Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Новости

"Милли җанлы рәссам"

24 февраль көнне китапханәдә “Милли җанлы рәссам” дип исемләнгән презентациягә күзәтү булды. Кичә якташыбыз, ТАССРның, РСФСР ның халык рәссамы Бакый Урманченың тууына 120 ел тулуга багышланды. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү дә булды.

Муса Җәлил-халкым улы

13февраль көнне китапханәдә “Муса Җәлил – халкым улы” дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичә укучыларга Муса Җәлил китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 4-9 сыйныф укучылары арасында сәнгатьле итеп шигырь уку бәйгесе үткәрелде. Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

21 февраль - Халыкара туган тел көне

21 февраль-Халык-ара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.Бу уңайдан китапханә, мәктәп белән берлектә, татар язучыларының исемнәре, әсәрләре кертеп төзелгән "Башваткыч" уены уздырылды. Җанатарларның татар халык мәкальләрен, табышмакларын белүдә осталыклары сыналды. Уенда 8,9,10 сыйныф укучылары катнашты. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 10 сыйныф укучысы Садриева Әдилә җиңүче булды.

4 февраль 2017

2002 елның 4 февраль вакыйгасы "Канлы дүшәмбе" булып һәрберебезнең йөрәгендә уелып калды.Бу көнне Буа район эчке эшләр бүлегенең 7 хезмәткәре Ульяновск хәрби частеннан качып киткән кораллы дезиртирлар кулыннан геройларча һәлак булдылар. Алар арасында безнең якташыбыз, Әхмәт авылы егете милиция капитаны Загертдинов Гамил Гали улы да бар иде. Бу вакыйгага 15 ел тулу уңаеннан китапханәдә "Батырлыкка һәрвакыт урын бар" дип исемләнгән батырлык дәресе уздырылды. Яшьләргә шул исемдәге китап күргәзмәсе тәкъдим ител

21 январь 2017

21 январь көнне “Замана яшьләренең тормыш кыйммәтләре” дип аталган әңгәмә узды. Бүгенге заман яшьләре нинди, аларның тормышка карашлары, омтылышлары һәм аларны берләштергән тормыш кыйммәтләре нидән гыйбарәт?- әңгәмә барышында шушы сорауларга җаваплар эзләнде

14 январь 2017

14 январь көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә “Китап алам кулыма” дип исемләнгән кичә узды. Кичәдә иң күп китап укучылар игълан ителде. “Иң күп китап укчы балалар” номинациясендә Шәрәфетдинова Әдилә, Гыйләҗева Альбина, Абдрахманов Алмаз билгеләп үтелде. Олылар арасында Сәләхетдинова Миләүшә, Салахова Гөлнур, Бикмуллина Гөлзада билгеләнде. Аларның һәрберсенә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Укыган китаплары буенча фикерләре тыңланды.

4 январь 2017

4 январьРазил Вәлиевнең 70 еллык юбилее уңаеннан “Ияреп хыялым артыннан Дөньяны мең кабат урадым” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү булды. Күргәзмә өч өлештән тора : “Бәхетле талант”, “Акыллы балаларга – акыллы әсәрләр”, “Яшисе килә”. Күргәзмә буенча әңгәмә үткәрелде.

"Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!"

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан китапханәдә мәдәният йорты белән берлектә “Тормыш яме-Әнкәй,хатын-кыз!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәгә авылыбызның ак әбиләре җыелды. Кичә барышында мөнәҗәтләр, бәетләр яңгырады. Хезмәт , тыл ветеран хатын-кызлар сугыш чоры, үсмер чагындагы авыр кул хезмәте турында искә төшереп утырдылар.Хатын кызларның ул чорларда ирләр белән бертигез эшләүләре турында сокланып, истәлекләре белән уртаклаштылар. Кичә чәй өстәле артында барды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре

Стартовал Республиканский конкурс на лучшую научную работу в области искусства среди студентов и молодых ученых образовательных организаций системы культуры и искусства РТ

Стартовал Республиканский конкурс на лучшую научную работу в области искусства среди студентов и молодых ученых образовательных организаций системы культуры и искусства РТ