Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

Новости

"Фәнни технологик үсеш елы" күргәзмә

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләрне үстерү, республиканың социаль-икътисадый үсешенең мөһим бурычларын хәл итүдә аларның ролен көчәйтү максатларыннан 2024 ел Татарстанда - Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.

"Шигырь сөйлим туган телемдә"

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла.

"Бер биек тау калыр бу җирдә"

Язмыштан узмыш юк, ди халкыбыз, нинди генә авырлыклар килсә дә сикәлтәле, каршылыклы юлларын узып, тормыштан ямь , яшәүдән тәм табып яшәгән һәм иҗат иткән Ф. Яруллин халкыбыз өчен бик күп хезмәтләр калдырып киткән, үзен үлемсез иткән бөек шәхес.

"Әкиятләр иленә сәяхәт" фольклор сәгать

Әкиятләрдә халыкның күп гасырлык тормыш тәҗрибәсеннән туган зирәклеге, тапкырлыгы, яхшылык һәм явызлык турындагы төшенчәләре тупланган, киләчәккә өмет һәм хыяллары чагылган.

"Актив гаиләләр" әдәби сәгать

2024 ел Россиядә гаилә елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан 29 январь көнне авылыбыздагы иң күп китап укучы гаиләләрне чакырып китапханәдә “Актив гаиләләр”дип исемләнгән әдәби сәгать уздырылды.

"Сәламәтлек хакында" сәламәтлек сәгате

Кышын сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булырга кирәк,салкын һавада үзеңне ничек тоту,чыныгу өчен ниләр эшләргә кирәк булуын барлык балалар да белеп бетермиләр

"Кошларга ярдәм итик" экология сәгате

Бүген,6 январь көнне Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Кошларга ярдәм итик” дип исемләнгән жимлекләр ясау көне уздырылды.

Яңа ел хәзинәсе" квест- уен

Квест- уен- ул балаларның уйлау мөмкинлеген арттыру, хәтерне яхшырту, аралашу культурасы булдыру, дуслыкны ныгыту максатыннан уздырыла.

"Без булдырабыз"конкурс уеннары

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларның кышкы каникулын күңелле һәм файдалы итеп уздыру, физик тәрбия бирү максатыннан бүген “Без булдырабыз” дип исемләнгән конкурслар уздырылды.

"Язмышлардан узмыш юк

Язмыш ул һәркемгә төрлечә бирелә.Кемнедер саулыгы гомере буе озата бара,кемгәдер бу бәхет өлешләп кенә бирелә