллана башлауга кешене нәрсә этәрә? Наркоманияне булдырмас өчен нәрсә эшләргә соң? Бу афәтне ничек җиңәргә? Наркомания, аның куркыныч чир, дусларыбызга, туганнарыбызга күпме зыян салуы турында яшьләрнең фикерләре тыңланды