"Бердәмлектә көч"
Халыкара Бердәмлек көнендә “Бердәмлектә көч” дип аталган чара узды. Яшьләр Россия территориясендә яшәүче халыкның милли уеннарын уйнадылар, биюләрен биеделәр.
Халыкара Бердәмлек көнендә “Бердәмлектә көч” дип аталган чара узды. Яшьләр Россия территориясендә яшәүче халыкның милли уеннарын уйнадылар, биюләрен биеделәр.
26 октябрь “Көзге яфраклар биегәндә” дип исемләнгән көзге бал кичәсе узды. Катнашучылар ике төркемгә бүленеп җитезлектә, тапкырлыкта, шигырьләр укуда ярыштылар.
10 октябрь көнне Яңа Чәчкап мәдәният йортында “Уңыш бәйрәме” узды.
5 октябрь Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Бу уңайдан мәдәният йорты, китапханә белән берлектә мәктәптә узган әдәби-музыкаль кичәдә катнаштык. Балалар белән шигырьләр, җырлар әзерләдек. Кичәгә олы яшьтәге укытучылар да чакырылган иде.
3 октябрь көнне Яңа Чәчкап мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Әхмәт авылы клубында Өлкәннәр бәйрәмендә катнаштык. Бу бәйрәмдә Ахметшина Валентина Анатольевнаны лаеклы ялга озату мизгеле дә булды. Без анарга кечкенә генә бүләгебезне,матур теләкләребезне тапшырдык.
1 октябрь Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә.Бу көнне китапханә, мәдәният хезмәткәрләре авылыбызның ялгыз әбиләре Сабирова Наилә, Гыйззәтуллина Нурлыгаян, Сиразетдинова Майруза апаларның өйләренә барып котладылар.
29 сентябрьдә Өлкәннәр көне алдыннан мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре 80 яшьтән узучылар һәм мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбызның өйләрендә булдылар. Аларга исәнлек-саулык теләп, "Авангард" агрофирмасы әзерләгән пакетларны тапшырдылар.
26 сентябрь көнне Яңа Чәчкап авылы җирлегенә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан экспедиция килде. Экспедиция членнары мәдәният йортында урнашкан туган як почмагында булдылар. Үзләрен кызыксындырган бик күп информация җыйдылар.
21 сентябрь Халыкара тынычлык көнендә мәдәният йорты белән берлектә "Терроризм.Моңа синең карашың" дип аталган яшьләр белән әңгәмә уздырылды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. дөньяда булган терроризм актлары белән таныштырып узды. Җәмәгать урыннарында, транспортларда сәер кешеләргә игътибар итеп сак булырга, тиешле органнарга тизрәк хәбәр итү җаен табырга искәртеп узды.Мәдәният йорты җитәкчесе Халыкара Тынычлык көне турында сөйләп узды.Соңыннан яшьләрнең фикерләре тыңланды.
19 сентябрь көнне Яңа Чәчкап җирлегендә "Чиста яр" акциясендә катнаштык.
8 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау булды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. сайлаучыларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Эшче һөнәрләр һәм Театр елына ясалган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
2 сентябрь көнне Яңа Чәчкап урта мәктәбендә үткән Белем бәйрәмендә катнашу.
Менә уңышны җыеп алу вакыты да җитте. Ындыр табагында хуш ис-икмәк исе таралган.Көз якынлашуын искәртүче мондый ис урак өстендә генә була. Аның тәмен чын чынлап игенчеләр генә тоя аладыр. Татлы икмәк исе янына җанга рәхәтлек биреп бүген җыр-моң да кушылды. "Яшьлек" агитбригадасы ындыр табагында чыгыш ясап игенчеләрне ял иттерде. Китапханәче Саттарова Ф.Г. быелгы елның Татарстанда эшче һөнәрләр елы буларак билгеләп үтелүе турында сөйләп китте, ял вакытларында укыр өчен гәҗит-журналлар бирде.
21 август көнне "Сау бул, җәй!" дигән бәйрәм уздырылды. Бу көнне балалар төрле уеннарда катнаштылар, җәй турында җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм килгән әниләргә дә балаларга да бик ошады
19 август көнне мәдәният йорты белән берлектә "Уракка төшкәч" дигән чара узды. Чара иген кырында үтте. Яшьләр урак белән иген урып, көлтә бәйләп карадылар.
16 июль Тәмле ризык көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне мәдәният йорты каршында балалар өчен бәйрәм уздырылды. Балалар попкорн, татлы мамык ашадылар, төрле уеннар уйнадылар, табышмакларга җавап бирделәр. Соңыннан "Большое путешествие" дигән мультфильм күрсәтелде.
Җәйнең матур көннәрендә, бергәләп дару үләннәрен җыю авылдаш әбиләребезнең ел саен көтеп алган традициясенә әйләнеп бара. Быел да. 14 июль көнне , Бабайлар зираты янында дару үләннәре җыярга җыелдык. Әбиләр авылдашларыбызның рухларына коръән укып, чәй эчеп, җыйган үләннәрне ничек кулланулары турында киңәшеп утырдылар.
Авылыбызда урам бәйрәме берничә елдан бирле үткәрелә. Бу үзенә күрә бер кечкенә Сабантуй булып уза. Монда милли уеннар җыр-бию белән үрелеп бара. Һәркем үзенең алып килгән күчтәнәчен табынга куеп ахырдан чәй эчеп, кайткан кунаклар белән истәлекләр уртаклашып күңелле ял итеп кайталар.
12 июнь Россия көнендә мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар белән “Россия көне”н билгеләп уздык. Китапханәче Саттарова Ф.Г. балаларга бәйрәмнең кайчаннан бирле бәйрәм ителүен, илебезнең символлары турында сөйләп узды. Соңыннан мәдәният йорты янында командалар төрле спорт уеннары буенча үзләренең көчләрен сынадылар.
1 июнь Халыкара Балаларны яклау көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә “Без бәхетле балачак иленнән” дигән чара уздырылды. Чара барышында балалар “Мусин” фермер хуҗалыгында техникаларның ничек эшләве белән кызыксындылар. Чалгы белән печән чаптылар. Авылыбызның истәлекле урыннарыннан берсе булган Мулла күленең тарихы белән таныштылар. Соңыннан төрле спорт уеннары буенча ярыштылар.