Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Новости

"Кыш бабай бүләкләре" квест-уен

9 январь көнне “Кыш бабай бүләкләре” дигән квест-уен үткәрдек. Балалар табышмаклар, биремнәр ярдәмендә Кыш бабайның югалтып калдырган бүләкләрен таптылар.

Тау шуу

7 январь көнне балалар белән “Тау шуу” бәйрәме узды.

Кунаклар кабул итү

5 январь көнне авылыбызга ТНВ каналыннан “7 Дней” тапшыруыннан журналистлар килде.

Балалар чыршысы

3 январь көнне мәдәният йорты белән берлектә “Балалар чыршысы узды” Балалар бик теләп өйрәнгән шигырьләрен сөйләп, җырлар җырлап, уеннарда катнашып күңелле ял иттеләр.

"Хуш киләсең Яңа ел!"

30 декабрь көнне "Хуш киләсең, Яңа ел! дип исемләнгән музыкаль программада "Тиле Вәли , яки югалган итек" дигән әкият куелды.

12 декабрь- Россия Конституциясе көне

12 декабрь- Россия Конституциясе көне уңаеннан мәдәният йортында китапханә белән берлектә викторина үткәрелде. Китапханәче Саттарова Ф.Г. бәйрәмнең килеп чыгуы турында аңлатты, Россия Федерациясенең Төп Законы- Конституция белән ныгытылган хокукларыбыз һәм бурычларыбыз, 2020 елда Конституциягә кертелгән төзәтмәләр турында мәгълүмат бирде

"Әниемнең җылы кочагы"

4 март көнне, авыл китапханәсе, Бөтендөнья кычкырып уку акциясе кысаларында, балалар бакчасында “Әниемнең җылы кочагы” темасына кычкырып уку үткәрде . Уку өчен С.Сәүбәнованың “Фил малае Зурколак”,Р.Мингалимнең “Өч үрдәк”, Р.Шәехованың “Серле сораулар”, А.Хәлимнең “Тал баласы Талхаветдин”, Иван Винокуровның “Подарок маме” китаплары файдаланылды. Чара ахырында балалар үзләренең әниләр турындагы шигырьләрен сөйләделәр.

Тыл ветераннарын котлау

3 март көнне, Яңа Чәчкап урта мәктәбендә, тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Бу чарадан авыл китапханәсе дә читтә калмады. Китапханәче Саттарова Ф.Г. “ Җиңү кайтавазы мәңгелек!” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Мәдәни чарага килә алмаучы ветераннарның өйләренә барып котлау өчен балалар белән шигырьләр әзерләде.

Тыл ветераннары белән очрашу

6 февральдә мәдәният йортында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы белән берлектә тыл ветераны Сабирова Наиләнең өендә булдык. Оешмада йөрүчеләр үзләренең яшь чактагы җырларын җырлап, истәлекләрен барлап кул эшләрен эшләделәр. Районнан килгән “Байрак” гәҗите, “Буа дулкыннары” журналистларына, сугыш чоры балалары булган, Сабирова Наилә, Шигапова Василә, Ахметшина Галиябану апалар әтисез үскән балачаклары турында сөйләп киттеләр. Соңыннан мул табын артында чәй эчү оештырылды.

Брест крепосте фильмын карау

3 февральдә мәдәният йорты, китапханә катнашында мәктәптә “Брестская крепость” фильмы күрсәтелде. Фильмнан соң укучылар белән фикер алышу үткәрелде.

Ленинград елъязмасы

26 январь көнне китапханәдә Ленинградның блокададан азат ителүенә 76 ел, Хәтер һәм Дан елы уңаеннан “Ленинград елъязмасы” исемле информацион сәгать узды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. катнашучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат белән таныштырып узды. Сугыш вакытында Буа районына эвакуацияләгән балалар турында сөйләп китте. Чара барышында яшьләрнең фикерләре тыңланды

"Иске фотосурәт ни сөйли"

20 январь көнне мәдәният йортында Яңа Чәчкап җирле үзидарәсенең халык җыены булды. Бу уңайдан фойеда ТАССРның 100 еллыгына, Хәтер һәм Дан елына карата “Иске фотосурәт ни сөйли”, “Без тарихта эзлебез”, “Чемодан эчендә музей” дигән күргәзмәләр ясалды.

Яңа ел котлы булсын!

9 январь көнне китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре ялгыз яшәүче картларны, элеккеге мәдәният хезмәткәрләрен өйләренә барып Яңа ел белән котладылар.

"Сохрани руки чистыми!"

17 декабря совместно со школой провели антикоррупционное мероприятие “Сохрани руки чистыми!”. Итогом полученной информации стал плакат “коррупциЯпротив!”

"Сак булыгыз, гасыр чире!"

2 декабрь көнне Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне уңаеннан мәктәп белән берлектә “Сак булыгыз, гасыр чире!” дигән акция узды.

"Әнием- иң кадерлем син минем!"

Әниләр көне уңаеннан мәктәп белән берлектә “Әнием-иң кадерлем син минем!” әдәби- музыкаль кичә узды. Һәр сыйныф кадерле әниләренә багышлап җыр, шигырь, биюләр әзерләгән иде. Кичә чәй өстәле янында дәвам итте.