Новый год
6 январь көнне Морт авылы мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырылды
6 январь көнне Морт авылы мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме уздырылды
-
Камаева Гарифабану
11 октябрь көнне Морт авыл китапханәсендә Казан ханлыгын басып алганда шәһит киткән милләтәшләребезне искә алу максатыннан “Хәтерлеме без ” дигән өлкәннәр белән берлектә кичә уздырылды.
Илебез буенча 1 октябрьда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Без дә бу көнне Морт авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре исеменнән авылдашларыбызны, хөрмәтле картларыбызны бәйрәмнәре белән котлап җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек.
Камашева Александра Николаевна
Морт авылында яшәп ятучы тыл ветераныбыз Сираева Мария Николай кызы 1932 елда Февраль исемле керәшен авылында туа.
24 апрель көнне Морт авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Габдулла Тукайның 135 еллыгына “Без Тукай оныклары” дип исемләнгән шигърият кичәсе булып узды.
“У войны не женское лицо” проектын тормышка ашыру буенча 16 март көнне Морт авыл китапханәчесе Садыкова.З.Х тыл ветераннарында кунакта булды, шуларның берсе Шафигуллина Рәшидә апа Миннәхмәт кызы .
Бергәләп укыйбыз. Рус халык әкияте “Маша һәм аю.Маша и медведь.”
“У войны не женское лицо” проектын тормышка ашыру буенча Морт авыл китапханәчесе Садыкова.З.Х тыл ветераннарында кунакта булды, шуларның берсе Плотникова Нәфисә Гани кызы.
21-февраль – Халыкара туган телләр көне.Шул уңайдан Морт авыл китапханәсендә “Без татарлар,туган телебез татар теле”, “Татарстан – күпмилләтле республика” дип аталган бай эчтәлекле китап күргәзмәләре оештырылды.Күргәзмәдә “Татар халык иҗаты”, “Иң матур сүз”, “Татар балалар фольклоры” , чуваш, удмурт, үзбәк авторларының әсәрләре урын алды.
Морт авыл китапханәсендә кызыклы проект башланып китте.Февраль ае дәвамында без башкорт әдәбияты, мәдәнияте,гореф-гадәтләре белән таныштырачакбыз. 17 февраль көнне мәктәп укучылары белән башкорт халык иҗаты белән таныштык.”Үги кыз” әкиятен укыдык.
13 февраль көнне Морт авылы китапханәчесе Садыкова.З.Х , мәдәният йорты хезмәткәрләре, Морт авылы мәктәбе укытучылары берлегендә "Салют сиңа Муса Җәлил" дип исемләнгән Муса Җәлилне искә алу кичәсе үткәрелде.
-
-
Татарстан Республикасының Дәүләт Суверенлыгы хакында Декларация кабул ителүнең 30 еллыгы,ТАССРның 100 еллыгы һәм татар халкының бөек улы Таҗи Гыйззәт елы буларак “Гыйззәтне укыйм” исемле әдәби акциядә катнашам.
Республика көне – күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек , бердәмлек символы бәйрәме ул.
-
-