11 февраля 2026
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Хәнәфи Бәдигыйның тууына 85 ел тулу уңаеннан «Туган җир кешесе» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Хәнәфи Бәдигый -шагыйрь, прозаик, галим һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Ул бөтен гомерен Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә багышлаган.
07 февраля 2026
Работники Евлаштауской сельской библиотеки и СДК провели для школьников литературный час «Мастер живописи». Мероприятие было посвящено дню рождения известного земляка, художника-графика Тавиля Гиниятовича Хазиахметова.
06 февраля 2026
"Әдәби алан" проекты дәвам итә. Явлаштау авыл китапханәсенең «Белмәмеш» клуб берләшмәсенә йөрүче балалар чираттагы биремдә тәкъдим ителгән өзекнең Габдулла Тукайның "Бәхет" мәсәле икәнен белделәр.
05 февраля 2026
5нче февраль көнне Явлаштау авыл китапханәчесе "Тукайны бергәләп укыйбыз" проектын дәвам итеп, "Белмәмеш" клуб берләшмәсе укучылары белән "Буран" шигырен укыдылар.
28 января 2026
Явлаштау авыл китапханәсе «Белмәмеш» клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән «Әдәби алан» проектына кушылды.
26 января 2026
Китапханәгә яңа китаплар кайтты, рәхим итегез!
20 января 2026
20 нче гыйнвар көнне Мишәбаш мәдәният йорты һәм Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Һади Такташ шигырьләрен укыйбыз» дигән әдәби сәгать оештырды. Чара программасында катнашучылар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышты, авторның шигырьләрен кычкырып укыды, укыганнар турында фикер алыштылар.
19 января 2026
19 нчы гыйнвар көнне Явлаштау авыл китапханәсендә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
15 января 2026
Явлаштау авыл китапханәсендә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан старт алган "Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында китап укучыларыбыз белән бергәләп Габдулла Тукайның “Ай һәм кояш” шигыре укылды.
14 января 2026
Мишәбаш мәдәният йорты һәм Явлаштау китапханәсе хезмәткәрләре авылдашлар белән район мәдәният йортында узган "Әлмәндәргә ияреп, ягъни Әлмәндәр хикмәтләре" дигән күңелле тамашага культпоход оештырдылар.
14 января 2026
Явлаштау авыл китапханәсендә күренекле татар шагыйре, публицисты, Ленин премиясе лауреаты, Советлар Союзы герое, «Моабит дәфтәрләре» авторы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган «Җырым аша белсен халкым»исемле китап күргәзмәсе ачылды.
13 января 2026
13 января в Мешабашском сельском доме культуры состоялось праздничное мероприятие, посвященное Старому Новому году. Работники СДК совместно с Евлаштауской сельской библиотекой подготовили для жителей яркую и современную программу под названием «Ай, вай-файлы, телефонлы замана, ягъни яңа ел хикмәтләре».
12 января 2026
В Евлаштауской сельской библиотеке состоялась книжная выставка и литературный обзор «Намуслы гомер һәм иҗат», посвященные 125-летию со дня рождения народного писателя Татарстана, лауреата Государственной премии РТ имени Г. Тукая Гумера Баширова.
08 января 2026
Министерство культуры РТ с 8 января дало старт республиканскому проекту «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» к 140-летию великого татарского поэта.
03 января 2026
3 января в Евлаштауском сельском доме культуры прошел праздник, посвященный наступающему Новому году. Работники библиотеки и СДК совместно с участниками самодеятельности подготовили для юных гостей насыщенную программу.
13 декабря 2025
Явлаштау авыл китапханәсендә “Әдәби алан” проекты кысаларында “Белмәмеш” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Көтелмәгән кунак” дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Күренекле язучы Афзал Шамовның тормыш юлы һәм кыскача иҗаты белән танышканнан соң аның “Соры мәче” хикәясеннән өзек укылды.
11 декабря 2025
Инвалидлар декадасы кысаларында Явлаштау авыл китапханәсе инвалидларга өйдә хезмәт күрсәтүгә юнәлдерелгән «Җылылык тамчысы җанны җылыта» акциясе оештырды. Кайбер укучыларыбыз өчен, бигрәк тә яшь яки сәламәтлек торышы аркасында, китапханәгә бару кыенлаша. Шуңа күрә без үзебез аларга китаплар белән бардык.
10 декабря 2025
Инвалидлар декадасы кысаларында Явлаштау авыл мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә «Йөрәктән- йөрәккә " дип аталган тематик кичә үткәрелде. Бәйрәм оештыручыларның җылы сүзләре белән башланып китте. Аннары фельдшер Р.С. Вәлиева чыгыш ясады. Ул сезонлы авыруларны профилактикалау турында сөйләде һәм кунакларның сорауларына җавап бирде.
09 декабря 2025
Инвалидлар декадасы кысаларында Мишәбаш авылы мәдәният йортында «Йөрәктән йөрәккә» дигән тематик кичә узды. Чара Евлаштау авыл китапханәсе белән берлектә оештырылды. Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Б.А. Нәҗипов ачып җибәрде. Ул кунакларга ихлас теләкләрен, котлау схзләрен җиткерде һәм матур җырын бүләк итте.
08 декабря 2025
Явлаштау авыл китапханәсендә "Әдәби алан" проекты кысаларында "Истәлеккә кулъяулык чигү – матур гореф-гадәтләребезнең берсе" дип аталган әдәби сәгать үткәрелде. Балалар иң элек Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. "Намус" романыннан сугышчыларга бәйрәм бүләге җибәрү турындагы өзек белән танышканнан соң проектның биремен үтәделәр. Бүгенге бирем: кызларның Армия сафларына китүче егетләргә бүләккә тапшыра торган кулъяулык рәсемен ясарга.