Балалар язучысы – Сәрвәр Әдһәмова
1 апрель көнне Явлаштау авыл китапханәсендә татар балалар язучысы Сәрвәр Әдһәмованың тууына 125 ел тулуга багышланган «Балалар язучысы – Сәрвәр Әдһәмова» дип исемләнгән әдәби портрет уздырылды.
Чара барышында китапханәче укучыларга Сәрвәр Әдһәмованың тормыш юлы, иҗаты һәм балалар әдәбиятын үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Язучының А.С. Пушкин әсәрләрен тәрҗемә итүдәге роле, аның шигырь һәм хикәяләренең тәрбияви әһәмияте ассызыкланды.
Кече яшьтәге укучылар өчен язучының иң күренекле әсәрләреннән өзекләр укылды. Шулай ук Сәрвәр Әдһәмова әсәрләре күргәзмәсе оештырылды. Чара балаларда туган телгә, әдәбиятка карата кызыксыну уятты һәм рухи байлык формалаштыруга ярдәм итте.