Изге теләкләр белән сандык тутыру
25 нче март көнне Саба район үзәк китапханәсендә “Минем эзләрем дә калыр җирдә” исеме астында Нәбирә Гыйматдинованың “Кадер иясе” китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Чарага мөхтәрәм кунаклар китап авторы Нәбирә Гыйматдинова һәм әсәр герое, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Идрисова Кадрия Рәес кызы да килгән иде. Чарада безнең китапханәнең "Ак калфак" апалары да катнашты. Алар "Изге теләкләр белән сандык тутыру" йоласын күрсәттеләр. Ә Ринат абый Шамилов үзенең моңлы җырларын башкарды.
Бу очрашу күңелләрдә мең кат яңартып, кабат-кабат искә ала торган бер хәтирә булып калачак.