Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

Тукай бәйрәме

26 апрель –татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шушы истәлекле дата уңаеннан Морт авылы китапханәсендә әдәби-музыкаль шигърият кичәсе узды. Шигърият бәйрәме кунакларны, гомүмән,Габдулла Тукай иҗатын яраткан кешеләрне җыйды.

Муса безнең йөрәкләрдә

Батырларның исеме халык күңелендә мәңге саклана.Шуларның берсе - Советлар Союзы герое,күренекле шагыйрь Муса Җәлил.Муса Җәлилнең шигъри иҗаты батырлыкның Ватанга тугры булуның ,чыдамлылыкның гимны булып яңгырый.

Әкият сөйлим сезгә

Мәктәп укучылары китапханәгә яратып йөриләр.Менә бүген дә без укучылар белән”Әкият сөйлим сезгә”дип исемләнгән кичәгә җыелдык.Татар халык әкиятләренә багышланган бу кичә бик күңелле узды.

Игелек кылып яшик

Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул – декабрь аенда билгеләнеп үтә торган Халыкара инвалидлар көне.

Акция “Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы”

Безнең Морт китапханәсендә дә “Көзге мәрхәмәтлелек”атналыгы булып узды.Бу атналыкта без иң беренче күчтәнәчләребезне алып Бөек Ватан сугышы ветераны Бәгданур абыйның хәлен белергә бардык.90 яшь булуына карамастан ул әле аралашырга бик ярата.Чәй өстәле артында ул үзенең яшьлек елларын исенә төшереп алды.Сугышлар гына булмасын инде бүтән дип безне озатып калды.

Балалар белән көзге бакчада

29 сентябрь көнне балалар бакчасында кунакта булдык.Балалар белән көз айларының үзенчәлекләре турында әңгәмә алып бардык.Көз турындагы шигырьләрне искә төшердек,табышмаклар әйтештек.

«Күлләр-Станислав Романовский әсәрләрендә”

Алабуга Үзәк балалар китапханәсе“Күлләр-Станислав Романовский әсәрләрендә” дип исемләнгән әдәби муниципаль конкурс оештырды.Морт авыл китапханәсеннән бу конкурста 4 сыйныф укучысы Юнусова Зәлия катнашып 2 нче урын алды һәм диплом белән бүләкләнд

Көчле бул.Сәламәт бул.Матур бул.

Мәктәп белән берлектә физкультурниклар көненә багышланган спорт бәйрәме булып узды.Балалар җитезлектә,тизлектә көч сынаштылар.Алар йөгереп тә,сикереп тә,канат белән тартышып та ярыштылар.Бәйрәм күңелле узды.

Уңган кулларга һәрвакыт теләсәң эш табыла

Яшелчәләрдән нинди генә әйберләр ясап булмый.Менә безгә дә Рәмзия апа ул серләрне ачты.Алмадан бик матур аккошлар килеп чыкты.Кыяр белән кишердән бик матур чәчәкләр ясап була икән.Суган кыягыннан яфраклар һәм башка бик күп әйберләр.

“Чишмәләребезне чистартып торыйк”

Безнең Морт авылы чишмәләргә бик бай.Ләкин ул чишмәләрне һәрвакыт чистартып торырга кирәк.Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре,мәктәп балалары белән без дә чишмәләрне чүпләрдән һәм чүп үләннәреннән чистарттырга бардык.

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме безнең мәктәп белән берлектә үткәрелде. Балалар бик нык тырышып шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар, өлкән сыйныф укучылары аларны чын күңелдән котлап аларга үзләренең теләкләрен җиткерделәр

Славянча язу

Бүген без балалар белән славянча язу нинди була, ул каян килеп чыккан, аның белән кемнәр куллана һәм аны кем уйлап тапкан. Без менә бүген нәкъ шул турында сөйләштек.

Җиңү парады.

8 май көнне Морт авылында җиңү көненә багышланган парад булып узды.Бәйрәмне Морт авылының мулласы Хәйдәр абый дога укып башлап җибәрде.

Барыбыз да өмәгә

2 нче май көнне китапханә, мәдәният йорты һәм янгын сүндерү хезмәткәрләре белән берлектә һәйкәл янын чүпләрдән, кипкән печәннән чистарттык

«Язлар белән кил син безгә Тукай”

Апрель ае-бөек шагыйребезнең туган ае,шигърият ае.Без дә Г.Тукайның туган көнен бәйрәм иттек.Кичәбезне “Туган тел”җыры белән башлап җибәрдек.Аннан соң инде шигърият бәйрәмен балалар үзләренең чыгышлары белән дәвам иттеләр.

Яхшылык кораблигы.

3-17 апрельгә хатле балалар үзәк китапханәсендә “Кораблик доброты” дип исемләнгән акция булып узды.

Кошларым,кайттыгызмы--праздник птиц

2 март көнне безнең китапханәдә кошларга багышланган бәйрәм булып узды. Икенче һәм өченче сыйныф укучылары катнашты.Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар.Кошлар турында табышмаклар, мәкальләр әйтештеләр.Рәсем ясауда да алар сынатмдылар.Аннан бергәләп “Очты.Очты”уенын уйнадык.Бәйрәмебез күңелле узды.