Госман Бакирның игелекле дөньясы
Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктында бүген аеруча шау-шулы һәм күңелле булды! Безгә кунакка иң яшь укучылар — Мишәбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр килде.
Очрашу татар балалар язучысы Госман Бакирның тууына 130 ел тулуга багышланган иде. Балалар өчен «Госман Бакирның игелекле дөньясы» дигән әдәби иртә үткәрелде.