Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Новости

Пионер Сабантуе

20 май көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбендә балаларның ел саен көтеп ала торган Пионер сабантуе уздырылды. Балалар чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, көянтә белән су ташу, милли көрәш һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар.

Халыкара музейлар көне

Музейлар халыкның матди тарихын, мәдәниятен, холкын һәм рухын чагылдыралар һәм саклап торалар. Алар безгә, вакытны артка чигереп, үткәнебез белән турыдан-туры танышу, бүгенгебезне аңлау һәм киләчәгебез турында уйлану мөмкинлеге бирәләр. 18 май- Халыкара музейлар көне уңаеннан мәдәният йортында эшләп килүче “Туган як” почмагына башлангыч сыйныфлар чакырылды. Китапханәче Саттарова Фәридә балаларны экспонатлар белән таныштырды. Әби-бабаларыбызның көнкүрештә кулланган әсбаплары турында сөйләде.

"Россия суы" Бөтенроссия акциясе

16 май көнне китапханә,мәдәният йорты, җирле үзидарә хезмәткәрләре “Россия суы” Бөтенроссия акциясенә кушылып плотина буйларын чүп-чардан арындырды.

"Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!"

15 май көнне Халыкара гаилә көне уңаеннан мәдният йортында , китапханә белән берлектә “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс!” дигән тема астында могҗизалар кыры уздырылды. Уенның темасы булып- эшче һөнәрләр алынган иде. 1 сыйныф укучылары үзләренең әниләре белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә булган профессияләр турындагы сорауларга җаваплар эзләделәр.

"Җиңү көне" митинг

9 май көнне авыл үзәгендә урнашкан һәйкәл янында мәктәп , китапханә,мәдәният йорты белән берлектә Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узды. Кызганычка каршы, безнең җирлектә бер генә сугыш ветераны да юк инде. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя. Әмма сугыш елларында алар күрсәткән батырлыкны безнең онытырга хакыбыз юк. Яңа Чәчкап урта мәктәбе укучыларының күңелгә үтеп керердәй булган чыгышларын тыңлаганда һәр ветеранның күзендә яшь җемелдәде. Сугышта һәлак булган солдатларны да, яу кырыннан исә

"Георгий тасмасы" акциясендә катнашу

6 май көнне Яңа Чәчкап китапханәсе “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе кысаларында катнашты. Бу акциянең төп максаты – яңа буын кешеләренә коточкыч сугыш вакыйгаларын онытмаска, андагы батырлар белән горурланырга өндәү. Бу акция көннәрендә Россиянең миллионланган халкы бу лентаны үзләре теләп чын горурлык белән күкрәгенә тага һәм бөтен кешегә күрсәтеп хөрмәт белән анда катнашкан хәрбиләр алдында баш ия.

"Сәйләннәр" агитбригада чыгышы

1 май көнне Яңа Чәчкап, Әхмәт авылы үзешчәннәреннән торган агитбригада әгъзалары белән “Хисамиев”, “Ильяс” крестьян-фермер хуҗалыгында концерт программасы белән чыгыш ясадык. Китапханәче механизаторларны матбугатта булган яңалыклар белән таныштырды. Эшләрендә уңышлар теләп, ял вакытларында укырга гәҗит-журналлар биреп калдырды.

"Көчле дә ул, ягымлы да Тукай теле!"

26 апрель көнне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнедә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә җирле шагыйрәләребез Латыпова Разия апа белән Шәвәлиева Равия апаны өйләренә барып, шигърият бәйрәме белән котладык. Китапханәче Саттарова Фәридә белән мәдәният йорты җитәкчесе Җиһаншина Хөрия, Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Ә Разия апа белән Равия апа үзләренең шигырьләре белән уртаклаштылар.

"Һөнәрем- минем язмышым"

13 апрель көнне китапханәдә “Һөнәрем-минем язмышым” дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. 11 сыйныфны тәмамлагач, кая барырга? Укуны кайда дәвам итәргә? Нинди һөнәр үзләштерегә? Бу сораулар зур тормыш юлына аяк басарга әзерләнүче һәр өлкән класс укучысын борчый. Гомерлек һөнәрне сайлау, әлбәттә, җитди мәсьәлә. Һөнәр сайлаганда аерым һөнәр иясе өчен мөһим сыйфатларны, аны үзләштерү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне, шулай ук теге яки бу һөнәри эшчәнлеккә сәләт-мөмкинлекләрне дә ачыклау зарур. Шулай ук х

Сәламәтлегең үз кулыңда!

7 апрель көнне Яңа Чәчкап китапханәсендә яшүсмерләргә сәламәтлекнең тормышта иң кирәкле, мөһим шарт икәнлегенә төшендерү, актив танып –белү эшчәнлегенә җәлеп итү, үз фикерләрен әйтә, башкаларны тыңлый белергә өйрәтү максатыннан “Сәламәтлегең үз кулыңда!” дигән тематик кичә уздырылды. Сәламәтлек турында фикерләр тыңлаганнан соң яшүсмерләр ике командага бүленеп үзләренең көчләрен сынадылар: сәламәтлеккә кагылышлы мәкальләр, спорт төрләре , дөрес туклану буенча сорауларга җаваплар бирделәр.

"Әкиятләр остасы"

5 апрель көнне балалар бакчасында “Балалар китабы атналыгы” кысаларында “Әкиятләр остасы” дип исемләнгән әкият сәгате узды. Бакчада йөрүче балаларга Абдулла Алишның “Куян кызы” һәм “Сертотмас үрдәк” әкиятләре укылды.

"Тапкырларга- табышмак"

3 апрель көнне Кыр Тәүгелде авылында башлангыч мәктәп балалары белән “Балалар китабы атналыгы” кысаларында “Тапкырларга табышмак” кичәсе уздырылды. “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышканнан соң укучылар үзләре теләгән китапларын сайлап алдылар. Китапханәче балаларны китапны укыганда сак булырга- ертмаска, бөкләмәскә , буямаска икәнен тагын бер кат искәртеп узды. Укучылар Балалар китабы көне үзләренең яраткан әкият язучы Ганс Христиан Андерсен туган көнне үт

Кошлар ярдәм көтә

2 апрель көнне Яңа Чәчкап авыл китапханәсендә “Кошлар ярдәм көтә” – экологик дәрес үткәрелде. “Кышлаучы кошларның язмышы” дигән әңгәмә барышында кошларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге аңлатылды. “Кошларны беләсезме?” дигән викторинада җиңүчегә һәм иң яхшы җимлек ясаучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Җылы яктан кайтучы кошларга күбрәк оя ясаучыга бәйге игълан ителде.

Балалар китабы-сихри бер дөнья

Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Балалар күңелендә китапка карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү максатыннан китапханәдә әледән әле төрле чаралар үткәрелеп тора. Балалар китабы атналыгында мәдәният йорты белән берлектә балалар бакчасында, мәктәптә “Балалар китабы-сихри бер дөнья” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтүләр оештырылды. Мәктәптә узган чарада китапханәче Саттарова Ф.Г. балаларга китапларның кайчан басыла башл

"Кояшлы ил"

25 март көнне Буа районы Яңа Чәчкап урта гомуми белем бирү мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Рәшит исемендәге "Кояшлы ил" IV республикакүләм фәнни -гамәли конференция булып узды. Бәйрәмдә язучылар һәм шагыйрьләр Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Йолдыз Шәрәпова, Рифат Сәлах; Казан дәүләт аграр университеты профессорлары Газимҗан Шәрәфетдинов, Гүзәлия Клычова; Татар-Информ агентлыгы журналисты Марат Мөбәрәкшин, Татарстан китап нәшриятыннан Руфинә Гарипова катнаштылар. Конференция биш юнәлештә эшләде: “Утырып у

"Су - яшәү чыганагы"

22 март - Бөтендөнья су көне . Шушы уңайдан Яңа Чәчкап авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән " Су –яшәү чыганагы " дип исемләнгән кичә үткәрелде. Китапханәче Саттарова Фәридә табигатьтәге сулыкларның әһәмияте белән таныштырып узды. Катнашучылар су , елга , чишмәләрне карау , саклау турында фикерләрен җиткезделәр. Кичә барышында яшүсмерләр арасында су темасына кагылган сораулар буенча “Могҗизалар кыры” үткәрелде.

"Микуләй дәдәйнең бөер ташы" спектаклен сәхнәләштерү

8 март көнне Яңа Чәчкап мәдәният йортында Данил Салиховның “Микүләй дәдәйнең бөер ташы” исемле комедиясе сәхнәләштерелде. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Кояшкай” яшьләр театр түгәрәгенә йөрүчеләр авыл халкын бәйрәм алдыннан ял иттерделәр.

"Анам теле-татар теле!"

21 февраль көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбендә китапханә, мәктәп хезмәткәрләре белән "Анам теле – татар теле" исемле әдәби кичә үткәрелде, "Татар телем-иркә гөлем!" исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды. Туган тел турында шигырьләр укылды. Соңыннан “Кышкы могҗиза” дигән курчак театры куелды.

"Татар телем-иркә гөлем!"

21февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан Яңа Чәчкап авылы китапханәсендә 15нче февральдән 22нче февральгә кадәр "Туган тел" атналыгы игълан ителде. Китапханәдә "Татар телем-иркә гөлем!" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.Атналыкта китапханәгә килгән укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясалды, фикер алышулар үткәрелде.

"Иң матур сүз"

18 февраль көнне Яңа Чәчкап балалар бакчасында “Иң матур сүз” дигән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар шул исемдәге китаптан әкиятләр, шигырьләр тыңладылар. Рәсемнәр ясадылар.