12 июня 2018
12 июнь көнне Яңа Чәчкап китапханәсендә Россия көненә карата “Россия- минем Ватаным!” дигән исем астында информацион сәгать узды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. бәйрәмнең тарихы, илебезнең символлары, дәүләтнең төп законы турында таныштырып китте. Соңыннан балалар аппликациядән илебезнең символларын ясадылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
11 июня 2018
11 июнь көнне Милли йолаларны онытмау максатыннан китапханә белән мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар белән Сабантуй бәйрәменә бүләкләр җыйдылар.
07 июня 2018
6 июнь көнне Яңа Чәчкап китапханәсендә Россиядә Пушкин көне үткәрелде. Китапханәче Саттарова Ф.Г. балаларны А.С.Пушкинның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып узды. Соңыннан викторина уздырылды.
01 июня 2018
1 июнь - Балаларны яклау көнендә, Лев Толстой елына багышлап, язучы әсәрләре буенча асфальтта рәсем ясау бәйгесе уздырылды
19 мая 2018
18 май Халыкара музейлар көне уңаеннан мәдәният йортында эшләп килүче “Туган як” почмагында урта сыйныф укучылары белән информацион сәгать уздырылды. Яңа Чәчкап урта мәктәбенең тарих укытучысы Хисамиева Гүзәл, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Айсылу укучыларга авылыбызның тарихын сөйләделәр, экспонатлар белән таныштырдылар.
13 мая 2018
13 май көнне экологик айлык кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре белән плотина буйларын, наратлык тирәләрен чистартуда катнаштык.
10 мая 2018
9 май көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбе белән берлектә Бөек Җиңү көне уңаеннан “Май иртәсе Җиңү көне булып, безнең йөрәкләрдә уелды” дигән тантаналы чара узды. Бәйрәмгә килгән тыл ветераннарына, кайткан кунакларга музыкаль-монтаж тәкъдим ителде.
08 мая 2018
1-8 май көннәрендә Волонтерлар елы уңаеннан “Миләшкәем” акциясе уздырылды. Тыл һәм хезмәт ветераннарына миләш үсентеләре таратылды.
06 мая 2018
5 май көнне Җиңү бәйрәме алдыннан тыл һәм сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырылды.
28 апреля 2018
27 апрель көнне китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында “Габдулла Тукай әкиятләре” дигән уен-дәрес үткәрделәр. Китапханәче Саттарова Фәридә балаларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырды. Аннан соң балалар “Әкиятләр дөньясында” , “Г. Тукай- балалар язучысы” дигән тукталышларда кунак булдылар, мәдәният йорты җитәкчесе белән бергә “Туган тел” җырын башкардылар.
28 апреля 2018
26 нчы апрель көнне Буа үзәк китапханәсендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулу уңаеннан "Тукай-шигъри чишмәбез" темасы астында үткәрелгән шигырь бәйрәмендә Яңа Чәчкап авылы китапханәсеннән дә укучылар катнашты. 8 нче сыйныф укучысы Бикмуллина Люзия якташ шагыйрәбез Гөлшат Мөхтәрованың “Туган авылым”, 6 нчы сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Әдилә Әхмәт Рәшитнең “Илаһи моң булып” дигән шигырьләрен сөйләп уңышлы чыгыш ясадылар. Шул уңайдан, китапханәдә актив катнашкан укучылар белән б
28 апреля 2018
26апрель көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбе белән берлектә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайны искә алу көне уңаеннан "Тукай-безнең йөрәкләрдә"темасы астында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары, балалар бакчасыннан балалар да катнашты. Алар Г.Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп тә, сәхнәләштереп тә күрсәттеләр.
28 апреля 2018
25 апрель көнне, мәктәптә, урта сыйныф укучылары катнашында “Тукай яши безнең күңелләрдә!” дигән тамчы шоу уздырылды. Бу чараның максаты булып Г.Тукайның биографиясен искә төшерү, шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту, аның әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү булып тора.
27 февраля 2018
2018 ел Татарстанда Толстой елы уңаеннан урта яшьтәге укучылар арасында Л.Н.Толстой иҗаты буенча рәсем һәм стена газеталарына бәйге узды.
24 февраля 2018
21 февраль Халыкара Туган тел көне уңаеннан китапханәдә туган тел атналыгы үткәрелде. “Халкымның күңел байлыгы!” дигән китап күргәзмәсе ясалды. Мәктәп китапханәсе белән бергә башлангычлар арасында “Тапкырларга –табышмаклар” үтте. Балалар бакчасында “Әкияттә кунакта”дигән кичәдә “Кабартма” әкияте күрсәтелде.
11 февраля 2018
Салкын буранлы кыш көннәрендә туган якларда калган кошларга азык табу көннән -көн кыенлаша . Кошларга ярдәм йөзеннән, ел саен балалар белән җимлекләр ясау оештырабыз. 10 февраль көнне китапханәгә килгән балалар белән җимлекләр ясадык. Алар үзләренең фантазияләрен эшкә җигеп берсеннән -берсе матур, уңайлы җимлекләр ясадылар.
09 февраля 2018
9 февраль көнне Габдула Тукай, Муса Җәлил премияләре иясе, Татарстанның халык шагыйре, язучы, драматург Фәнис Яруллин тууына 80 ел тулу уңаеннан мәктәп белән берлектә әдәби сәгать уздырылды. “Мин тормышка гашыйк” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә һәм презентациягә күзәтү ясалды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырып узды. Юсупова Гүзәл, Бикмуллина Люзия , Шәрәфетдинов Линур “Телефонный мәхәббәт”, “Әйбәт тә минем әби”, “Ялкау ялы” дигән шаян шигырьләрне укып киттеләр.Фән
27 января 2018
26 январь көнне Яңа Чәчкап китапханәсендә Татарстанда Лев Николаевич Толстой елы уңаеннан “Жизненный и творческий путь Льва Толстого” дигән әдәби сәгать уздырылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү булганнан соң китапханәче Саттарова Фәридә яшьләрне Лев Николаевич Толстойның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырып үтте. Ни өчен Татарстанда Толстой елы итеп билгеләп үтелүе турында фикер алышу узды. Презентациягә күзәтү булды.
24 января 2018
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Балаларга "алай ярамый", "болай эшләмә" дип өзлексез тукып, кисәтеп торулар гына уңай нәтиҗәләр бирми. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш. Бу эштән китапханә дә читтә калмый. Балалар бакчасына барып төрле әкиятләр уку оештырабыз,уеннар өйрәтәбез. Ә 23 январь көнне балалар бакчасында “Әхлак тәрбиясе-кү
14 января 2018
13 январь көнне мәдәният йортында Иске Яңа елны каршылау кичәсе булды. Кунакка килгән Кыш бабай белән Кар кызы алдында, кичәдә катнашучылар, яшьлекләрен искә төшереп чыршы, яңа ел, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бу көн барыбыз да яратып тыңлый торган җырлар авторы шагыйрә, драматург Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 90 яшь тулган көн белән дә туры килде. Китапханә мөдире Саттарова Ф.Г. Г.Зәйнәшева иҗаты, тормыш юлы белән таныштырып узганнан соң, Зиганшина Хөр