Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Нәфисә апада кунакта.

“У войны не женское лицо” проектын тормышка ашыру  буенча Морт авыл китапханәчесе Садыкова.З.Х тыл ветераннарында кунакта булды, шуларның берсе Плотникова Нәфисә Гани кызы.

Нәфисә апа сугыш башланганда 6нчы сыйныф укучысы була.Сугыш башлану белән әтисен фронтка алалар һәм ул Суслонгер лагерена эләгә. Авыр хезмәттән, ачлыктан, суыктан хәлсезләнеп ул ярты үлем хәлендә өенә кайтып егыла. Лесхозга эшкә урнашып фронтка чаңгылар ясый башлый.

Сугыш елларының авырлыгын Нәфисә апага үз җилкәсендә тоярга туры килә. Мәктәп укучысы гына булса да алар ике тәгәрмәчле уфалла арбасы белән Юраштан чәчүлек орлыгы ташыйлар. Юл юк. “Язгы суларны ерып кына чыга идек.Ике хатын шул чәчүлек орлыгын алып кайтканнан соң чирләп үлделәр,”-ди ул. Шушы авырлыкларга карамастан ,Нәфисә апа мәктәпне уңышлы тәмамлый. Сугыш беткәч Морт авылында паспортлар бирү буенча җитәкче булып эшли.

 Бүгенге көндә  Нәфисә апа авылның иң өлкән яшьтәге кешесе булуга карамастан көр күңелле, җор телле, кунакчыл булып кала.