Шекшеләр- бездә кунакта!
Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә. Театр көлдерәдер, уйнатадыр, Тагы үткән гомерне уйлатадыр...
Фәнәвил Галиевның “Корт” комедиясе ялгыз Хәйдәр белән авылдашларының мәзәк һәм мәгънәсез низаглары турында сөйли. Колорадо коңгызына ничек каршы торырга белмәгән халык Хәйдәрнең ямь-яшел бакчасыннын көнләшә. Аның сере нидә? Спектакль сатира ярдәмендә кешенең шәхси бәхете, иреге, хокукы, халыкның рәхимсез булуы турында җитди уйлануларга этәрә.
Мишәбаш мәдәният йорты залы тамашачы белән тулы иде, олысы-кечесе, яше-карты “Нур” театр коллективын тамаша карарга килгән. Спектакль башлануга андагы вакыйгалар эченә кереп киттек. Үзешчән артистларыбызның осталыгына сокланырлык булды.
Баштан-аяк театр дөньясына чумдык. Ә артистларга килгәндә, аларга тел-теш тидерә торган түгел. Кирәк вакытта зал яңгыратып җырлыйлар, бииләр, көлдерәләр дә, Камал артистларыннан бер генә дә ким җирләре юк. Афәрин дими, ни диясең?!
Шекше авыл җирлеге үзешчән артистларына, спектакльне сәхнәгә куйган Шекше мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Хисмәтовага, зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. https://vk.com/wall-227005688_263