Выставка- обзор к 100 летию со дня рождения поэта Хисаму Камалу «Хисам Камал иҗатында сугыш кайтавазы»
Явлаштау авыл китапханәсендә язучы Хисам Камалның 100 еллыгына багышланган «Хисам Камал иҗатында сугыш кайтавазы» дип исемләнгән күргәзмә-күзәтү узды.
Бу чараның үзенчәлеге — ике тату клуб берләшмәсенең — «Ак калфак» һәм «Канәфер»нең бергәләп катнашуы булды.
Кунаклар өчен күргәзмә буенча күзәтү үткәрелде, шагыйрьнең сугыш һәм халык язмышы турындагы тетрәндергеч юллары укылды. Хисам Камалның тормыш юлы һәм сугышның татар әдәбиятына йогынтысы турында фикер алыштылар.
Клуб әгъзалары үз истәлекләре белән уртаклаштылар, яраткан шигырьләрен укыдылар һәм мәдәни мирасны саклауның әһәмиятен билгеләп үттеләр.