Мортовская сельская библиотека - филиал № 14

Яңалык

Без укырга яратабыз.

Морт авылы мәктәбендә кунакта булдык. Китапханәче Садыкова.З.Х укучыларны балалар өчен килә торган журналларның яңа басмалары белән таныштырды.

Балалар бездә кунакта

3 март көнне Морт авылы китапханәсендә балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар.

Бәйрәм оештырдылар

3 январь көнне Морт авылы мәдәният йортында бик матур балалар чыршысы булып узды

“Курчак театрында кунакта”

21 ноябрь көнне без балалар белән “Курчак театрында кунакта”дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек. Балалар белән без Казан шәһәренең курчак театры турында сөйләштек.”Түгәрәк ипи” әкиятен уйнадык.

Хәтер көне

18 октябрьда Морт авыл китапханәсендә Хәтер көне билгеләп үтелде. Бу көнне 1552 елда Ватаныбызның бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булган милләтәшләребез искә алына.Шул уңайдан өлкәннәр белән бәет кичәсе үткәрелде.”Сөенбикә”,”Ялгыз ана”,”Алабуга” бәетләре укылды.

Тәмәкене ташла – сәламәтлегең булмас

12 сентябрьда Морт авылы китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Тәмәкене ташла –сәламәтлегең булмас “ дип исемләнгән тематик кичә булып узды.Тәмәкенең зарары турында Морт авылы хастахәнәсе хезмәткәрләре сөйләп узды.Балалар презентация , китап күргәзмәсен карап уздылар.26 бала катнашты.

“Чишмәләрем -челтеридер сулары”

5 сентябрь көнне Морт авыл китапханәсендә “Чишмәләрем -челтеридер сулары” экологик дәрес булып узды.Чишмә буена төшеп чүптән чистарттык ,чишмә тавышын тыңладык.Көзге табигатькә сокландык.

Гаилә – горурлыгым.Күп бала-күп бәхет.

12 июль көнне Морт авыл китапханәчесе З. Х. Садыкова һәм Морт авылы мәдәният йорты хезмәткәре Ф. Шагидуллина күп балалы Юнусовлар гаиләсендә кунакта булдылар.

Республика акциясе “Иң яхшыларын укырга вакыт : А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”

6 март көнне Морт авыл китапханәсендә балаларның яраткан язучысы Роберт абый Миңнуллинга, Ләбиб Леронга багышланган ”Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китаплары укыйбыз” дип исемләнгән Республикакүләм укулары акциясе узды.”

Регионара акция “Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз”

1 март көнне Морт авыл китапханәсендә татар халкының яраткан язучысы Әмирхан Еникига 110 ел тулу уңаеннан ”Әмирхан Еники әсәрләрен укыйбыз “ дип исемләнгән Регионара Еники укулары акциясе узды.Булып узган чарада Морт мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары катнашты.

“Туган җирем Татарстан”

5 ноябрь көнне Морт китапханәсендә Татарстан конституциясенә багышланган бәйрәм булып узды.

Без Мәҗит Гафурины укыйбыз.

23 октябрь көнне Алабуга районы Морт авылы китапханәсендә Мәҗит Гафуриның иҗатына багышланган шигырь кичәсе булып узды.

Хәтер кичәсе

22 октябрь көнне Хәтер көне билгеләп үтелде. Без монда борынгы тарихыбызны искә төшердек. Казан ханлыгы чоры турындагы вакыйгаларга тукталып киттек.Өлкәннәр бик матур итеп бәетләр укыдылар. Кичә бик эчтәлекле булды.

Мастер класс “Ваза үрү”

11 сентябрь көнне Морт мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә мастер класс үткәрелде.Беренче этап булып кәгазъдән таякчыклар ясау һәм менә шул таякчыклардан инде вазалар,төрле савыт- сабалар үрергә була.Безгә бу шөгыльне Надя апа күрсәтте һәм өйрәтте.

Туган ягым-яшел бишек

30 август көнне Морт авыл мәдәният йортында китапханәче хезмәткәре белән берлектә Республика көненә багышланган “Туган ягым – яшел бишек” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды.Бу бәйрәм кичәсе конкурслар,җырлар,биюләр белән үрелеп барды.