Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Рәшидә апада кунакта

“У войны не женское лицо” проектын тормышка ашыру  буенча 16 март көнне  Морт авыл китапханәчесе Садыкова.З.Х  тыл ветераннарында кунакта булды, шуларның берсе  Шафигуллина Рәшидә апа Миннәхмәт кызы .

Ул  1930 елның октябрь аенда дөньяга килә. Әтисе- Сафин Миннәхмәт сельсовет председателе булып эшли. Сугыш чыгу белән әтисен сугышка алалар. Миннәхмәт абый Шәйдулла исемле абыйсы белән сары яллы атка утырып  сугышка чыгып китәләр. Исән-имин әйләнеп кайтсам Рәшидә апага түбәтәй алып кайтырмын дип  әйтә.Рәшидә апа тыпырдап әтисе артыннан елап кала. Өйдә 4 бала бер әни җилкәсенә кала. Рәшидә апага ул вакытта 11 яшь, Миннур исемле сеңлесе 6 яшьтә,Флюрәгә 3 яшь, Шәмгунга 1 яшь була. Хатлар еш килмәсә дә килеп тора. Рәшидә апага 11 яшь булса да ул укырга йөрми һәм хәреф танымый,чөнки аларның авылларында мәктәп булмый. Шуңа күрә  килгән хатларны  күрше Шәхинур әбигә алып кереп укыта торган булалар. Берлинны алдык,тиздән кайтам  дигән хәбәре килә. Шул хатны алып ике көн узгач хәбәрсез югалды дигән куркыныч хәбәр килеп төшә. Әнисе 30 яштә тол кала. Әнисен депутат итеп сайлап куялар. Иртән эшкә киткәнче колхоз өчен ипи пешереп чыгып китә иде ди. Мич ягырга утын булмый. Салам белән кара әрем ягып өй җылыталар,чөнки урманнан  утын әзерләргә рөхсәт юк.Олы кыз булгач арба тартып кара әремгә,саламга Рәшидә апа  иптәш кызлар һәм малайлар белән үзе йөри торган була. Ашау ягыннан без тук булдык. Алабуталар ашамадык. Бер сыерыбыз бар иде. Сөт тә, ипи дә үзебезнеке иде.  Ачтан интеккән иптәшләремә әнидән качырып ипи кисәкләре алып чыгып бирә идем. Алар елый-елый миңа рәхмәт укыйлар иде. Арада ачлыктан интегүчеләр күп иде.

Рәшидә апа авыл апалары беклән басуга чүп әләннәрен утарга йөри, ашлыклар җитешкәч  ашлык урырга өйрәтәләр. Ашлыкларны  урып ,җыеп алгач кибәннәр куерга өйрәнә. Бабайлар Рәшидә апаны кибән куйганда гел кибән өстенә менгерә торган булалар. Ашлыкларны урып җыеп алгач әвенгә Траер дигән машинада эшкәртеп ашлыкны чуманнарга салып, аларны ат арбаларына төяп Алабугага озата торган булалар.Рәшидә апаның буе җитмәгәч аяк астына бүрәнә куя торган булалар.

Рәшидә апа Морт авылына кияүгә чыга. Мәктәптә идән юучы булып эшли. Ире Нурулла абый милициядә эшли. 3 кыз 1 малай дөньяга килә. Ләкин 1 малайлары үлә. Минниса,Мәрзия, Гүзәлия исемле кызлары исән-сау , әниләрен Рәшидә апаны тәрбиялиләр.