16 февраль көнне китапханәдә яшүсмерләр белән “Иң газиз тел-туган тел!” дип исемләнгән викторина уздырылды. Китапханәче Саттарова Фәридә китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, яңа кайткан китаплар белән таныштырды. Татар теленең дөнья телләре арасында тоткан урыны, татар халык авыз иҗаты турында сөйләде, милли гореф-гадәтләребезгә тукталды. Ике команда мәкальләр, санамышлар , табышмакларга җаваплар табуда үзләренең көчләрен сынадылар.
15 февраль көнне күчмә китапханәгә кергән Кыр Тәүгелде башлангыч мәктәбендә “Муса Җәлил-халкым улы”дип исемләнгән , герой- шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе узды. Китапханәче Саттарова Фәридә укучыларны шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы, батырлыгы белән таныштырып узды. Хайрутдинова Азалия “Вәхшәт” шигырен сөйләп китте.
27 гыйнварда “Русиянең хәрби дан көне. Ленинград блокадасын өзү көне” билгеләнә. Ленинград блокадасы Русия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан Яңа Чәчкап китапханәсендә “Яшүсмер” берләшмәсенә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Саттарова Фәридә Ленинград блокадасы турында кыскача мәгълүмат биргәннән соң “Каһарманлык символы” дигән п
Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә. Быел Россия Конституциясенең кабул ителүенә 25 ел тулды. Китапханәдә “Россия Конституциясе турында ниләр беләсең?” дигән викторина узды. Викторинада ике команда төрле ситуацияләрдән дөрес чыгу юлларын чиштеләр, дәүләт бәйрәмнәре турындагы мәгълүматны җиткезделәр, россия гражданнарының хокуклары , бурычлары белән таныштырдылар.
"Көчле рухыгыз сынмасын!"
29 нчы октябрь - Бөтенроссия ленин яшьләр комсомол союзы оешуга 100 ел тулу уңаеннан китапханәдә “Комсомол- ул минем яшьлегем” дигән кичә узды. Кичә комсомолларның конференциясе узган рухта башланып китте. “Интернационал” гимны астында китапханәче Саттарова Ф.Г. утырышның башлануын игълан итте. Комсомол узган юл белән таныштырды. Презентациягә күзәтү ясады. Төрле елларда комсомол секретаре булып эшләгән Хисамиева Гүзәл Дәян кызы белән Гиматдинов Хәмит Вәгыйз улы эшләү дәверендәге истәлекләре белән уртаклаш
29 сентябрьдә “Яшүсмер” клубына йөрүчеләр белән Лев Толстой иҗатына багышланган “Лев Толстой – это целый мир!” дигән викторина уздырылды. “Великий Лев Толстой!” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
22 сентябрь көнне Яңа Чәчкап мәдәният йортында иҗат сезонын ачуда авыл китапханәсе дә читтә калмады. Китапханәче килгән кунакларга яңа китаплар тәкъдим итте. “Наркотикка юк!” моноспектакле әзерләнде.
Яңа Чәчкап урта мәктәбендә 19 нчы сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлеге”н тапшыру тантанасы булып узды. Авыл китапханәсе мөдире Саттарова Ф.Г да бу чарада катнашты. Ул "Укучының мәдәни көндәлеге " дигән республикакүләм проектның максатлары ,әһәмияте турында сөйләде, мәдәни көндәлек белән ничек эшләргә кирәклеген аңлатты .Республикабызда, районыбызда булган мәдәни учаклар белән таныштырды. Ахырдан башлангыч сыйныф җитәкчеләре үз сыйныфларындагы укучыларның барысын
16 сентябрьдә балалар бакчасында “Абдулла Алиш- әкиятләр остасы” дигән кичә уздырылды. Китапханәче балаларга Абдулла Алишның әкиятләрен укыды. Рәсемнәргә күзәтү ясалды.
15 сентябрьдә “Зеленая Россия” акциясендә катнашып авыл тирәсендә булган посадкаларны, юл буйларын чистарттык.
31 август көнне Яңа Чәчкап авылы китапханәсенә Татарстан каналыннан журналистлар килде. Элеккеге китапханәче Сибгатуллина Гөлшат авлдашыбыз, шагыйрь , публицист Гаяз Исхакый исемендәге премия иясе Әхмәт Рәшитнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Эшләү дәверендә булган истәлекләре белән уртаклашты.
11 август Физкультурачылар көне уңаеннан балалар белән велосипед ярышы үткәрелде .
6 августта “Чиста яр” акциясендә катнашып плотина ярларын чистарту булды. Бу чарадан китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары да читтә калмады.
1 август көнне татар халкының традицияләрен, тарихын саклау өчен Яңа Чәчкап китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре “Башак бәйрәме” чарасын үткәрде. Сөбханова Гөлшат белән Сәләхова Гөлнур балаларга элек игенне ничек үстерүләре, урак белән башакларны ничек җыюларын сөйләделәр. Кул тегермәнендә он тартып күрсәттеләр. Катнашучылар һәркайсы урак белән урып, көлтә бәйләп карадылар.
29 июль көнне “Ильяс” фермерлык хуҗалыгы хезмәткәрләре янында агитбригада белән чыгыш ясадык. Китапханәче Саттарова Ф.Г. гәҗит журналлар таратты.
14 июль көнне китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә авылыбызның әбиләре белән файдалы үләннәр җыюга чыктык. Бу чара берничә елдан бирле традиция буларак үткәрелә. Җыйган үләннәр белән хуш исле чәй пешереп чәй эчү дә оештырдык. Ерак түгел урнашкан “Бабайлар зираты”нда күмелгән әрвахларга догалар укыдык. Колхоз, авыл тарихы турында искә төшереп уздык.
30 июнь көнне Яңа Чәчкап авылында “Урам бәйрәме” булып узды. Бәйрәмне баянчылар Рәис Нәгыймуллин белән Фәрит Садриев башлап җибәрделәр. Чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп авызга кабып чабу, көянтә белән су ташу, капчык сугышы, утын кисү кебек уеннарда авылдашларыбыз бие теләп катнаштылар. Бәйрәм мөнәҗәт әйтү, концерт номерлары белән аралашып барды.
Хәтер көне уңаеннан искә алу кичәсе узды. Авылыбызның аксакаллары мәчеттә сугыш кырында ятып калган бабайларыбыз рухына дога кылдылар. Һәйкәл янында истәлеккә фотога төштеләр. Соңыннан чәй өстәле артында төрле хатирәләрне барладылар.
16 июнь көнне район Сабантуенда катнашу.